"Моны мин түгел, Аллаһы Тәгалә әйтә. Ул зәкят, фитыр, фидия – сәдакаларны кемнәргә бирергә кирәклеген әйткән. Моннан тыш, без карарга тиеш кешеләр бар. Әти-әни, әби-бабай, балалар, оныкларны кеше тәэмин итәргә тиеш. Расүлебез (с.г.в.): «Ата-ана, әби-бабай, ул-кызларыбызны, оныкларыбызны без карарга, ашатырга тиешбез», – ди. Мәсәлән, минем ашарыма бар, ә әниемдә юк икән, миңа – гөнаһ, Аллаһ сакласын», – диде ул «Гадел әңгәмә» тапшыруында. Бу хакта Татар-информ. Анага сәдака бирү – әниеңне мескен, дип атау, ди ул. «Сәдака кемгә бирелә? Мескенгә. Шуңа күрә: «Әни, мә сиңа сәдака», – дип әйтү «Әни – син мескен» дигән сүзне аңлата. Әнинең дәрәҗәсен төшерә. Минем сәдака бирерлек хәлем бар, ә әнием мескен икән, дөрес булмас. Шуңа күрә әнигә бүләк, күчтәнәч – бөтен нәрсәне бирергә кирәк. Ә менә абый-апалар, башка туганнарга барлык төр сәдаканы да бирергә ярый», – диде Рөстәм хәзрәт.
Чыганак: матбугат. Ру