Киот университеты белән Kajima төзелеш компаниясе бу проект белән чын-чынлап шөгыльләнә башлаган. Аларның төп бурычларының берсе – торак йортларны үз күчәре тирәсендә әйләнеп йөрүче конус формасында эшләү. Шул рәвешле үзәктәге көч гравитацияе тарту көче булдырырга ярдәм итәчәк.
Бу проект күпмегә төшәдер, японнар серен ачмыйлар.
Аларга кадәр Калифорния университеты галимнәре Марстагы колонияләр өчен киләчәктә энергия чыганагы уйлап тапкан иде: аларның исәпләүләре буенча Марска атом реакторлары илтеп төзелеш алып барганчы, кояш батарейлары куллану күпкә файдалырак һәм отышлырак булачак.
Чыганак: 3dnews.ru