Әлеге вакытта барсы да гомрә хаҗын башкарган. Аларны әль-Харам мәчетеннән 10 минут җәяү атларлык кунакаханәгә урнаштырганнар. Номерларда 2-3 кеше яшиләр, хаҗилар өчен бөтен уңайлыклар да тудырылган.
Мөсафирлар әле ял итәләр, дип хәбәр итә Башкортстан Республикасы мөселманнары диния нәзарәте. Хаҗ турында лекциялар тыңлыйлар, намазларга йөриләр һәм Хаҗга әзерләнәләр. 7 июльдә ихрам киячәкләр һәм Мина даласына таба кузгалачаклар.
Мәккәдә эссе, күләгәдә 45 градус, дип язалар. Хаҗиларның сәламәтәлеген теләсә кайсы вакытта ярдәм итәргә әзер табиблар төркеме кайгырта. Сәламәтлек какшау Хаҗ фарызларын үтәргә комачауламасын өчен, табиблар сәламәтлекне сакларга куша: салкын су эчмәскә, эсседә йөрмәскә һәм кондиционер астында тормаска киңәш итәләр.
Чыганак: ДУМ РБ