Динебез – Ислам
3 июнь 2022, 04:17

Мәчетләр турында

“Кем өйдә тәһарәт алып, мәчеткә барса, шул ихрам киеп, хаҗга юл тоткан кешегә охшаган булыр”. Мәчетләр турында тагын нәрсәләр беләбез?

Islan.ru Мәчетләр турындаIslan.ru Мәчетләр турында
Мәчетләр турындаФото: Islan.ru

МӘЧЕТЛӘР ТУРЫНДА (Ибраһим ШАhИМӘРДАНОВТАН) “Кем өйдә тәһарәт алып, мәчеткә барса, шул ихрам киеп, хаҗга юл тоткан кешегә охшаган булыр”. “Җәмәгать белән укылган намаз, ялгыз укуга караганда, 27 мәртәбә яхшырак”. "Өйдән мәчеткә чыкканнан алып, кайтканчыга кадәр кеше намазда булып саналыр. " "Кеше мәчеттә булганда, фәрештәләр аның гөнаһлары кичерелсен һәм Аллаһ Үзенең рәхмәтен салсын дип, дога кылырлар." "Мәчет булмаган җир начарлык, әшәкелек, бозыклык, фәхишәлек белән тулыр." " Аллаһы Тәгалә әйтте: “Биек итеп корылуына һәм эчләрендә исеме искә алынуына Аллаһ рөхсәт биргән йортларда (бөтен мәчетләрдә) – әнә шунда иртән һәм төштән соң (иртә, өйлә, икенде, ахшам һәм ястү намазларын укып), Аны тәсбих итәләр” (ән-Нур сүрәсе, 36-37 аятьләр)." " Әгәр без тирә-юньдә тәртип, тынычлык, иминлек булуын теләсәк, иң элек аны мәчеттә булдырырга кирәк. Бөтен нәрсә мәчеткә бәйле." " Мәчетне җанландырган кеше 6 нигъмәткә ия була: 1) Аллаһы Тәгалә аның йортын җанландырыр. 2) Фәрештәләр аның белән булырлар. 3) Авырып китсә, фәрештәләр хәлен белергә дип аның янына килерләр. 4) Эшендә фәрештәләр ярдәм итәрләр. 5) Мәчет дога кылыр. 6) Иманына бай булыр." Йә Раббыбыз Аллаһ, барлык мәчетләрдә дә 5 вакыт намазга азан әйтелеп, мәчет 5 вакыт намазга халык белән тулсын. Мәчетләребездә дин дәресләре укытылып, Коръән-хафизлар,  галимнәр, дингә өндәүчеләр күбәеп, безгә халыкка хезмәт итәргә, җәмгыятебезгә файдалы кешеләр булырга насыйп ит. Әмин. Ибраһим Шаһимәрданов

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас