Динебез – Ислам
2 Июня 2022, 09:06

Равил Гайнетдин Кувейт илчесен «Әл-Фәхр» ордены белән бүләкләде

Русия мөселманнарының рухи лидеры мөфти шәех Равил Гайнетдин Мәскәү Җәмигъ мәчетендәге үз резиденциясендә Кувейт дәүләтенең Русия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Габделгазиз Әл-Адванины кабул итте.

moskva.bezformata.com Равил Гайнетдин Кувейт илчесен «Әл-Фәхр» ордены белән бүләкләдеmoskva.bezformata.com Равил Гайнетдин Кувейт илчесен «Әл-Фәхр» ордены белән бүләкләде
Равил Гайнетдин Кувейт илчесен «Әл-Фәхр» ордены белән бүләкләдеФото:moskva.bezformata.com

Русия Мөфтиләр Советы һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин Мәскәү Җәмигъ мәчетендәге үз резиденциясендә Кувейт дәүләтенең Русия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Габделгазиз Әл-Адванины кабул итте. Бу хакта Русия Мөфтиләр Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Русия мөселманнарының рухи лидеры билгеләп үткәнчә, инде күп еллар дәвамында, шул исәптән илче ярдәмендә, дини, мәдәни һәм хәйриячелек өлкәләрендә ике яклы элемтәләр үсеш кичерә, Кувейтның төрле дини оешмалары һәм дәүләт ведомстволары белән актив хезмәттәшлек җәелдерелә.

Әл-Адваниның Русиядәге илче сыйфатында 10 елга якын дәвам иткән эшчәнлеге дәверендәге казанышларын бәяләп, шулай ук аның дини ведомстволар һәм халыкара оешмалар белән партнерлык элемтәләрен киңәйткәне һәм ныгытканы, белем бирү, гуманитар, мәдәни-агарту проектларында катнашканы өчен, Равил Гайнетдин илчегә Русия мөселманнарының югары бүләген - «Әл-Фәхр» орденын тапшырды.

Чыганак: tatar-inform.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас