Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
8 июль 2022, 01:17

Яңа мәчеткә нигез салынды

Социаль челтәрләрдән.
Фото:Социаль челтәрләрдән.

Баймак районы Акморон авылында яңа мәчеткә нигез салалар. Бу хакта район башлыгы Фәнис Әминев хәбәр итә.

Мәчет төзелеше турындагы карарны авыл халкы җыенда кабул иткән. Яңа мәчет газ-бетон блоклардан торачак, мәйданы 180 кв м тәшкил итәчәк.

“Күп гасырлар яшәп килгән традициягә ярашлы мәчет мөселманнарның көн саен җыела торган урыны булып тора. Мөселман гыйбадәтханәсе ачылу  җирдә тынычлык булуына вәгъдә буларак кабул ителә, чөнки гыйбадәтханәләр аша кеше рухи-әхлакый тәрбия ала. Нәкъ монда тынычлыкка һәм мәрхәмәтлеккә,  татулыкка һәм рәхим-шәфкатькә чакырган вәгазьләр укылачак”, – дип сөйләде Баймк районы башлыгы. 

Чыганак: bashinform.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: