Динебез – Ислам
16 июнь 2022, 09:01

Бөек Остаз биргән дәресләр

ИСЛАМ ДИНЕНДӘ АШАУ-ЭЧҮ ӘДӘПЛӘРЕ. Ни өчен Пәйгамбәребез с.г.с. уң кул белән генә ашарга кушты? Идәнгә төшеп киткән ризыкны яңадан алып ашарга ярыймы? Ризыкның бәрәкәте кайсы урында? Савыт читеннән ашарга ярыймы? Ни өчен ашагач кулны сөртергә ярамый? Бөтен сорауларга җаваплар монда.

alfagym.ru   Бөек Остаз биргән дәресләрalfagym.ru   Бөек Остаз биргән дәресләр
Бөек Остаз биргән дәресләр Фото:  alfagym.ru  

Кешелек дөньясына Бөек Остаз итеп җибәрелгән сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллааһу гәләйһи вә сәлләм тормышыбызның һәр өлкәсе өчен дәресләр биреп калдырды. Ашаганда-эчкәндә, йокларга ятканда һәм йокыдан торганда, өйгә һәрбер гамәлендә һәм эшендә үрнәк алырлык, аларны үзенә гадәт итеп кулланырлык киңәшләр динебездә ачык күрсәтелгән. Һәм аларның һәр кайсысы бәндәнең сау-сәламәт, бәхетле яшәве һәм мәңгелек сәгадәткә ирешүе өчен өлге булып тора.

Гәзитебезнең узган санында ашау-эчүгә кагылган кайбер Корьүән аятьләрен һәм хәдисләрне бирдек, бераз ашау-эчү әдәпләренә, тыюларга тукталдык. Бу тема бик мөһим, чөнки һәркайсыбыз көн саен ризык әзерли, ашый һәм эчә, Бөек Раббыбыз безне шулай яралткан.

Менә шушы гамәлебездә нинди хаталар бар, без нинди гамәлләребезне төзәтергә тиешбез? Бу хакта Аллаһның илчесе ундүрт гасыр элек үк бик ачык һәм аңлаешлы итеп әйтеп калдырды. Түбәндә шул хәдисләрне китерәбез.

Шайтанга өлеш калмасын

Җәбир радыйаллаһу гәнһү исемле сахабәдән килгән хәдистә шундый юллар бар. “Аллаһның илчесеннән шундый сүзләрне ишеттем: “Кайчан кем дә булса өенә кергәндә һәм ашый башлаганда Аллаһ исемен зикер итсә, шайтан үзенең ярдәмчеләренә: “Монда сезгә кунарга урын да, кичке аш та булмаячак”, - дияр. Әгәр инде бу бәндә өйгә кергәндә Аллаһ исемен онытса, шайтан: “Сезгә кунарга урын булды”, - ди. Әгәр дә ул ашар алдыннан Аллаһ исемен зикер кылмаса: “Сезгә кунарга урын да, ашарга кичке аш та булды”, - дип белдерә (Мөслим).

Хузәйфә (р.г.) исемле сахабәдән килгән хәдистә түбәндәге хәл бәян ителә: Аллаһның илчесе белән бергә булган чакта без беркайчан ул ашый башламыйча торып ризыкка үрелмәдек. Бервакыт без аның янында бергәләп ашарга утырдык. Шунда бер кыз артыннан куган шикелле ашыга-ашыга ризык янына килде һәм аларга үрелде. Әмма Аллаһның илчесе аның кулынан тотып туктатты. Аннан соң каяндыр нәкъ шулай ашыга-ашыга бер бәдәви килеп ризыкка үрелде. Шунда Рәсүлебез (с.г.с.) аны кулыннан тотып туктатты һәм шул сүзләрне әйтте: “Хакыйкатьтә, шайтан Аллаһ исеме әйтелмәгән һәр ризыкны үзенә хәләл дип саный. Һәм ул әлеге кызны монда китереп үзенә ризык алырга уйлады. Әмма мин аны кулыннан тотып туктаттым. Шуннан соң инде ул әлеге бәдәвине бирегә китереп үзенә ризык алырга теләде. Мин аны да туктаттым. Җаным Аның кулында булган Зат белән ант итәм, мин аларның кулларыннан тоткан чакта, шайтанның кулы минем кулда иде”. Аннары Пәйгамбәребез Аллаһ исемен әйтеп ашарга кереште. (Мөслим).

Умәййә (р.г.) исемле сахабәдән килгән хәдистә шул хәл бәян ителә. “Аллаһның илчесе белән бер табын артында ашап утырган бер кеше ашый башлаганда Аллаһның исемен әйтми. Соңгы кисәкне авызына капканда ул исенә төшереп: “Бисмилләәһи фии әүвәлиһи вә әәхыйриһи” (ягъни әүвәлендә һәм ахырында Аллаһ исеме белән диде). Моны күреп торган Аллаһ илчесе көлеп җибәрде һәм: “Шайтан ашый башлаганнан алып бу кеше белән бергә ашады. Ә инде ул Аллаһ исемен искә төшергәч, эчендә булган бөтен нәрсәсен косты”. (Әбу Давыт).

Гайшә анабыздан (р.г.) китерелгән хәдистә шундый юллар бар. “Бервакыт Аллаһның илчесе алты сахабәсе белән ашап утыра иде. Яннарына бер бәдәви килеп утырды да калган бөтен ризыкны тиз генә ашап куйды. Шунда Аллаһның илчесе: “Әгәр ул ашый башлаганда Аллаһ исемен әйткән булса, бу ризык барыгызга да җитәр иде”, - диде. (Тирмизи),

Уң кул белән ашау

Әбү Сәләмә улы Гомәр (р.г.) кечкенә чагында Пәйгамбәребез (с.г.с.) белән күп аралашкан. Бер хәдистә ул шулай сөйли: “Балачагымда Аллаһның илчесе тәрбиясендә булырга туры килде. Ашаган чакта ризыкның төрле ягыннан үрелгәнне күреп, ул миңа болай диде: “Әй улым! Аллаһ исеме белән ашый башла, уң кулың белән аша һәм ризыкның үзеңә иң якын булганына үрел”. (Бохари).

Сәләмә әль-әквәдән (р.г.) килгән хәдистә исә уң кул белән ашау хакында бик каты кисәтү бәян ителә.

“Бер кеше Аллаһның илчесе (с.г.с.) белән утырган чагында сул кулы белән ашый башлады. Һәм Пәйгамбәребез (с.г.с.) аңа: “Уң кулың белән аша”, - дип әмер итте. Бу бәндә исә: “Мин булдыра алмыйм”, - дип җаваплады. Шунда Аллаһның илчесе: “Һәм булдыра алмасаң да”, – дип кисәтте. Бу бәндә тәккәберләнеп Пәйгамбәребезнең кушканын үтәмәде һәм аннан соң беркайчан да уң кулын авызына китерә алмады. (Мөслим).

Савыт читеннән ашау

Пәйгамбәребез (с.г.с.) үзенең байтак хәдисләрендә ашаганда ризыкның үзеңә иң якын булган өлешенә үрелергә, савытның читеннән ашарга өйрәтте. Ибен Габбас  (р.г.) аша килгән хәдистә болай әйтелә. “Аллаһның Пәйгамбәре (с.г.с.) шулай искәртте: “Бәрәкәт ризыкның уртасына төшә, шуңа күрә аны уртасыннан түгел, ә читеннән ашый башлагыз”. (Әбу Давыт, Тирмизи).

Габдулла бин Бусрдан (р.г.) килгән хәдистә түбәндәге юллар бар. “...Ризыкны читеннән алып ашый башлагыз, уртасына тотынмагыз. Һәм шул вакытта ул сезнең өчен бәрәкәтле, шифалы булыр”. (Әбу Давыт).

Өч бармак белән

Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.с.) ашаган чакта уң кул белән, кулга алган кисәкләрне өч бармак белән тотып ашарга өйрәтте. Ибен Габбастан (р.г.) килгән бу хактагы хәдистә шулай әйтелә: “Аллаһның илчесе (с.г.с.) болай диде: “Сезнең берәрегез ашаганнан соң бармакларын сөртмәсен, я үзе яласын. Яисә кешедән ялатсын”. (Бохари, Мөслим). (Биредә хатыны, балалар мәгънәсендә килә).

Кәгб бин Малик бу хакта түбәндәге аңлатманы бирә: “Мин Аллаһның илчесенең өч бармак белән ашаганын һәм ашаганнан соң бармакларын ялаганын күрдем”. (Мөслим). (Биредә баш бармак, ишарә һәм урта бармаклар хакында сүз бара).

Җәбир (р.г.) исемле сахабә бу хакта шундый хәдисне риваять итә: “Аллаһның илчесе үзенең сахабәләренә ашап беткәч бармакларын яларга һәм савытны чистартып бетерергә кушты. “Хакыйкатьтә сез азыкның кайсы өлешендә бәрәкәт яшерелгәнен белмисез” (Мөслим).

Биредә ашап бетергәннән соң савытның эчендәге бөтен кечкенә кисәкләрне дә алып бетерү хакында бара. Мәсәлән, савытның эчен икмәк белән сөртеп ашарга мөмкин.

Төшкән кисәкне алу

Ашаган чакта төшеп киткән кисәкне алып ашау хакындагы хәдисләргә тукталыйк. Әнәс радыйаллаһу гәнһүдән килгән хәдистә шундый юллар бар. “Аллаһның илчесе (с.г.с.) болай кушты: “Әгәр кайсыгызның кулыннан ризык кисәге төшсә, аны алсын, чистартсын һәм ашасын, шайтанга өлеш калдырмасын”. Ризыкны сөртү хакында әйткәннән соң Ул шулай өстәде: “Хакыйкатьтә сез кайсы кисәктә бәрәкәт яшеренгәнен белмисез”. (Мөслим).

Икенче сахабә Җәбир радыйаллаһу гәнһү бу хакта Аллаһ илчесенең (с.г.с.) хәдисен китерә. Аларны сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. “Әгәр кемнең дә булса кулыннан ризык кисәге төшсә, аны алсын, чистартсын һәм ашасын, шайтанга өлеш калдырмасын. Бармакларын яламыйча торып, кульяулыгына сөртмәсен, чөнки хакыйкатьтә, ул ризыкның кайсы кисәгендә бәрәкәт яшеренгәнен белми”. Икенче хәдистә түбәндәгечә бәян ителә. “Хакыйкатьтә, сезнең һәркайсыгыз нинди генә гамәл кылса да аның янында шайтан сагалап тора. Әгәр ашаганда берәрегезнең ризык кисәге төшсә, аны алсын, тазаласын һәм ашасын, шайтанга калдырмасын. Һәм ашап бетергәннән соң бармакларын яласын, чөнки, чынлыкта, бәндә ризыкның кайсы өлешендә бәрәкәт яшеренгәнен белми. (Мөслим).

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

Читайте нас