Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
25 июль 2022, 12:35

Сәләмне бөтен галәмгә таратыйк

“Әс-Сәләәм” — Иминлек бирүче

Сәләмне бөтен галәмгә таратыйк
Сәләмне бөтен галәмгә таратыйк

Үзенең барлык мәхлукларын иминлек , тынычлык һәм бәрәкәт белән тәэмин итүче. Аңа бернинди кимчелек, вакытлыча булу, юкка чыгу хас түгел. Аның барлыгы бөтен кимчелектән пакь, сыйфатлары һәммәсеннән өстен, эшләре кимчелектән югары. Барлык игелек һәм бәрәкәтле нәрсәләр белән бөтен яралтылганнарын тәэмин итүче.

         Шушы исемнән алынган “сәләм” сүзе “ислам” сүзе белән бер тамырдан килә. Ул тынычлык, иминлек, сәламәтлек кебек бик күп яхшы сыйфатларны эченә ала. “Әссәләәмү гәләйкүм!” — “Сәләм сезгә!” дигән сүзне әйткәндә мөселманнар “Сезгә Аллаһның сәләме булсын, иминлек, сәламәтлек, тынычлык булсын!” дигән мәгънәдәге теләк-доганы әйтә. Ә инде “Үә рахмәтуллааһи” — дип өстәгәндә әлеге догабызга “Һәм Аллаһның рәхмәте булсын!” дигән теләкне дә кушабыз. Аллаһу Тәгаләнең рәхмәте — бик бөек бүләк. Чөнки җәннәткә Раббыбыз бары тик үзенең рәхмәте белән генә кертә. Димәк, сәләм биргәндә бер-беребезгә “Раббыбызның рәхмәте булсын” дигән доганы кылабыз, дөньяда һәм ахирәттә бу кардәшебезнең Аллаһу Тәгаләнең рәхмәтендә булуын телибез. “Үә бәракәәтүһ”— һәм Аның бәрәкәтләре булсын! Сәләмебезнең өченче өлешендәге бу сүзләр дә чиксез киң мәгънәне эченә ала. Ягъни без бу теләк-дога сүзләре белән мөселман кардәшебезгә дөньяда яшәгәндә гомеренең, ризыгының, барча матди-мәгънәви нигъмәтләренең бәрәкәтле булуын телибез.

         “Әссәләәмү гәләйкүм үә рахмәтуллааһи үә бәракәәтүһ!” “Сезгә Аллаһның сәләме һәм рәхмәте һәм бәрәкәте булсын!”

“Үә гәләйкүм әссәләәм үә рахмәтуллааһи үә бәракәәтүһ”— Һәм сезгә дә Аллаһның сәләме һәм рәхмәте һәм бәрәкәтләре булсын!” Бу сүзләр һәммәбезнең йөрәгенә кереп урнашсын, телләребездән төшмәсен, бөтен галәмгә таралсын.

Һәммәбезгә:  якыннарыбызга, бөтен дин кардәшләребезгә бу сәләмләшүне аңлап гамәлгә куярга, башкаларга җиткерергә, тирә-юньгә таратырга насыйп булсын!”

  “Сәләмне таратыгыз!”

Бөек Раббыбыз Коръән аятьләрендә бер-беребезгә сәләм бирү хакында белдергәннән соң сөекле Пәйгамбәребез (с.г.с.) Үзенең сахабәләренә: “Сәләмне җир өстенә таратыгыз!”—дип кушты. Аның һәр сүзен гамәлгә куярга омтылган сахабәләр шунда ук үз араларында сәләмне таратырга, бер-берсен бу гамәлдә узарга тырышты. Алар бер агачны, яисә ташны, яисә берәр пәрдәне үткәч тә бер-берсенә сәләм бирде, хатыннарын, балаларын бу эшкә өйрәтте.

         Әт-Туфайл ибен Гобәй ибен Кәгб бу хакта түбәндәгене сөйләп калдырды. “Иртә белән базарга баргач, Габдулла ибен Гомәр андагы һәр кешегә сәләм биреп уза иде.  Көннәрдән беркөнне ул мине тагын базарга чакырды. Мин аңа: “Син бит базарга әйбер алырга бармыйсың, үзең дә сатмыйсың, әйдә өйдә генә утырыйк”,—дидем. Ул миңа: “Без бит иртәләрен базарга сәләмне таратыр өчен барабыз, анда очраган һәр кешегә сәләм бирәбез”,—дип әйтте.

         Аллаһның илчесе берничә хәдисендә үзләре башлап сәләм бирүчеләрне мактады, “Андыйлар Аллаһка якынрак булган кешеләр”,—дип белдерде.

Утыз савап языла

Бер-беребезгә тәүге сүз буларак әйтелергә тиешле сәләмләшү сүзләренең хикмәте, бәрәкәте хакында күп китаплар язылган. Гыймран ибен әл-Хөсәеннән килгән хәдистә бу хакта түбәндәгечә бәян ителә. “Көннәрдән берсендә Аллаһның илчесе (с.г.с.) янына бер кеше керде һәм “Әс-сәләәмү гәләйкүм!”—диде. Аллаһ илчесе аның сәләменә җавап кайтарды һәм: “Ун”,—дип куйды. Аңардан соң икенче сахәбә килде һәм: “Әссәләәмү гәләйкүм үә рахмәтуллааһ”,— дип сәләмләде. Аллаһның илчесе (с.г.с.) аның да сәләмен кабул итте һәм бу кеше утыргач: “Егерме”,—дип куйды. Соңрак өченче кеше керде һәм “Әс-сәләәмү гәләйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәракәәтүһ” дип сәләм бирде.  Бу кешенең сәләменә җавап биргәннән соң Аллаһның илчесе: “Утыз”,— дип куйды.

Әбү Дауд һәм Тирмизи туплаган җыентыкларда китерелгән бу хәдиснең аңлатмасында сөекле Рәсүлебез (салләлааһу гәләйһи үә сәлләм) бер-беребезгә сәләм бирүнең зур саваплы эш икәнлеген аңлата. “Әссәләәмү гәләйкүм үә рахмәтуллааһи үә бәракәәтүһ” дип башлап сәләм бирүче мөселман утыз изгелек кылган савапка ирешә. Димәк, ихласлык белән сәләм биргән мөселманга бу гамәле өчен җәннәткә утыз бүләк әзерләнә. Раббыбызның рәхмәте никадәр киң!”

                            Мәхәббәтне арттыра

Бер-беребезгә изге дога итеп тәгаенләнгән сәләмләшү сүзләренең бик күп файдалары бар. Шуларның берсе—мөселманнар арасында дуслык, туганлык, мәхәббәт хисләрен арттыру. Бу хакта Әбү Һурайрадан (р.г.) килгән хәдистә сөекле Пәйгамбәребез болай дип белдерде. “Хакыйкый иман китермичә торып сез җәннәткә керә алмассыз. Ә инде бер-берегезне яратмыйча торып хакыйкый иманга ирешә алмассыз. Сезнең арагызга өлфәт мәхәәббәт сала торган гамәлне күрсәтимме? Үз арагызда сәләмне таратыгыз!” (Мөслим).

         Бер ханым миңа ире белән икәүсе арасында мәхәббәт артуга сәбәп булган әлеге гамәл турында болай дип сөйләде. “Мин иремнән берничә ел алданрак намазга бастым. Ул да намаз укый башлагач, намаз тәмамланганнан соң сәләм биреп күрешеп, бер-беребезне кочакларга гадәтләндек. Күп тә үтмәстән арабызда җылылык, мәхәббәт хисләренең артуын сиздем”.

         Мөселманнар, туганнар, гаилә әгъзалары, хезмәттәшләр арасында сәләм бирешү, кул биреп күрешү араларның якынаюына, ихтирам һәм мәхәббәт хисләренең артуына китерә. Шул хисләр иманыбызны арттыра, ә бу инде безне җәннәткә якынайта.

                         

                            “Гөнаһлар гафу ителә”

Ике мөселман очрашкан вакытта беренче сүзләре сәләмнән башланырга тиешле. Аллаһның илчесе: “Сәләмнән башка сүз башлама, сүз башлаган кешегә җавап бирмә”,—дип кисәтте.

         Әгәр ике мөселман очрашып, бер-берсенә сәләм биреп, кул биреп күрешсәләр, бармаклары арасыннан гөнаһлары коелыр һәм алар аерылып киткәнче Аллаһның гафу итүенә ирешерләр”,—диде ул икенче хәдистә. Ул үзе (с.г.с.) кемне дә булса очратса, сәләм биреп, кулларын биреп күреште һәм бу кеше кулларын алганга кадәр аңардан кулларын алмады. Ә инде шулай күрешкәндә мөселманнар бер-берсенә елмайса, монысы тагын нур өстенә нур була. Чөнки Аллаһның илчесе: “Мөэмин кардәшеңә елмаеп карау — садака”,—диде.

Сәләм бирү әдәпләре

*Сәләм биргәндә “Гәләйкә сәләәм!” дип әйтмәскә, ә “Әс-сәләәмү гәләйкүм” дип әйтергә тиешле. Бу сәләмне безнең белән булган фәрештәләр дә кабул итә.

*Сәләмне: “ Әссәләәмү гәләйкүм”, “Әссәләмү гәләйкүм үә рахмәтуллааһ”, “Әссәләәмү гәләйкүм үә рахмәтулаааһи үә бәракәәтүһ” дип бирергә була. Җавап бирүче шул көенчә, яки арттырып җавап кайтара ала.

*Сөекле пәйгамбәребез нәрсә булса сөйләсә, өч тапкыр кабатлады. Күмәк кешеләргә сәләм биргәндә шулай ук өч тапкыр сәләмләде.

*Транспортта баручы — җәяүлегә, җәяүле — утырып торучыга, ялгыз кеше — күмәк кешегә, кечерәкләр өлкәннәргә сәләм бирү сөннәт санала.

*Йоклаган кешеләр булганда сәләм бирүче һәм алучы үзләре ишетелерлек итеп сәләм бирә.

*Җыелган кешеләр янына кергәндә һәм чыкканда сәләм бирү шулай ук сөннәт гамәл булып исәпләнә.

*Пәйгамбәребез (с.г.с.)  балаларга Үзе башлап сәләм бирде.

*Әгәр берәр кеше сезгә сәләм җибәрсә, аны китергән кешегә: “Үә гәләйкә үә гәләйһи-ссәләм” дип җавап бирергә тиешле. Бу “Сиңа да һәм аңа да сәләм булсын” дигәнне аңлата.

*Сәләмне кул ишарәсе белән әйтү, баш ию яисә бөгелеп сәләм бирү тыела.

*Ирләргә чит хатын-кызлар белән кул бирешеп күрешү тыела, зур гөнаһ була.

*Өйләргә кергәндә һәм чыкканда сәләм бирергә тиешле. Әгәр анда кеше булмаса, сәләмне фәрештәләр кабул итә.

 Аллаһның илчесе (с.г.с.) әйтте:

“Әй кешеләр! Үз арагызда сәләмне таратыгыз, туганлык җепләрен ныгытыгыз, башкалар йоклаганда намаз укыгыз! Һәм сез иминлек белән җәннәткә керерсез”.

                                                                                     (Тирмизи).

Коръән аятьләре ни куша?

“Әй иман китергән кешеләр! Үз өйләрегездән башка өйләргә кергәндә рөхсәт сорамыйча һәм анда торучыларга сәләм бирмичә кермәгез! Бу сезнең өчен хәерле. Бәлки, сез моны хәтерегезгә яхшы алырсыз”.

                                               (Нур сүрәсе, 27нче аять).

“Әгәр өйләргә керсәгез, бер-берегезне Аллаһтан булган мөбарәк һәм хуш сәләмләшү белән сәләмләгез. Менә шулай Аллаһ аятьләрне аңлата. Шаять, сез акылыгызга килерсез”.

                                               (Нур сүрәсе, 61 нче аять).

“Әгәр сезгә сәләм биреп сәләмләсәләр, аннан яхшырак булганы белән сәләм бирегез яки аны кайтарыгыз. Хакыйкатьтә, Аллаһ — һәрнәрсәне исәпләп торучы!”

                                               (Ниса” сүрәсе, 86 нчы аять)

“Сиңа Ибраһимның хөрмәтле кунаклары турында риваять килеп җиттеме? Менә алар килеп кергәч: “Сәләм!”—диделәр. Ул: “Сәләм, таныш булмаган кавем!”—диде.

                                      (“Зәрият” сүрәсе, 24, 25 аятьләр).

Гафу үтенәм

Хөрмәтле укучылар, тел белгечләре, журналистлар! “Динебез — Ислам” битендә “сәлам” сүзен “сәләм” дип язарга мәҗбүрмен, чөнки гарәп телендә “ләм” хәрефе артыннан бары тик “Әллааһ” сүзендә генә “а” хәрефе языла. Аллаһу Тәгаләнең “Әс-Сәләәм”— исемен һәм сәләм бирергә өйрәтү сүзләрен берничек тә “а” хәрефе белән әйтү мөмкин түгел, бу зур хатага һәм гыйлем өйрәткәндә зур зыянга китерә. Шунлыктан барыгыздан да гафу үтенәм.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

 

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: