

30 ел элек Салават шәһәренең “Ән-Нәби” мәчетен төзи башладылар. Ун ел дәвам иткән төзелеш 20 ел элек тәмамланып, мәчет тантаналы рәвештә ишекләрен ачты һәм республиканың күркенә әверелде.
Җәмигъ мәчете зур бер комплексны тәшкил итә: намазлар, никахлар укыла, сабыйларга исем кушыла, дини бәйрәмнәр, төрле очрашулар үткәрелә. Мөселманнар өчен ул алыштыргысыз дини йорт булып тора.
Үткән атнада “Ән-Нәби” мәчете үзенең тормышында һәм үсешендә тынгысыз хезмәт салган кешеләрне җыйды. Сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәләрендә эшләүчеләр, иҗтимагый оешма вәкилләре, дин әһелләре, шулай ук православие дине вәкилләре дә, матбугат хезмәткәрләре җыелды.
Мәчетнең юбилеен быел җәй көне билгеләү планлаштырылган. Болгар җирендә ата-бабаларыбызның ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан “Ән-Нәби”гә 1100 имам киләчәк.
Бүгенге көндә мәчеттә 70ләп кеше хезмәт итә. “Бертөрле үткән көн – минем өчен бушка үткән көн”, - ди Рәмил хәзрәт. Көн саен ниндидер яңалык, чара үткәрергә тырышалар. Әйтик, күптән түгел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышлап Салават шәһәрендәге психоневрологик диспансерда хәйрия акциясе үткән. Ураза бәйрәмен билгеләгәннәр, Пасхада да катнашканнар. Салават һәм Күмертау шәһәрләре епископы Николай Рәмил хәзрәтнең бөтен башлангычын хуплап каршы ала, бергәләшеп бер-берсенә ярдәм итеп, дин эшен алып баралар. Балалар йортларында, холык төзәтү колонияләрендә, дәвалау диспансерларында гыйбадәт бүлмәләре ачалар. Мәчеткә даими рәвештә балалар экскурсияләргә килә, Рәмил хәзрәтнең ярдәмчесе һәм киңәшчесе Мөхәммәд Әль Кыями аларга ислам дине тарихын сөйли, Коръән Кәрим белән таныштыра, Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен ничек үткәрүләре турында бәян итә. Балалар никах, исем кушу бүлмәләрен карыйлар.
Бүләкләнүчеләр арасында “Өмет” гәзите булуы да зур мәртәбә булды. Гәзиттә дин һәм “Ән-Нәби” мәчете турында дөнья күргән язмалар өчен Рәмил хәзрәт кулыннан истәлекле медаль алып кайттык.
Эльвира Әсәдуллина. Автор фотосурәтләре.