Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
1 сентябрь 2022, 10:33

Дөнья гыйлеме һәм ахирәт гыйлеме

Илебез халкына дөнья гыйлеме, ягъни мәктәпләрдә, уку йортларында фән гыйлемнәре алу өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Бу – халкыбыз өчен зур казаныш. Әмма гасырга якын динебезнең тыелып торуы, гаилә тәрбиясе, әхлак тәрбиясенең дини, Бөек Раббыбыз кушкан кануннарга нигезләнмәве рухи торгынлыкка, деградациягә китерде. 

dumrt.ru Дөнья гыйлеме һәм ахирәт гыйлеме
Дөнья гыйлеме һәм ахирәт гыйлемеФото:  dumrt.ru

Югарыда әйткәнебезчә, илебез халкына дөнья гыйлеме, ягъни мәктәпләрдә, уку йортларында фән гыйлемнәре алу өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Бу – халкыбыз өчен зур казаныш. Әмма гасырга якын динебезнең тыелып торуы, гаилә тәрбиясе, әхлак тәрбиясенең дини, Бөек Раббыбыз кушкан кануннарга нигезләнмәве рухи торгынлыкка, деградациягә китерде. Эчкечелек, наркомания, азгынлык, гаиләләр таралу, туганлык җепләре өзелү, матди байлык артыннан куу, кеше хакына керү... Саный китсәң, очына чыга алмаслык тискәре күренешләр яшәешебезнең бөтен өлкәсен чолгап алды.

Болардан котылу, илебезне бәхет һәм сәгадәт юлына чыгару юлы бармы? Бар. Бу – Аллаһның диненә кайту, Аның кануннарын өйрәнү һәм гамәлгә кую, тормышыбызның бөтен өлкәсенә гаделлек һәм әхлаклылык принципларын урнаштыру. Бу юлны безгә Раббыбыз унбер гасыр элек бирде, милләтебезгә Ислам динен кабул итеп, дин белән яшәргә, мәгърифәт юлына басарга насыйп итте. Яңадан шул асылыбызга кайту гына безгә ике дөньяда бәхетле булырга ишекләр ачачак. Кыска вакыт эчендә Урта Әләзән, Белозере, Шыгырдан авыллары шул үрнәкне бөтен илгә күрсәтте түгелме?

Дөнья гыйлеме булган халкыбызга дин гыйлемен өйрәнү күпкә җиңелрәк, шул нигъмәткә ирешергә, гыйлем юлына басарга, дин гыйлемнәре алырга насыйп булсын! Без дә шушы гәзит битендә үзебезнең өлешебезне кертергә тырышырбыз. Бергә булык, бергәләп алга атлыйк!

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

Читайте нас: