Динебез – Ислам
9 июнь 2022, 07:17

Аллаһ биргән ризыкка шөкер итеп

Ризык әзерләргә җыенган хуҗабикә бу эшкә керешер алдыннан ният догасын укып, “Бисмилләәһиррахмәәниррахиим” дип тотынса, бу ризык аны ашаучылар өчен файдалы да, бәрәкәтле дә булачак. Пешерер алдыннан нинди дога укырга? Ашар алдыннан, ашап беткәч укый торган догалар. һөнки һәр нәрсәнең әдәбе булган кебек, ашау-эчүнең дә үз тәртибе, үз әдәбе бар.

go.mail.ru Аллаһ биргән ризыкка шөкер итепgo.mail.ru Аллаһ биргән ризыкка шөкер итеп
Аллаһ биргән ризыкка шөкер итепФото:go.mail.ru

Ризык әзерләргә җыенган хуҗабикә бу эшкә керешер алдыннан ният догасын укып, “Бисмилләәһиррахмәәниррахиим” дип тотынса, бу ризык аны ашаучылар өчен файдалы да, бәрәкәтле дә булачак. Пешергәндә: “Әй Раббым, бу ризык бәрәкәтле, шифалы булсын, аны ашаучыларга исәнлек-саулык бир, тулы иман бир! Үзеңнең сөекле колларың дәрәҗәсенә күтәр!” дип, шундый изге догалар һәм теләкләр, яхшы уйлар белән әзерләнгән ризык аны ашаучыларга сихәт бирәчәк. Әгәр инде күңелдә авыр уйлар, төшенкелек яисә кәефсезлек бар икән, бу вакытта ризык әзерләүне кичектереп торырга кирәк. Чөнки безнең уй-кәефләребез дә ризыкка тәэсир итә.

Чит илдән килгән бер иманлы хатынның ризык пешергәндә: “Шифа булсын, иман булсын, нур булсын”, - дигән сүзләрен ишеттем. Бу сүзләр күңелемә бик тә хуш килгәнен әйткәч, ул болай диде: “Догалар белән пешерелгән ризык шифалы була. Ашаган ризыгыбыз канга сеңә, аннары иманыбызны арттыра һәм гыйлем-гыйбадәт белән нурга әйләнә”. Бик тә фәһемле сүзләр! Димәк, дөрес әзерләнгән ризык тәнне сихәтләндерә, иманның артуына тәэсир итә.

Мөселман кеше ашаган чагында Аллаһу Тәгаләгә гыйбадәт кылу өчен көч туплау нияте белән ашарга тиеш.

Канәгать булу

Раббыбызга мең-мең шөкерләр булсын, җитмеш елдан артык безнең илебездә ачка, бер телем икмәккә тилмереп яшәүчеләр булмады. Ачлыктан шешенеп, урамда егылып үлүчеләрне хәер сорап йөрүчеләрне күрмәдек. Ел саен Җир шарында миллионлаган кешеләрнең ачтан үлүен уйлап, фикер йөртсәк, шөкерләребезне туктаусыз әйтерлек. (Бирегә, әлбәттә, эчкелеккә бирелеп, юлдан язып шундый көнгә төшүчеләрне кертмибез). Әмма безнең ил халкына әлегә кадәр булган тормышыбыз-көнкүрешебез өчен зарлану дөрес булмас иде.

Өстәлебезгә куелган ризыкның һәрберсе өчен шөкер кылып, канәгать ашау тиешле. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) тарафыннан Әбу Һурайра (р.г.) аркылы китерелгән хәдисне үзебезгә көндәлек кагыйдә итеп алсак иде.

Ул болай диде: “Пәйгамбәр (с.г.с.) беркайчан да ризыкка тел тидермәде. Нәрсәнедер ашарга теләсә, шуны ашады. Әгәр инде ризыкның берәрсе күңеленә хуш килмәсә, аны калдырды” (Бохари, Мөслим).

Кайбер тыюлар һәм искәртүләр

Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.с.) ашау-эчү вакытында була торган кайбер нәрсәләрдән тыйды, кайберәүләрен искәртеп үтте. Хәзер берничә хәдисне карап үтик. Ибен Гомәр (р.г.): “Аллаһның илчесе (с.г.с.) ике төрле өстәл артына утырудан тыйды. Аларның беренчесе – исерткеч эчемлек булган өстәл. Икенчесе – ашаганда корсакка ятып яисә терәлеп утырып ашау”. (Әбү Дауд).

Икенче хәдистә сүз һәм көмеш савытлардан ашарга ярамаганлыгы хакында бара. Хузәйфә (р.г.) аша шундый сүзләр әйтелә: “...Пәйгамбәр (с.г.с.) әйтте: “...алтын һәм көмеш савытлардан эчмәгез дә, ашамагыз да”. Чөнки, хакыйкатьтә, алар бу дөньяда имансызлар өчен, ә мәңгелек тормышта безнең өчен булачак”. (Бохари, Мөслим).

Ибен Габбастан (р.г.) китерелгән хәдистә шундый юллар бар: “Пәйгамбәр (с.г.с.) эчә торган савыт эченә тын алудан һәм өрүдән тыйды. (Тирмизи).

 

Ашый башлар алдыннан дога

Бисмилләәһиррахмәәниррахиим.

Аллааһүммә! Бәәрик ләнәә фииһи үә әтгыймнәә хайран минһү.

Аллааһүммә – Әй Аллаһым!

 Бәәрик  - бәрәкәтле кыл;

Ләнәә – безгә; фииһи  - моны  (бу ризыктагын); үә  - һәм; әтгыймнәә  - ашат безгә;  хайран – яхшырагын;  минһү - моңардан.

Әй Аллаһым! Безгә бу ризыкны бәрәкәтле кыл һәм аннан яхшырагын ашарга насыйп ит.

Ашап бетергәч дога

Бисмилләәһиррахмәәниррахиим.

Әлхәмдүлилләәһ. Әлхәмдүлилләәһ. Әлхәмдүлилләһилләзии әтъгәмәнәә үә сакаанәә үә җәгәләнәә минәл-мүслимиин.

Әлхәмдү – мактау-шөкер; Лилләәһи – Аллаһуга; әлләзии  - кайсы, шул (Аллаһуга); әтъгәмәнәә  - ашатты безне; үә – һәм;  сакаанәә – эчерде безне; үә җәгәләнәә – һәм кылды безне; минәл-мүслимиин - мөселманнардан.

Мактау-шөкерләр Аллаһуга булсын! Шул Аллаһуга, Ул безне ашатты, эчерде һәм мөселманнардан кылды.

 

Ашау һәм эчү әдәпләре

  1. Хәләл булган ризык һәм эчемлекне генә кулланырга.
  2. Ашар алдыннан һәм ашап бетергәч кулларны юарга.
  3. Беренче булып ашарга иң өлкән кеше керешә.
  4. “Бисмилләәһ” белән ашый башларга, тәмамлаганда “Әлхәмдүлилләәһ” дияргә.
  5. Ризыкка уң кул белән һәм үзеңә якынына үрелергә.
  6. Авызга сыярлык һәм чәйнәгәннән соң йотарлык кисәкләр кабарга.
  7. Авызда ризык булганда сөйләшмәскә.
  8. Бер кисәкне ашап бетермичә, икенчесен алмаска.
  9. Суыту өчен азыкка өрмәскә.
  10. Эчкән вакытта савыт эченә тын алмаска.
  11. Өстәл артында күңел кайтаргыч сүзләр сөйләмәскә.
  12. Ашаганда исраф кылмаска, ризыкны ашап бетәрлек кенә салып алырга.
  13. Тәлинкәдәге бөтен ризыкны ашап бетәргә.
  14. Җәмәгать белән ашаганда, әгәр алданрак ашап бетерсәң, башкалардан алда тормаска.
  15. Ашап бетергәч күмәкләп дога кылырга.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

Читайте нас