Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
12 сентябрь 2022, 10:35

Доганы нинди телдә кылу дөрес?

Соңгы вакытта рус телендә дога китаплары күпләп чыга башлады. Яшьләр, хәтта безнең татар дип йөргән егет һәм кызларыбыз догаларын рус телендә кылырга өйрәнеп китте. Доганы үз туган телеңдә кылу яхшырак түгелме?

quran-sunna.ru Доганы нинди телдә кылу дөрес?
Доганы нинди телдә кылу дөрес?Фото:quran-sunna.ru

Сорау. Соңгы вакытта рус телендә дога китаплары күпләп чыга башлады. Яшьләр, хәтта безнең татар дип йөргән егет һәм кызларыбыз догаларын рус телендә кылырга өйрәнеп китте. Доганы үз туган телеңдә кылу яхшырак түгелме?

Җавап. Дога – үзеңә кирәкле нәрсәне Аллаһу Тәгаләдән сорау. Аны кылганда кешенең Раббысына чын күңелдән ышанып, кабул буласын өмет итеп ялваруы мөһим. Биредә инде кем  нинди телдә фикер йөртә, аңа кайсы тел якынрак, шулай дога кыла ала. Әгәр яшьләребез үз телендә сай йөзә икән, рус телендә ихлас итеп дога кыла ала. Әмма, балаларыбызны, оныкларыбызны үз туган телебезне яратырга, сөйләшергә, гыйбадәт кылырга өйрәтү – һәр ата-ананың, нәнәй һәм картәтиләрнең изге бурычы.

Гәзит битләрендә еш кына догаларның гарәпчә укылышын, тәрҗемәсен бирәбез. Бу догаларны гарәпчә дөрес уку авыр булганнар аны үз телендә әйтә ала. Фәкать доганың башында һәм ахырында Аллаһу Тәгаләгә хәмед-сәнә әйтү, сөекле Пәйгамбәребезгә (салләллааһу гәләйһи вә сәлләм) салават әйтү тиешле. Моны безгә Аллаһның хак илчесе Үзе (с.г.с.) өйрәтеп калдырды.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: