Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
1 сентябрь 2022, 12:47

Иманга, изгелеккә чакырыр изге йорт

Бүздәк районы Каразирек авылында күңелләрне шатландырып яңа мәчет ишекләрен ачты.

Иманга, изгелеккә чакырыр изге йорт
Иманга, изгелеккә чакырыр изге йорт

 

Әлбәттә, бүген мәчет төзү шаккатмалы вакыйга түгелдер. Акчаң вә теләгең генә булсын. Акрынлап республикабызда һәр авыл мәчетле булып бетеп бара.

Ә бит бар иде заманалар... 2022 елның маенда мәчетләрне җимерү турындагы патша указ кабул итүгә 280 ел тулды.  Халкыбыз тарихында тетрәндергеч урын алып торган, ислам диненә каршы юнәлтелгән бу һөҗүмне халкыбыз, шөкер, лаеклы кичерде.

Ул заманда ислам дине мөселман кешесенең рухи терәге генә түгел, ә аның яшәү рәвеше дә була: татар кешесенең гадәти тормышы шәригать кануннары буенча тәртипкә салын­ганга күрә, муллаларның мәхәлләләрдә халык алдында абруе зур була. Алар намаз, вәгазь уку белән бергә, халык өчен кирәкле башка вазифаларны да үтәгән, казый-судья да, мөгаллим дә, хәтта табиб та булган. Шунлыктанмы, ислам динен үзләренә табигый көндәш итеп карыйлар һәм аны үстермәс өчен вакытында “кирәкле чаралар” күрәләр.

"Мөселман муллаларында гаеп табып, аларны кызганмыйча җәзаларга, аларга пәйгамбәрләргә ышанган шикелле ышануны бетерү һәм мөселман санын киметү нисбәтеннән үзләрен Уфа һәм Казан өязләреннән сөргенгә сөрергә. Мөселман руханиларын мәчет-мәктәпләрдән алып, гарәп-фарсы телләреннән толмач итеп, халыктан аерсаң тагын да яхшырак булыр”, – дип язган ХVIII гасырның утызынчы елларында Оренбург комиссиясенең беренче җитәкчесе И.К. Кириллов. Болар – безнең шомлы тарих, гасырлар төпкелендә калган вакыйгалар. Бүген ислам диненең зур әһәмияткә ия булуын дәүләт дәрәҗәсендә тану бар. аңа игътибар һәм хөрмәт бермәбер артты.

Республикабызда мең ярым мәчет бар. Иман йорты - мәчетләр гомер-гомергә халык көче һәм тырышлыгы белән салынган. Хәзер дә шулай. Мәчет төзелгән вакытта мөселманнар бу изге эшкә битараф калмый, кулыннан килгәнне эшләргә, булышырга тырыша. Монда сүз акчалата ярдәм турында гына бармый. Өмәгә чыгу, яисә төзелештә эшләүчеләрне ризыгы белән хөрмәтләү – шулай ук саваплы эш.

Үткән ялларда Бүздәк районының Каразирек авылында яңа мәчет ачылу тантанасы булды. Анда мәчетнең күмәк халык тырышлыгы белән салынуына  тагын да ныграк инандык.

Мәчет салу хыялы белән имам-хатыйб Раил Мәгариф улы Кәшфелгаянов янып йөри башлый. Ун еллап күрше Сабай авылына мәчеткә йөреп эшли, мәзин була ул. Октябрский шәһәренең “Нуруль-Ислам” мәдрәсәсен тәмамлап кайта һәм җиң сызганып авылда мәчет салу эшенә керешә.

Каразиректә мәчет беркайчан да булмаган. Түреш авылы хакимияте башлыгы Рима Рәис кызы Мусина әйтүенчә, авыл советы территориясендә – бу дүртенче мәчет. Каразирек – зур авыл түгел, бүгенге көндә 80нән артык кеше көн күрә. Авыл картайган, мәктәпләре ябылган. Әмма табигате матур авылга кайтып йөрүчеләр күп, кайчандыр шушында туып, шуның суын эчеп үскәннәр авылларын онытмый. Шуңа да 2018 елда мәчеткә нигез салыну белән төрле төбәкләрдә яшәүче  кешеләр, булдыра алганча ярдәм итә башлый. 2024 елга төзеп бетеп, авылның 100 еллыгына ачарбыз дигән ният белән башланган мәчет ике елда – 2022 елда, Болгар җирлегендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулган мәлләрдә барча мөселман дөньясын шатландырып, зур тантана белән ачылды. Күңелләрне шатландырып, колакларны иркәләп азан тавышы яңгырады, халыкны намазга чакырды.

Мәчетне салуда зур ярдәм күрсәткән кешеләрнең исемнәрен Аллаһ ризалыгы өчен атап китү дә кирәк булыр. Шушы авылда туып-үсеп, Казан шәһәрендә яшәгән, Русия торак-коммуналь хуҗалыгының атказанган хезмәткәре Мостаев Ратнер Каһир улы изге эшкә актив кушыла. Әмма яман чир аны былтыр якты дөньядан алып киткән. Әтисенең эшләнми калган эшләрен Төркиядә белем алып кайткан, Казан шәһәрендә яшәүче улы Рөстәм шунда ук үз өстенә ала һәм эшне азагына кадәр җиткерә. Ратнер абыйның бертуган энесе, Бүздәктә яшәүче Мостаев Ралиф ике улы белән бу эштән читтә калмый. Имам-хатыйп Раил Мәгариф улының да уллары, тормыш иптәше ал-ял белми мәчетне төзеп бетерүгә бөтен көчләрен салалар. Каразирек, Сабай авылы кешеләре кулларыннан килгән бөтен ярдәмне күрсәтә. Шушы авылда туып-үскән, әлеге вакытта Уфа районының Чернолесье авылы мәчетендә имам-хатыйп булган Вәлиәхмәт хәзрәт Сәйфетдинов мәчетнең манарасын куйдыра. Аны шундый итеп куялар ки, мәчет авылның бөтен урыныннан күренеп тора.

  • Район, авыл хакимиятләренә зур рәхмәтләр әйтәбез,– диде Раил Мәгариф улы. – Җитәкчеләр белән киңәшләшеп, бергәләшеп эшләдек. Тантаналы ачылганны көтеп тормый, халык ике ел таравих намазына йөрде. Көтеп алалар, күрше авыллардан да киләләр. “Мәчет яныннан үткәндә туктыйсы килә, туктагач, керәсе килә, кергәч, чыгасы килми”, - диләр.  

Авыл зур булмаса да, мәчет ачылу тантанасына халык байтак җыелган иде. Ераклардан хәтта кайтканнар. Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти, шейхуль-ислам Тәлгать Таҗетдинның килеп мәчетне тантаналы итеп ачуы аңа тагын да дәрәҗә өстәде.

Мәчетнең эшләнәсе эшләре күп әле. Раил хәзрәт тәһарәтханә белән ашханә салырга ниятләүләре турында әйтте. Мәчет янында мәдрәсә ачылып, анда гыйлем алырга йөрүчеләр дә күп булсын иде.

Эльвира Әсәдуллина. Автор фотосурәтләре. Бүздәк районы.

Иманга, изгелеккә чакырыр изге йорт
Иманга, изгелеккә чакырыр изге йорт
Иманга, изгелеккә чакырыр изге йорт
Иманга, изгелеккә чакырыр изге йорт
Иманга, изгелеккә чакырыр изге йорт
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: