Динебез – Ислам
27 июнь 2022, 07:04

Рәйханлылар сәяхәте

Җиргәнгә бару турында  “Рәйхан” клубы житәкчесе Халисә Мөхәммәдиева    берничә ай алдан  хәбәр итте. Бу турыда  ишеткәч тә күңелгә сихри көч өстәлгән  кебек булды.Чөнки Җиргән сүзен чынында шулай кабул итәсең.

Рәйханлылар сәяхәтеРәйханлылар сәяхәте
Рәйханлылар сәяхәте

Җиргәнгә бару турында  “Рәйхан” клубы житәкчесе Халисә Мөхәммәдиева    берничә ай алдан  хәбәр итте. Бу турыда  ишеткәч тә күңелгә сихри көч өстәлгән  кебек булды.Чөнки Җиргән сүзен чынында шулай кабул итәсең. Май  аеның соңгы  көннәренең берсендә  иртән -иртүк без  Башкортстан  киңлекләре буйлап  жилдерә идек инде. Юл бик ерак булса да, барып җиткәнне сизми дә  калдык. Күмәкләшеп, автобус эчен гөрләтеп, моңланып, яраткан халык көйләрен көйләп, тирә-юньдәге хозурлыкка шаккатып барып кердек бу авылга. Җәелеп яткан Җиргәннең  киңлегенә, озынлыгына, байлыгына карап, бик озак сокланып тордык.  Авылның тарихы да  кызыклы икән.  Җиргән  1771 елда ясакчы татарларның Юрматы волосте  башкортлары белән килешүе нигезендә барлыкка килгән. Ничәмә еллар буена халкы мирасын саклап, баетып, үткәннәрен хөрмәт итеп, бүгенгесен яратып, киләчәген күзаллап, кулга-кул тотынып, бердәм яшиләр биредә.

Менә без авылның  мәдәният сараенда  урнашкан Туган якны өйрәнү музеена аяк бастык. Шушы  музейны барлыкка китереп, бай материал туплаучы, озак еллар җитәкләүче Лилия Тәлгать кызы һәм бүгенге көндә музей мөдире вазифасын  башкаручы Айгөл Фларит кызы Камаловалар  безгә тарих битләрен ачты.

Музей  2009 елда Дәрдемәнднең 150 еллык юбилеена атап ачылган икән.  Татар, чуаш, мордва, башкорт, руслар  яшәгән бу авылда элек-электән  халык арасында гыйлемгә омтылыш көчле булган. Заманасына карап, ике гасыр  дәвамында  яңадан-яңа мәктәпләр ачылып торган. Һәрберсенең бай тарихы бар. Туган телләр берләштерүгә дучар ителгән вакытта милли мәктәпләр ябылганлыктан, күпләр үз  телендә белем ала алмаган. Бүгенге көндә, әлхәмдүлилләһи шөкер, мәктәптә белем бирү 4 телдә алып барылуы турында җиткерде безгә Лилия ханым. Башкорт телен 1982, татар телен 1992 елдан,  чуаш телен 2019 елдан укыту кертелгән.

     Икенче залда исә без узган гасыр башында кулланылган бик кыйммәтле экспонатлар күрдек. Татарларның көмеш аш приборларын, чәй пешерә торган чәйнекне, аңа кидерелгән ефәк җепләр белән чигелгән мендәрчекләрне,”Зингер”сепаратларын  карап үттек.Монда  безне Лилия ханымның  дәү әнисе тарафыннан чигелгән ашъяулык һәм намазлыкларның матурлыгы,камиллеге сокландырды.Көндәлек тормышта ата-бабаларыбыз кулланган  кирәк-яраклар белән таныштык. Иң дулкынландыргыч экспонат -  борынгы калфак- искиткеч  гүзәллеге  белән генә түгел, ә Дәрдемәнд куллары кагылган булуы белән дә кадерле. Ул  үзенең  сөт әнисенә ерак сәфәрдән алып кайтып тапшырган бүләкләрнең берсе   Айгөл Камалова  яңа экспонатлар белән  дә таныштырды һәм үз куллары белән эшләгән күкрәкчәләрне  курсәтте.

Экскурсиябезне дәвам итеп, күренекле шәхесләрнең стендлары янына җыелдык.Татарстан һэм  Башкортстанның билгеле улларының берсе,шагыйрь,меценат,сәнәгатьче  Мөхәммәтзакир Рәмиев (Дәрдемәнд) шушы җирдә туган, шушында тәпи  баскан. Аның шигырьләре,фикерләү рәвеше һәм поэтикасы татар әдәбиятының иң югары ноктасы булып санала, башка төрки халыкларга үрнәк итеп куела. Аны  хәтта “шагыйрьләр солтаны”дип тә атыйлар.

Мөхәммәтзакир Рамиевның 150 еллык юбилеена  багышланган  чаралар Җиргәндә - шагыйрьнең туган жирендә- мемориаль такта ачу тантанасы белән башланып киткән.Уфада да шигырь укучылар конкурсы, Русия күләмендә фәнни-гамәли конференция үткән, Башкортстанның Милли музеенда Рәмиевлар нәселе клубы ачылган.

Мемориаль такта ачу тантанасында  Татарстанның халык язучысы, драматург Туфан Миңнуллин,Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Разил Валиев, Башкортстан Халыклар ассамблеясы советы әгъзасы Марат Шәрипов,Төркия кунагы, Анкара университеты профессоры,танылган язучы Гөнүл Пултар һәм башка күренекле кешеләр катнашкан.

Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы тормышыбызга зур рухи, матди һәм социаль өлеш кертеп яшәгән шәхесләрнен берсе.

Ул вакытларда Оренбургта   матбугат чыгару эшен алып барган. ”Вакыт” гәзитен,  ”Шура”әдәби-иҗтимагый журналын бастырып чыгаруга куп көч салган, тәржемәче булган, алтын приискасы тотып, шул тирәдә яшәүчеләрне эш белән тәъмин иткән, илнең алтын запасын тулыландырган. Мохтажларга ярдәм иткән, гыйбәдәтханәләр төзеткән, дистәләрчә мәктәп-мәдрәсәләр тоткан, студентларга матди ярдәм күрсәткән,мәчетләр салдырган.

Дәрдемәнд Дәүләт думасына  депутат итеп сайлана. Оренбург шәһәре идарәсе әгъзасы була. Ятимнәрне тәрбияләү комитетларын җитәкли.

Мәдәният эшләре белән дә шөгыльләнә,татар орфографиясен камилләштерү проектларын төзи.

 2014елда  Дәрдемәнднең 155 еллык юбилеена багышланган чаралар да матур үткән.Җиргән җирлегенә Уфадан язучылар, туганнары,студентлар җыелган. Бәйрәм мәктәптә ачык дәрес белән башланган.”Рамазан”төрки мәдәни-агарту үзәге рәисе, филология фәннәре кандидаты Марат Шәрипов үзенең чыгышында шагыйрь биографиясына караган яңа мәгълүматләр белән уртаклашкан. Дәрдемәнд яшәгән йорт урынында, мөселман зыяратында, мәчеттә, китапханәдә, музейда булганнар.Чара мәдәният сараенда”Дәрдемәнднең алтын шигырь юллары”дип аталган музыкаль кичә белән тәмамланган.

Быел  татар совет язучыларының олы буыны вәкиле –күренекле прозаик, драматург,публицист,җәмәгатъ эшлеклесе Мирсәй Әмирнең( Мирсәяф Мәсәлим улы Әмиров)  тууына 115 ел тулды. Ул 1907елның 6 январенда шушы Җиргән авылында  туган. Җиргән музеенда әдипкә багышланган почмак бар.
        2007 елда М.Әмирнең туган авылы Җиргән мәктәбендә аның  100 еллык

юбилей чарасын үткәргәннәр. Бик күп кунаклар булган. 

Бүген  Җиргәндә, Казанда, Салаватта  урамнар аның исемен йөретә. Авыл китапханәсендә һәрвакыт Әмиров укулары үтә .

М.Әмир хөрмәтенә 2015 елда мемориаль такта ачканнар.

Күренекле кешеләрдән  Дан орденының тулы кавалеры Василий Банников,академик Анатолий Венедиктов,профессор Абдулла Баязитов,генерал-майор Иван Щербина, авиаконструктор Иван Рябов,опера җырчысы Геннадий Пищаев һәм башкаларның тамырлары  Җиргән җирендә. Һәр шәхескә багышлап  стендлар ясалган, альбомнар төзелгән музейда.

Бу җәһәттән, вакытында боларны эшләүөчен күп хезмәт салган, Җиргән авыл мәдәният  сараеның элекке директоры, БР-ның атказанган мәдәният хезмәткәре,”Агизел”башкорт халык театры режиссеры Мөхәммәдуллин Тәлгать  Сафиулла улы да  мактауга лаек.

Музейда гыйлемле хәзрәтләр турында язмалар да сакланган. Мисалга Сәхиулла (1828-1897) хәзрәтне алыйк.Ул Арыслан авылында яшәгән данлыклы Мусин хәзрәт улы булган. Җиргән  авылына указлы мулла итеп куелган була. Дөнья серләрен, Коръән кануннарын яхшы белеп, тормышта кулланып яшәп, югары дәрәҗәгә күтәрелгән була ул зат.Бервакыт җәйге челләдә   авылда янгын чыга. Сәхиулла хәзрәт ниндидер сәфәрдән кайтып килгән булган. Янгынга каршы догасын укып, таягын селкетүе була, ут юкка чыга да куя, дип сөйлиләр. Шундый зур кодрәткә дә ия булган икән бу хәзрәт.Алар яшәгән дәвердә дин көчле,тәртип нык булган дип искә алалар.Үзенең сәләте белән хәзрәт бик күпләрне төрле хәвеф-хәтәрләрдән саклап калган. Барлык Җиргән халкын тәртиптә тоткан.

 Мирсәй Әмир  үзенең язмаларында зур-зур төркемнәрнең тугай-болыннарга тезелеп печән чабуларын, берәүләрнең ашарга-эчәргә әзерләү белән мәшгуль булуын,галимнәрнең, имамнарның, шагыйрьләрнең

 бергә җыелып үз-ара фикер алышуларын,мәзиннәрнең таш кыяларга менеп азан әйтүләрен,йөзләрчә укучыларның имамга оеп,яшел болын өстендә намаз укуларын тасвирлый.Шундый якты хисләр кичереп тыңладык бу хатирәләрне.

      Очрашу авыл китапханәсендә дәвам итте.  Хәлимова Светлана һәм Ибәтуллина Гүзәл шушы авылдан чыккан шагыйрьләр,язучылар,күренекле кешеләр турында сөйләп үттеләр. “Рәйхан” клубы әгъзасы, композитор Ризида Мөхәммәтҗанова  рәхмәт йөзеннән китапханәгә балалар өчен язган  китабын   бүләк итте. Шулай ук сөйләшү барышында рәйханлылар татар телендәге китапларның аз булуын ассызыклады.Шунысы күңелгә хуш килде, Жиргәндәге мәктәптә беренче сыйныфтан унберенчегә кадәр татар теле һәм әдәбияты укытыла.Мәктәптә үз эшенең осталары күп. Тарих һәм инглиз теле укытучысы,үзен шушы эшкә багышлаган   Лилия Тәлгать  кызы Камалова,  20 ел инде укучыларга туган тел серләрен төшендерүче татар теле укытучысы Рәйлә  Винер кызы Вахитова әнә шундыйлардан.

 Озакламый без “Кадрия” мәчетенә юл тоттык. Анда безне Хөснетдинов Ирек хәзрәт каршы алды.Анда да  әңгәмә балаларыбызга килеп терәлде, аларга телне өйрәтүдә мәчетнең тоткан урыны хакында сүз барды. 

Җиргән авыл мәдәният  сарае  оештыручысы  Вадим Шәфиев безне ”Салават” исемендәге колхоз ашханәсенә алып килде. Бик матур, сокландыргыч  җырларын да ишеттерде.Бу ашханә тәмле ризыклары белән безне төшке аш белән сыйлады.

     Артабан юлыбыз Мәләвезгә илтте.Анда без кул эшләре остасынын да остасы, милли тормышыбызның уртасында кайнап яшәгән Фәнисә Бикбаева белән  таныштык.Тумышы белән ул Федоровка районы Балыклыбаш авылыннан.Авылның бар бәйрәмнәрендә дә, Мәләвез шәһәре тормышында  да кайнап яши икән.Шәһәрнең әдәби  берләшмәсе әгъзасы. Белеме күпкырлы.Мәдәни-агарту училищесын,читтән торып Мәскәү сәнгать халык университетын тәмамлаган. Русия ислам университетында укыган. Китаплар яза, тарихны өйрәнә. Калфаклар чигә, сурәтләр төшерә. Мәләвездә үз йортында шәхси музеен булдырган.Гаилә музеен 2019 елның август аенда ачканнар.Анда Фәнисә Муса кызының әти-әниләреннән,әби-бабаларыннан калган көнкүреш эш кораллары урын алган.Хәтта 19 гасырдан чаклы сакланган җиһазлар да бар. Бер кадаксыз эшләнгән туку станогы, искитмәле нәкышле паласлар, җиз самоварлар, сугыш елларындагы гимнастеркалар, документлар, фотолар сакланган.Иң борынгысы 1750 елгы тарихи мирас булып теркәлгән.Монда гаилә тарихы, истәлекле экспонатлар зур хөрмәт белән, кадерләп саклана.

  Бигрәк тә безне  Фәнисә Муса кызының үз куллары белән ясаган курчаклары шаккатырды.Татар әбиләре,бабайлары хәл җыеп кына утыралар кебек. Менә торып басарлар да, чыгып китәрләр төсле. Фәнисә ханым  Башкортстанда беренчеләрдән булып кеше буйлы  зур курчаклар ясый икән. Аның бер-берсенә охшамаган төрле образларда эшләнгән 7 курчагы бар. Алар шундый сөйкемле, карап туярлык түгелләр.Зур бәйрәмнәрдә,сабан туйларында,шәһәр халкы, ул курчакларга сөенеп,балалары белән бергәләп фотога төшәләр.Чынбарлыкта алар кешеләргә шатлык,яктылык өләшә.Ә бит аларны эшләве җиңелдән түгел, шактый катлаулы.Башта тимерне эретеп ябыштыру өчен тимерче, аннан гипстан башын ясау өчен скульптор,аннан йөзләрен ясау өчен чын рәссам булырга кирәк! Бер курчакны эшләү бер айга якын вакыт таләп итә.

Мастер-класс та үткәреп алды безгә оста. Коллекциясендә  иң кыйммәтлесе - Сөембикә. Әйткәндәй, ханбикәгә киемне дә Фәнисә Бикбаева үзе теккән. Әлеге вакытта ул Сөембикәнең улын- Үтәмеш Гәрәй ханны ясый башлаган. Республика күләмендә узган байтак бәйгеләрдә җиңү яулаган бу гүзәл ханым төрле хөкумәт бүләкләренә,мәдәният министрлыгының Мактау грамотасына, профсоюз оешмаларының “Мәдәният учреждениеләрендәге фидакарь хезмәте”медаленә, Бөтенсоюз үзешчән сәнгать иҗат смотрларында лауреат исемнәренә лаек булган.

     Менә без гөлчәчкә эчендә утырган бакчага чыктык. Безне каршы алып чыгыш ясаучы кызлар - Фирдәвес Бакиева, Ґөлия Тимербулатова,Фәния Кәримова, Ґөлназ Насыйрова,Рәйхан Дәүләттбердина,Рәсимә Мөслимовалар булдылар. Фәнисә Бикбаеванын быел гына оештырган ”Умырзая”ансамбле  әгъзалары алар.Бу коллективны Фанисә ханым читтә яшәгән авылдашларын җыеп,берләштереп төзегән.Быел 8мартта,Балыклыбаш авылында зур концерт  үткәргәннәр,Тукай көненә  багышлап,шагыйрь Жәүдәт Исмәгыйлев истәлегенә үткәрелгән кичәләрдә чыгыш ясаганнар.      

 Безне каршы алучылар арасында Башкортстан һәм Рәсәй конкурсларында күп тапкырлар үзенең укучылары белән җиңү яулаган, шулай ук үзе дә 2020 елда үткәрелгән Рәсәй күләмендәге ”Наставник года” исеменә лаек булган Вәсил Муса улы Исмагыйлев та бар иде.Ул безнең чыгышларны фото, видеога төшереп, кичәбезне  музыкаль яктан бизәүче дә булды.

Очрашуны Зөлфия Ишбирдинаның чыгышы  да бизәде. Ул  Рәми Гариповның “Сандугач таңы” шигырен сөйләде.

   Кунак ашы кара-каршы дигән мәкаль бар халыкта. Без дә буш бармадык. Рәзилә Котлыюлова үзе пешереп алып килгән ипиен,умарта балын,Мөхәммәтова Рәсимә үзе ясаган кымызын тапшырды. Аннан моң  агылды бу җирлеккә! “Рәйхан” клубы әгъзалары: Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре    Альбина Шәрипова,  Альфина Фатыйхова,Рәзиля Котлыюлова, композитор Ризида Мөхәммәтҗанова,Эльвина Харисова,Филзә Байтурина җырлары белән шатландырды,Кадрия Ходайгулова мандолинада уйнады.Харрасова Гамбәрия үзенең нәфис сүз остасы булуын күрсәтте. Рәйханлылар хоры клубнысың гимнын башкарды. Сөйләшә-сөйләшә тәмләп чәй эчтек. Көннең үткәне сизелми дә калды.Саубуллашып, кайтыр юлга чыктык...Халкы  бүгенге көндә дә үткәнен саклап килгән, эшчән, безгә бик тә таныш, җылы бер урын булып хәтердә калды  Мәләвез яклары...

 

  Рәсимә Гаделова

 Башкортостан Мөслимәләр берлегенең Кушнарен районы бүлеге җитәкчесе,”Рәйхан” клубы әгъзасы  

Рәйханлылар сәяхәте
Рәйханлылар сәяхәте
Рәйханлылар сәяхәте
Рәйханлылар сәяхәте
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас