Җир йөзендә үзеңнән соң күркәм эш-гамәлләр, башкалар җылы сүзләр белән искә алырлык изгелекләр эшләп китәргә язсын, диләр. Хак сүзләр. Арабызда шушы хакыйкатьне җаны-тәне белән аңлап, туган-тумачасы өчен генә түгел, авылдашлары яки райондашлары өчен дә яхшы эшләр кылучылар бихисап. Шушы көннәрдә безгә, “Өмет”челәргә, Дүртөйле районы Ленин исемендәге хуҗалыкка командировка баргач, шундый матур очракның шаһиты булырга туры килде: Суккул авылында тирә-якка ямь биреп, авылдашларны иманга өндәп торачак матур объект – яңа мәчет төзелеп килә.
Без эшләр барган урынга килеп туктаганда төзүчеләр, көн кызуына карамый, төгәл хәрәкәтләр белән булачак мәчетнең стенасын күтәрү белән мәшгульләр иде. Булачак мәчет урынына шушы хуҗалык җитәкчесе Альберт Рафаил улы Дәүләтбаев белән бергә килдек. Аның әйтүенчә, Суккул авылында мәчет салырга ике ел элек ният иткән булганнар. Һәм, ниһаять, быел август аенда Ходай йортына нигез салынган. Ай азагына кадәр стеналарын күтәреп, түбәсен ябып куярга планлаштыралар. Аннары эчке эшләр башланачак.
Альберт Рафаил улы Дәүләтбаевны район күләмендә тәҗрибәле хуҗалык җитәкчесе итеп тә, кешелекле һәм ярдәмчел шәхес буларак та яхшы беләләр. Моннан 23 ел элек ул туган авылы Юкәледә дә мәчет салдырган. Нәнәсе хөрмәтенә аны “Зәйнәп” мәчете дип йөртәләр икән.
Суккулдагы яңа мәчетнең исеме хәзердән үк билгеле – аңа Альберт Рафаил улының кадерле кешесе, әнисе хөрмәтенә “Флүрә” мәчете дигән исем бирергә булганнар. Халык та Аллаһ йортын салуга үз өлешен керткән – авылдашлардан җыелган ярдәм 150 мең сумлап тәшкил иткән. Ә болай мәчетне салу чыгымнары барлыгы 6 миллион сумга барып баса дип аңлаттылар безгә.
Булачак мәчетне төзү эшләре белән мәшгуль булган эшчеләр янына – алар 3 кеше – тукталып, хәл-әхвәлләрен сораштык. Таныштык. Үзләрен Азат, Артур һәм Мартин дип таныштырдылар. Бу ир асылларының төзелеш эшләре буенча тәҗрибәсе зур, моңа кадәр дә мәчетләр салганнары булган. Ара-тирә үзара берничә сүз алышып, киңәшләшеп, артык сүз куертмыйча, җитез генә эшли бирәләр. Хәрәкәтләре төгәл, карашлары уйчан. Ирексездән: “Җәйге кояш нурлары астында караеп эшләүче бу абзыйлар шушы авыл кешеләре өчен никадәр саваплы эш башкаруларын аңлыйлар микән?” дип уйлап куйдым. Әлбәттә, аңлыйлардыр.
Хушлашканда, төзелеш эшләре тәмамлангач, яңа мәчет ачылу тантанасында тагын бер очрашырбыз дип вәгъдәләштек.
Руфина Таҗиева.