Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
15 июль 2022, 08:36

Корьән яклый, саклый

Корьән сүрәләре кешеләрне ничек яклаячак?

av.quranacademy.org Корьән яклый, саклый
Корьән яклый, саклыйФото:av.quranacademy.org

КОРЪӘН САКЛЫЙ, КОРЪӘН ЯКЛЫЙ... 🔻Ислам гакыйдәсе буенча мөселманнар фәкать Аллаһы Тәгаләгә генә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә тиеш. Матди әйберләрнең (мәхлукларның) берсе дә кешегә файда да, зыян да китерә алмый, китерсә дә, бу фәкать Аллаһ әмере белән генә була ала. 🔸Мәсәлән, кеше судан яки уттан зыян күрә икән, бу шул суның яки утның фикерләп, ният кылып, “шушы кешегә авырлык китерим (яисә аны һәлак итим) әле” дигән нәтиҗәгә килүеннән булган хәл түгел (ул мәхлукларның акылы юк бит). Бу – шушы мәхлуклар аркылы Аллаһы Тәгаләнең әмере тормышка ашуы була. Шуңа күрә иминлек сорап дога кылганда без мәхлуклардан түгел, ә фәкать Аллаһтан сорарга тиеш. ✅ Ә менә кешенең кылган изге гамәлләре кешегә ярдәм итүе турында мәгълүмат бар. 📍Габдулла ибне Гамр исемле сахәбә (Аллаһ аннан разый булсын) тапшыруы буенча, пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм болай дигән: “Кыямәт көнендә ураза һәм Коръән Адәм баласын яклаячак. 🔹Ураза шулай дип әйтер: “Йә Раббым! Бу бәндәңне мин көндезләрен ризык белән судан мәхрүм иткән идем... Аны хәзер якларга рөхсәт бирсәң иде!”. 🔹Коръән исә: “Йә Раббым! Мин аны төннәрен йокысыннан мәхрүм иткән идем... Аны хәзер якларга рөхсәт бирсәң иде!” – дип әйтер, һәм аларның шушы үтенечләре канәгатьләнер” (Хәдис Әхмәд җыентыгында китерелә). ✅ Әбү Үмәмә исемле сахәбә (Аллаһ аннан разый булсын) сөйләве буенча Аллаһның рәсүле Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм болай дигән: “Коръән укыгыз! Дөрестән дә, аны укыган кешеләргә ул Кыямәт көнендә яклаучы булып киләчәк”. (Хәдис Мөслим җыентыгында китерелә). 🔹Шулай ук “Мүлк” (“Тәбәрак”) сүрәсе аны даими укыган кешеләрне ярлыкауны сорап Мәхшәр мәйданында Аллаһка үтенеч белдерер, ди, һәм бу кеше гафу ителгәнчегә кадәр үтенечен гел кабатлап торыр... 🔺Коръән сүрәләре бу дөньяда да кешене төрле хәвеф-хәтәрләрдән, проблемалардан саклый ала дигән мәгълүмат булуы да билгеле. Әлбәттә, кеше җирдә яшәгәндә мөселман булып, шушы сүрәләрне даими укыса. 📌Шушы язмада укучылар игътибарына Коръәндәге нинди сүрәләр кешене нәрсәдән саклаганы турындагы галимнәр фикерен китерәбез. 🟢 КОРЪӘН СҮРӘЛӘРЕ МӨСЕЛМАННЫ САКЛЫЙ: "Фатиха" сүрәсе - Аллаһ нәфрәтеннән; "Йәсин" сүрәсе - Кыямәт көнендәге сусаудан; "Вакыйга" сүрәсе - ачлык һәм хәерчелектән;

av.quranacademy.org

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: