Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
3 август 2022, 14:59

Сәләмләшү бәрәкәте

Бөек Раббыбызның “Әс-Сәләәм” исеменнән алынган, бәндәләргә — иминлек, тынычлык, сәламәтлек теләп әйтелгән сәләмләү сүзләре асылында бу дөнья өчен генә түгел, ике дөньяда бәрәкәт, иминлек, уңыш теләүче сүзләр.

Сәләмләшү бәрәкәте
Сәләмләшү бәрәкәте

Аллаһның хак Илчесе (с.г.с.) үзенең сахабәләренә сәләмләү сүзләрен бөтен җир шарына  таратырга кушканнан соң сахабәләр бу гамәлне җиренә җиткереп, сөенеп үтәде.

         Пәйгамбәребезнең сөннәте булган бу гамәлне өммәтебез мөселманнары да бөтен тулылыгында гамәлгә куйды. Нәкъ шуның өчен дә үзара сәләм бирешү, бер-береңә сәләм җибәрү безнең милләтебезгә элек-электән хас, күркәм гадәтләрдән санала.

         Хатлар язышкан чорда еракта яшәүче туганнарның “күптин-күп сәләмнәр” җибәреп язган хатларын күпләр хәтерлидер. Авылның әллә ничә кешесенә атап язылган сәләмнәр аптыратканы да хәтердә. Бак дисәң, бу бит милләтебезнең Ислам кануннарын үтәп, бер-берсенә изге теләк теләп җибәргән сүзләре булган.

         Мөселманнарның бер-берсенә сәләм җибәрүе, аны тапшыру саваплы гамәлләрдән санала. Һәм ул арада  дуслык-туганлык хисләрен ныгыта, араларны якынайта. Бер мөселман икенчесенә кул биреп, “Әссәләәмү гәләйкүм үә рахмәтуллааһи үә бәракәәтүһ” дип сәләм биргәннән соң Аллаһка хәмед әйтсәләр, ягъни “Әлхәмдүлилләәһ”, “Әлхәмдүлилләәһи Раббильгәәләмиин” дип әйтсә, бу гөнаһларның гафу ителүенә сәбәп була. Бу хакта Аллаһның илчесе (с.г.с.) хәдисләрендә әйтеп калдырды.

                   Күркәм гадәт кайдан килә?

Аллаһның иң сөекле Пәйгамбәре Миграҗ кичәсендә җиденче кат күккә күтәрелде. Җәбраил гәләйһиссәләмне дә артында калдырып, бөтен яралтылганнардан, хәтта иң бөек фәрештәдән дә өскә күтәрелгәч, Ул (с.г.с) Аллаһу Тәгалә белән сөйләште. Шул әңгәмәнең башында Бөек Аллаһу Тәгаләгә башлап мөрәҗәгать иткәндә Пәйгамбәребезнең (с.г.с.) беренче сүзләре “Әттәхиййәәтү Лилләәһи үәссаләвәәтү үәттаййибәәт...” булды. Ягъни “бөтен сәләмнәр, намазлар, догалар, яхшы сүзләр Аллаһ өчен” дигән мәгънәдәге мөрәҗәгать булды. Аңа каршы Бөек Раббыбыз: “Әссәләәмү гәләйкә әййүһәннәбиййү үә рахмәтуллааһи үә бәракәәтүһ” дип җаваплады.  Ягъни: “Сәләм сиңа, әй минем Пәйгамбәрем, Аллаһның рәхмәте һәм бәрәкәтләре булсын!”

         Әлеге бөек әңгәмәдә Аллаһу Тәгалә әйткән сәләмләшү сүзләре өммәтебез мөселманнарына үзара сәләмләшү өчен гүзәл үрнәк булды. Һәм ул кыямәткә кадәр дәвам итәчәк.  Пәйгамбәрләрнең исемен әйткәндә “Гәләйһиссәләәм”, ягъни “Аңа сәләм булсын”, ә инде үзебезнең Пәйгамбәребез исемен әйткәндә “Салләллааһу гәләйһи үә сәлләм” (Аңа Аллаһның бәрәкәте һәм сәләмнәре булсын) дип әйтү сәләм сүзенең олы бәрәкәтен тагын бер кат раслый.

Коръәндә ни әйтелә?

Аны (Аллаһу Тәгаләне) очратачак көнне аларның исәнләшүләре : “Сәләм!” булыр. Һәм ул аларга күркәм әҗер әзерләде”.

                                      (“Әзхәб” сүрәсе, 44 нче аять).

“Рәхимле Раббыларыннан аларга “Сәләм” сүзедер.”

(“Йәсин” сүрәсе, 58нче аять).

Җәннәттә Аллаһның сәләме булачак

Көннәрдән беркөнне Аллаһның Илчесе (с.г.с.) үзенең сахабәләре янына килде һәм болай мөрәҗәгать итте. “Сезнең арада җәннәткә керергә омтылучы һәм шуның өчен тырышучы кешеләр бармы? Җәннәт хозурлыгын, андагы нигъмәтләрне күз алдына да китерү мөмкин түгел. Кәгъбәнең Раббысы белән ант итеп әйтәм, җәннәт искиткеч нурлы, аның эче үсеп утыручы агачлар, алтын-көмештән төзелгән сарайлар, агып торучы елгалар, өлгергән татлы җимешләр, гүзәллеге белән таң калдырган хур кызлары, мәңгелек, күз явын алырлык җиһазлар белән тулы...” Моңа каршы сахабәләр: “Әй Аллаһның илчесе! Без анда керү өчен омтылабыз һәм тырышабыз”, — диделәр.

Аллаһ Илчесе исә “Ин шәә Аллааһ”, дип әйтергә кушты. Һәм шулай дәвам итте: “Мәрхәмәтле Раббыбыз анда калучыларга “Әссәләәмү гәләйкүм”,— дип сәләм бирәчәк. Бу хакта “Йәсин” сүрәсенең 58нче аятендә түбәндәгечә белдерелә: “Рәхимле Раббыларыннан аларга “Сәләм!” сүзедер”.

         Әлеге аятьның тәфсирендә Җәбир ибен Габдуллаһ (р.г.) Аллаһ Илчесенең (с.г.с.) түбәндәге сүзләрен китерде. “Җәннәт әһелләре андагы чиксез нигъмәтләр эчендә ләззәт кичергәндә алар өстенә нур коелачак. Һәм алар башларын күтәреп үзләренең Раббысын күрәчәк. Ул исә аларга: “ Әссәләәмү гәләйкүм, әй җәннәт әһелләре!”—дип сәләм бирәчәк.

Бөек Раббыбыздан сәләм алган җәннәт әһелләре үзара очрашканда шулай ук бер-берсенә сәләм бирешәчәк. Бу хакта “Әхзәб” сүрәсенең 44 нче аятендә шундый сүзләр китерелгән: “Аны (ягъни Аллаһу Тәгаләне) очратачак көнне аларның исәнләшүләре: “Сәләм!” булыр”. Һәм Ул аларга күркәм әҗер әзерләде”.

Коръәндә ни әйтелә?

“Әй, иман китереп инанучылар! Үзегезнең өйләрегездән башка өйләргә кергәндә рөхсәт сорамыйча һәм анда торучыларга сәләм бирмичә кермәгез! Бу сезнең өчен хәерле. Бәлки, сез моны хәтерегезгә яхшы алырсыз”.

“Әй, иман китергән кешеләр! Үзегезнең өйләрегездән башка өйләргә рәхсәт сорамыйча һәм анда яшәүчеләргә сәләм бирмичә керә күрмәгез! Бу — сезнең өчен хәерле. Шаять, сез искә төшерерсез!”

                                      (“Нур” сүрәсе, 27, 28 нче аятьләр).

Өйгә керү әдәпләре

*Әгәр бер кеше икенче берәүнең өенә керергә теләсә, хуҗалар өчен уңайлы вакытны сайларга тиеш. Бүген, Аллаһка шөкерләр булсын, моның өчен телефоннарыбыз бар.

*Өйгә керер алдыннан ишекне шакырга яисә кыңгырауга басарга.

*Шакыганнан соң ишекнең каршында басып тормаска, бәлки уң яки сул якка, читкәрәк китеп басарга. Бу ишек ачылган хәлдә аның эчендәгеләргә күз салмас өчен эшләнә. Чөнки хуҗаның өендә башкаларга күрсәтергә теләмәгән нәрсәләре булуы мөмкин. Аллаһның Илчесе (с.г.с.) дә хуҗаның өендә башкаларга күрсәтергә теләмәгән нәрсәләре булу мөмкинлеген һәм мөселман әдәбе буенча аларга рөхсәтсез күз салу ярамаганлыгын аңлатты.

*Өйгә керергә рөхсәт сорардан алда: “Әссәләәмү гәләйкүм!” — дип сәләм биерергә, аннары “Керергә мөмкинме?”— дип рөхсәт сорарга.

*Пәйгамбәребез (с.г.с.) заманында бер бәдәви Аның өенә килә һәм: “Керергә мөмкинме?”— дип рөхсәт сорый. Аллаһның Илчесе (с.г.с.) үзенең ярдәмчесенә болай аңлата: “Чык һәм бу кешене өйгә керергә рөхсәт сорау әдәбенә өйрәт. “Әссәләәмү гәләйкүм! Керергә мөмкинме?” — дип әйтергә куш”. (Бу хәдис Әхмәд һәм Әбү Даудтан килә).

*Керергә рөхсәт сорар алдыннан өч тапкыр шакырга яисә кыңгырауга басарга. Беренче тапкыр шакыганнан соң фарыз намаз укыган вакытка кадәрле көтеп торырга һәм яңадан шакырга. Әгәр керергә рөхсәт бирелсә, керергә. Ә инде бирелмәсә, кайтып китәргә.

* “Әгәр өч тапкыр рөхсәт сораганнан соң ишек ачылмаса, яисә рөхсәт булмаса, кире кайтыгыз”,— диде Аллаһның Илчесе (с.г.с.). (Бохари, Мөслим).

*Әгәр өй хуҗасы килгән кешенең исемен сораса, үзенең исемен әйтергә, “Мин” диеп кенә калмаска тиешле.

*Әгәр берәү башка кешенең өенә килеп рөхсәт сораса һәм хуҗалар өйдә булып, бу кешегә рөхсәт бирмәсә, ачуланмыйча һәм үпкәләмичә кайтып китәргә тиеш. Бу хакта Коръәндә һәм Пәйгамбәребез (с.г.с.) хәдисләрендә кат-кат әйтелә.

*Әгәр өйдә беркем дә булмаса, бу өйгә керү тыела, чөнки бу кеше хакына керү дип санала.

Нәтиҗә. Коръән аятьләре һәм хәдисләрдә аңлатылганча, Ислам динендә кешенең хакы һәм дәрәҗәсе чиксез югары. Кемнеңдер өенә рөхсәтсез керү катгый тыела. Өйдә хуҗалар булган хәлдә ишек ачмасалар, бернинди ачу һәм үпкәсез борылып кайтып китү кушыла. Чөнки үз өенә кертү яисә рөхсәт бирмәү — хуҗа кешенең хакы. Аның җайсыз чагы, яисә кәефсез вакыты, яисә башка сәбәпләре булуы мөмкин. Өйгә керү өчен өч тапкыр рөхсәт сорау, аның алдыннан сәләм бирү, хуҗа сораса үз исемеңне әйтү... Боларның барысы да күркәм әдәпләребез, аларны торгызу — һәммәбезнең изге бурычы.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

 

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: