

Гомумән, Аллаһы Тәгалә тормыш дигәнен шулай төзегән, кешегә килгән һәр борчуның, афәтнең нигезендә ниндидер гыйбрәт, хикмәт ята. Кылган гөнаһларын онытып өлгергән кеше: "Бу афәтләр нигә миңа гына килә икән?" - дигән сораулар бирергә тотына. Кайчандыр, кайдадыр кылган гөнаһлы гамәлең чүп үләне орлыгы кебек, җир куенына урнашкан да, үз вакытын көтеп яткан. Чыннан да, кылган гөнаһыңның җәзасы кайчан һәм кайдан килеп чыгасын белмисең. Бу - Аллаһ куйган канун, моны беркем дә үзгәртә дә, моннан кача да алмый. Бер көнне мәчеткә бер ир кеше килде. "Эштә бер әхлаксыз хатын-кызны өстебездән җитәкче итеп куйдылар, - ди. - Тәрбиясез, сүгенә, тәмәке тарта... Бу хәлгә ничек түзәргә инде?"- ди. Мин: "Өегездә хәлләр ничек соң, абый?" - дип сорадым. Ул, бераз сәерсенеп: "Аллага шөкер, хатыным, балаларым бик әйбәт", - диде. Шуннан соң мин аңа бер китаптан укыган кыйссаны сөйләдем: "Бер бик хөрмәтле остаз яшәгән икән. Аны шәкертләре шулхәтле хөрмәт иткән, хәтта кулларында күтәреп йөртергә дә әзер булган. Ләкин остазның хатыны бик әдәпсез икән. Шәкертләр бу хәлне күреп бик борчылган. Хатынның иренә карата хөрмәтсезлеге әйләнә-тирәдәгеләргә бик тиз сизелә бит. Көннәрдән бер көнне алар, кыюлыкларын җыеп, бу хакта остазның үзенә сүз кузгатасы иткән: "Ий, остазыбыз, без сезне шулкадәр хөрмәт итәбез, ләкин сезнең хатыныгызга бик ачуыбыз килә. Ул бер дә кадерегезне белми бит. Әгәр башка бер хатынга өйләнсәгез, ул сезне өрмәгән җиргә дә утыртмас иде", - дигән. Остаз боларны тыңлап-тыңлап торган да: "Аллаһы Тәгалә һәркемгә тормышында кайсы да булса бер яктан сынау бирә, - дигән. - Кемдер саулык-сәламәтлеккә туймый, кемдер фәкыйрь булып, ачлы-туклы яши, ә кемнеңдер иманы зәгыйфь. Кемнеңдер хатыны, яисә ире, яки баласы борчый. Ә менә миңа Аллаһы Тәгалә бу сынауны хатынымнан биргән. Әгәр Аллаһыдан килгән шушы сынаудан баш тартсам, ул аны башка яктан бирер, дип куркам. Шуңа күрә мин сабыр итәм". Тормыш бар яктан да түгәрәк булалмый. Кемнеңдер җитәкчесе бик яхшы, ә өендә тынычлык юк. Яисә киресенчә. Әгәр бар да тигез икән, ул дөнья түгел, ә оҗмах булыр иде. Әгәр без бер яктан килгән җитешсезлеккә сабыр итсәк, Аллаһы Тәгалә, һичшиксез, нигъмәтне башка тарафтан бирәчәк. Тормышта юл куя белмәсәң, сиңа да куймыйлар . Һәм киресенчә, кайдадыр хаклы булсаң да, юл куясың икән, бер бик кирәк вакытта сиңа да юл куярлар. Бер гади генә мөселман гаиләсенә дин әһеле кунакка килгән. Гаилә башлыгы кунак белән табын корып утыра. Алар янәшәсендә бала-чагалары чабышып йөри. Ул балаларның әтиләренә шулкадәрле ихтирам һәм хөрмәт күрсәтүенә кунакның исе китә. Тегеләр әтиләренең күзенә генә карап тора икән. Шулвакыт кунак түзми: "Мондый тәрбияле балалар күргәнем юк иде, син аларны ничек шулай тәрбияли алдың?" - дип сорый. Әти кеше ничек җавап бирергә дә белмичә, уйлап торгач, әйтеп куя: "Ий, остазым, үзем дә бу хәлгә күптәннән гаҗәпләнәм. Ни сәбәпле мине балаларым шулкадәр ихтирам итәләр икән, дим. Мин аларның әниләре белән ничә ел бергә яшәп, аның миңа бер тапкыр да елмайганы булмады. Бәлки, шуңа сабыр иткәнем өчен, Аллаһы Тәгалә хөрмәтне балаларымнан биргәндер", - ди. Мине дөрес аңлагыз, моң-зар белән килгән бөтен кешегә: «Син үзең гаепле», - дип әйтүем түгел бу. Әгәр берәүне нахакка рәнҗетсәләр, без ярдәм итәргә тиеш. Сүз монда тормышыңның кадерен, рәхәтен күрә белмәү, рәхмәтсезлек турында бара. Бу бик зур бәла. Андый кеше иң элек үзенә зыян сала. Зарлана башласаң, бөтен кешедә дә проблема бар. "Зарлану - монафыйклык билгесе", - ди Коръәни Кәрим. Аллаһы Тәгалә кешегә зарланып йөрмәскә куша. Зар-моңыңны бары Аллаһы Тәгаләгә генә әйтеп, догада булырга кирәк, һәм сиңа ярдәм итә алырдай кешегә генә зарыңны ачарга ярый. Чынлыкта, без еш кына каршыбызда торган зиннәтле сарайларны күрмичә, янган хәрабәләрне генә күреп кайгырабыз. Шайтан дигән дошманыбыз бөтен кешене дә начар итеп күрсәтә белә, ләкин күзеңә кешедә булган кимчелек күренсә, аның яхшы якларын да күрә белергә кирәк. Югарыга карап фикер йөрт, түбәнгә карап шөкер ит, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Үзем кайвакыт спорт залына йөрим. Анда атнасына ике көн саулыкларын югалткан инвалидлар да килә. Аларның ничек итеп яшәргә тырышканын карап торасың да, кайвакыт оят булып китә. Янәшәмдә, 30 яшендә суга сикереп, умыртка баганасын сындырган бер егет шөгыльләнә. Бер көнне нәрсәгәдер бик куанган бу. Баксаң - күрәсең, аяк бармагын селкетә ала башлаган икән! Ә без иртән торабыз, - кулыбыз-аягыбыз исән. Балалар, әти-әни, дип йөгерешеп йөри... Шул куаныч түгелмени?! Шөкер итә белсәк иде, җәмәгать!
Чыганак: Мәдәни җомга.