Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
20 июль 2022, 11:00

Кабергә ясалма үлән җәяргә ярыймы?

Бу сорау күпләрне кызыксындырадыр.

Кабергә  ясалма үлән җәяргә  ярыймы?
Кабергә ясалма үлән җәяргә ярыймы?

      Мин олы яшьтә, туган авылымнан бик еракта яшим. Анда әти-әни, туганнарым күмелгән. Бик теләсәм дә, еш кайтып булмый, каберлекләрен карап тора алмыйм. Чүп үсмәсен дип, каберләре өстенә футбол кырындагы кебек ясалма үлән - келәм җәйдерсәм ярыймы? Дин ягыннан бу рөхсәт ителәме?

                        Фәния апагыз.

       Апаның соравына Җәлил хәзрәт Фазлыев җавап бирде:
— Кабер өстен таш белән капламаска дигән сүз бар. Аннары үлән үсә алмый бит. Ясалма үлән җәю мәсьәләсендә дин ягыннан ниндидер тыю юк. Әмма шул ук вакытта бик хупланмый да. Каршылыклырак очрак. Каберлеккә утыртылган агач, чәчәкләр, үскән үләннәр мәрхүмгә зекер әйтеп тора. Шуңа табигый үсемлекләр булуы хәерлерәк. Үзенең кайтып йөрергә мөмкинлеге булмаса, бәлки, каберлекләрне апаның шул авылда яшәүче ераграк туганнары карый алыр.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: