Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
12 сентябрь 2022, 10:20

Гыйлем алучы – җәннәткә юнәлүче

Еллар буена Коръән һәм намаз укыган кешенең хорафатларга ышануы, ишегенә дага кадаклавы, өенә пыяладан эшләнгән күзләр элеп куюы, күрәзәчегә, экстрасенсларга йөрүе... Адәм баласын динсез калдыра торган мондый адаштыручы гамәлләр көннән-көн арта. Шайтан адәм балаларын диннән яздыру өчен әллә ничәмә төрле тозаклар кора, ул эшләрне матур, заманча итеп күрсәтә.

dumrt.ru Гыйлем алучы – җәннәткә юнәлүче
Гыйлем алучы – җәннәткә юнәлүчеФото:  dumrt.ru

“Гыйлем алу – фарыз гамәл”

“Гыйлем алу – һәрбер мөселман ир һәм хатын-кыз өчен фарыз гамәл”. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлааһу гәләйһи үә сәлләм өммәтебезгә васыять итеп калдырган бу хәдис яңа уку елы  башланган көннәрдә аеруча әһәмияткә ия. Чөнки гыйлемсез, Коръән һәм хәдисләрдә күрсәтелгәнчә, мәзһәб галимнәребез тиешле үлчәүләргә салып беркетелгәнчә кылынмаган гамәлләрнең ахирәттә сөенеч түгел, бәлки, хәсрәт китерүе мөмкин. Мәсәлән, әгәр тәһарәт тиешенчә алынмаса, яисә гаурәт капланмаса, намаз кабул булмый. Еш кына чәчләре тиешенчә җыелмаган, гаурәтләре тиешенчә ябылмаган хатын-кызларның намаз укыганын күрергә туры килә. Мондыйларга йомшаклык белән тиешле кануннарны аңлатырга, аларны фарыз гыйлем алырга өндәргә кирәк.

Яисә еллар буена Коръән һәм намаз укыган кешенең хорафатларга ышануы, ишегенә дага кадаклавы, өенә пыяладан эшләнгән күзләр элеп куюы, күрәзәчегә, экстрасенсларга йөрүе... Адәм баласын динсез калдыра торган мондый адаштыручы гамәлләр көннән-көн арта. Шайтан адәм балаларын диннән яздыру өчен әллә ничәмә төрле тозаклар кора, ул эшләрне матур, заманча итеп күрсәтә. Аларга алданмас өчен, иманнан язмас өчен, кылган гыйбадәтләр кабул булсын өчен һәрбер иманлы ир һәм хатын-кыз фарыз булган гыйлемнәрне алырга бурычлы.

Бу дөньяда яшәү, тормышны көйләү өчен адәм баласы ун-унбиш, хәтта егермешәр ел гыйлем ала, икешәр, хәтта өчәр югары белемгә ия була. Ә мәңге барасы ахирәт тормышы өчен иң кирәкле фарыз гыйлемне алу хакында уйлап та карамый. Мондыйлар – үз-үзенә иң зур золым кылучы, үзен мәңгелек хәсрәткә, газапка әзерләүче. Милләтебезнең һәр вәкиленә шул хакыйкатьне аңлау, мәңгелек тормышыбыз өчен әзерләнү вакыты җитмәдеме?!

Ни өчен ләхеткә кадәр гыйлем алырга?

Моннан өч дистә еллар элек Аллаһ илчесенең (с.г.в.) “Бишектән ләхеткә кадәр гыйлем алыгыз”, - дигән сүзләрен укып бераз аптырашта калган идем.  “Бу хәдиснең асылы нидә? Ни өчен адәм баласы үлгәнче, кабергә кергәнчегә кадәр гыйлем алырга тиеш? Кабергә кергәч ул гыйлемнәрнең нинди әһәмияте бар?”

Ул чагында гыйлемнең асылын аңлатучы, хәдисләрнең шәрехен бирүче китаплар бөтенләй юк иде. Шунлыктан миемне бораулаган бу сорауларга җавап әкренләп, гыйлем ишекләрен кага-кага, күп укытучыларның дәресләрен тыңлый-тыңлый килде, хакыйкать ачылды.

Бак дисәң, адәм баласының җаны чыккан вакытта ул туплаган рухи байлык, әхлакый сыйфатлар, гыйлеме җан белән бергә чыга һәм саклана икән. Кеше нинди югарылыкка күтәрелсә, яисә түбәнлеккә төшсә, шул рухи байлыгы кыямәт көнендә җаны белән бергә яңадан үсеп чыккан тәненә керә. Һәм адәм баласы кыямәт көнендә әнә шушы камиллеккә ирешкән җаны һәм тәне белән Аллаһу Тәгалә каршында җавап тота. Дүрт сорауга җавап бирмичә, ул бер адым да кузгала алмый. “Гомереңне нәрсәгә сарыф иттең? Малыңны ничек таптың һәм нәрсәгә тотындың? Гыйлемне ничек кулландың? Тәнеңне нәрсәгә файдаландың?”

Ләхеткә кадәр гыйлем алуның хикмәте менә кайда икән! Бу гыйлемнәр, ирешкән рухи байлык, әхлакый хәзинәбез менә кайчан кирәк булачак икән... Ятланган һәр Коръән аяте саен мөселман җәннәттә бер дәрәҗәгә күтәрелә, әйтелгән зикер-тәсбихлар җәннәт бакчасында агачлар булып үсеп чыга, алынган гыйлем байлыгы олы дәрәҗәләр булып өстәлә, күркәм әхлакый сыйфатлар Пәйгамбәребезгә (с.г.с.) якынайта. Дөньялыкта чәчелгән орлыклар ахирәттә мөселманнар өчен җәннәт нигъмәтләре булып тергезелә. Көферлек, ширек, гафу ителмәгән гөнаһлар, явызлык, әшәкелек кебек сыйфатлар җәһәннәм газаплары булып иясенә ирешә.

“Үлгәнче шәкерт булыгыз!”

Сиксәненче еллар ахырында Казаннан Уфага килгән Касыйм хәзрәт Сәлимовны бик күпләр хәтерлидер. Тукай урамындагы Үзәк мәчеттә атна буена армый-талмый дәресләр бирде, мәдрәсәнең тәүге директоры булды. Туксанынчы ел ахырында мәчеткә килеп мин дә аңардан яңа төркем ачып дәресләр бирүен сорадым. “Якшәмбе көнне иртәнге тугыздан унга чаклы бер сәгатьбуш вакытым бар”, - диде Касыйм хәзрәт.

Күп еллар “Өмет”тә эшләгән, дин битен алып барган Вәсилә Камалетдинова ике кызын алып Сипайловодан, мин үземнең ике, күршемнең өч улын ияртеп, “Зеленая роща”дан сәгать тугызга мәчеткә килеп утыра идек. Бер сәгатьтән соң Касыйм хәзрәтне мәчетнең  беренче катында кырык-илле шәкерте көтеп утырыр иде...

Пәйгамбәребез (с.г.с.) хәдисенә аваздаш булган: “Үлгәнче шәкерт булыгыз!” дигән сүзләре әле дә колагымда яңгырап тора. Ихласлык һәм фидакарьлек үрнәге булган Касыйм хәзрәт Сәлимов йөзләрчә якташыбызны намаз һәм Коръән укырга өйрәтте, тәүге фарыз гыйлемнәрне бирде. Ул әзерләгән күпме мөгаллимнәр илебезнең төрле якларында динебезне үстерүгә лаеклы өлеш кертә. Әлбәттә, һәрбер шәкертеннән аның гамәл дәфтәренә көн саен күпме саваплар өстәлеп торганын бөек Раббыбыз гына белә...

Мәчетләр гыйлем үзәге бул

Бүген Башкортстаныбызда 2 миллионнан артык мөселман яши, 1490 мәчет бар. Шул мәчетләребезнең һәрберсен гыйлем алу, динебез кануннарын өйрәнү, әхлакый яктан үз-үзебезне тәрбияләү үзәге итү өчен тырышсак иде. Моның өчен шул урында яшәгән һәр мөселман үзенең лаеклы өлешен кертергә бурычлы. Унбер гасыр элек Исламны кабул иткән милләтебезнең йөзләрчә вәкиле дини гыйлем алды, мәчет-мәдрсәләрдә укыды. Шул гыйлемнәрне бөтен халыкка җиткерү, балаларыбызга, яшьләребезгә динебезнең асылын җиткерү өчен бергәләп фидакарьлек күрсәтсәк иде. Гыйлем юлына чыгучы – җәннәткә юл алучы. Аллаһу Тәгалә гыйлем алучыга бу юлны җиңеләйтергә вәгъдә бирә.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

Читайте нас: