Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
27 июнь 2022, 13:12

Хәерле сәгатьтә!

2019 елдан алып беренче тапкыр Башкортстаннан мөселманнар Хаҗга юл алды.

Духовное управление мусульман РБ | ДУМ РБ Хәерле сәгатьтә!
Хәерле сәгатьтә!Фото:Духовное управление мусульман РБ | ДУМ РБ

 

25 июньдә Башкортстан Республикасы мөселманнары диния нәзарәтеннән тәҗрибәле җитәкчеләр озатуында мөселманнар Сәгуд Гарәбстанына Хаҗ сәфәренә юлланды. Әлеге вакытта алар Мәдинә шәһәренә барып җиткән, Пәйгамбәребез с.г.с. исемендәге мәчет янындагы кунакханәгә тукталганнар. Мөселманнар өчен Пәйгамбәребез с.г.с. исемендәге мәчеттә, мөселманнар төзегән беренче Әль-Куба мәчетенә, Әл-Бакиның зиратына, Өхед тавына экскурсияләр оештырыла. 29 июньдә мөселманнар ихрам киеме киячәк һәм Мәккә шәһәренә хаҗ гамәлләрен үтәргә юлланачак.

Башкортстан Республикасы мөселманнары диния нәзарәтеннән Хаҗга 150 кеше китте. Икенче һәм өченче төркемнәр 27 һәм 29 июньдә очачак. Хаҗны дини нәзарәт тарафыннан рөхсәт бирелгән “Тюльпан Тревел” компаниясе оештыра.

Соңгы ике елда коронавирус пандемиясе аркасында Русия мөселманнары Хаҗга баралмады. Быел рөхсәт ителде .әмма бик аз күләмдә.

– Хаҗ квоталары ике тапкырга кимеде;

  • яшь буенча чикләүләр кертелде (65 яшькә кадәр);
  • Чик аша узганда прививка ясатуың турындагы сертификат һәм кире нәтиҗәле ПЦР тест кирәк;
  • Хаҗга баручының цифрлы паспорты булырга тиеш. Телефондагы приложение аша хаҗиның кайларда йөрүе һәм кемнәр белән аралашуы күренеп торачак.
Чыганак: Духовное управление мусульман РБ | ДУМ РБ

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: