Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
5 август 2022, 11:42

8 август – Гашүрә көне

Өч көннән Гашүрә көне. Бу көндә кешелек дөньясында бик күп күренекле вакыйгалар булган. Бу бигрәк тә пәйгамбәрләр тормышында күренә. Бу көнне аларның күпчелеге олы бәла-казалардан котылган. Хәдисләрдән күренүенчә, Мөхәррәм ае – Рамазаннан кала ураза тоту өчен иң бәрәкәтле ай.

gazetaingush.ru 8 август – Гашүрә көне
8 август – Гашүрә көнеФото:gazetaingush.ru

Гашүрә көне уразасы

Мөхәррәм аеның унынчы көне – Гашүрә көне. Ул гарәпчәдән “гашәра” – ун дигән сүздән алынган. Бу көндә кешелек дөньясында бик күп күренекле вакыйгалар булган. Бу бигрәк тә пәйгамбәрләр тормышында күренә. Бу көнне аларның күпчелеге олы бәла-казалардан котылган.

  1. Бу көнне Адәм гәләйһиссәләмнең тәүбәсе кабул була. Җәннәттә тыелган агачтан җимеш ашаганнан соң Аллаһу Тәгалә Хәүвә анабыз белән аны җиргә төшерде. Һәм атабыз Адәм (г.с.) бик күп еллар елый-елый тәүбә кылганнан соң, бу көнне аның тәүбәсе кабул булды.
  2. Ибраһим гәләйһиссәләмне Нәмруд патша бик зур утка ташлатты. Ул Аллаһның әмере белән ут эченнән исән-имин чыкты.
  3. Әюб гәләйһиссәләм күп еллар авырганнан соң сәламәтлеккә иреште.
  4. Юныс гәләйһиссәләм кырык көн буенча балык эчендә тәсбих әйтеп ятканнан соң, балык су читенә килеп, аны азат итте.
  5. Нух гәләйһиссәләм көймәсенә кергән кешеләр белән коры җиргә аяк басты.
  6. Сөләйман гәләйһиссәләмгә патшалык бирелде.
  7. Муса гәләйһиссәләм Фиргавен патшасының золымыннан котылды: үзенең халкы белән диңгез төбендә салынган юл аша атлап чыкты. Бөек золымнан котылды.
  8. Безнең Пәйгамбәребез (с.г.с.) Мәдинә шәһәренә килде, андагы мөселманнар аны шатланып, шәһәр читенә чыгып каршы алды.

Менә шул мөбарәк көнне зурлап мөселманнар башка пәйгамбәрләр башка пәйгамбәрләр заманында да ураза тоткан. Мәдинә шәһәренә һиҗрәт кылгач Пәйгамбәребез (с.г.с.) андагы яһүдиләрнең ураза тотуын белә. Һәм алардан бу уразаны ни өчен тотулары хакында сорый. Алар болай дип җавап бирә:

  • Бу – изге көн. Бу көнне Муса гәләйһиссәләм бәни исраил кавеме белән Фиргавен патша золымыннан котылды. Шуңа рәхмәт йөзеннән Муса гәләйһиссәләм Гашүрә көнендә ураза тота башлады.

Аллаһның сөекле Пәйгамбәре (с.г.с.) аларга болай дип белдерде:

  • Минем Муса гәләйһиссәләмгә булган хакым сезнекеннән дә югарырак. Һәм ул үзе бу көнне ураза тотарга кереште, сахабәләрен дә шуңа өндәде.

Соңрак, ахирәткә күчәр алдыннан, ул яһүдиләрдән аермалы буларак, ике көн – тугызынчы, унынчы көннәрдә ураза тотарга кушкан. Өч көн тотсаң, тагын да яхшырак.

 Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

 

Читайте нас: