Динебез – Ислам
19 июнь 2022, 10:49

Хаҗга бару ничә сум?

"Быел хаҗга бару ничә сумга төшә?" - дип сорый  Зөлфия ханым.

Хаҗга бару ничә сум?Хаҗга бару ничә сум?
Хаҗга бару ничә сум?

"Быел хаҗга бару ничә сумга төшә?" - дип сорый  Зөлфия ханым. Татарстанның “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми хаҗ-операторы шулай дип җавап биргән:

— Эконом вариант белән хаҗга бару быел 350 мең сумга төшә. Бу бәягә Мәскәүдән Дубайга кадәр самолет билеты, аннары 36 сәгать Мәккәгә автобуста барган юл чыгымы, 3 йолдызлы кунакханәдә яшәү, гид хезмәте кергән. Ашау, корбан чалу исәпкә алынмаган. Стандарт вариант белән хаҗга бару 450-480 мең сум тирәсе тора. Анысына Казаннан Җиддә шәһәренә кадәр самолет, 4 йолдызлы кунакханәдә яшәү, көненә ике тапкыр ашау, корбан чыгымы, гид хезмәте кергән. Бу очракта кунакханәләрдән мәчеткә махсус автобус йөртәчәк. Хаҗга 25 июньнән оча башлаячаклар. Сәфәр 21 көн дәвам итәчәк.

Чыганак: Ирек мәйданы Тулырак: https://matbugat.ru

 

foundtheworld.com

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас