Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
4 Май 2022, 10:40

Бисмилләәһнең чиксез бәрәкәте

"Шул көннәрдә улым төш күргән. Анда нәнәсе: “Балам, һәм эшеңне “Бисмилләәһ” белән башла, - дип әйткән. Шул кәлимәнең мәгънәсен, аны әйтү һәркайсыбыз өчен никадәр зарур икәнен киңрәк аңлатсагыз бик файдалы булыр иде". Сәлам белән Фәһимә Гайнуллина, Әлшәй районы.

commons.wikimedia.org Бисмилләәһнең чиксез бәрәкәте
Бисмилләәһнең чиксез бәрәкәтеФото:commons.wikimedia.org

Бисмилләәһ – һәр хәерле эшнең башыдыр. Без дә аннан башлыйбыз. Бел, әй нәфсем! Шул мөбәрәк кәлимә Ислам билгесе булганы кебек, бөтен мәүҗудларның хәл телләре белән әйтеп торган зикередер.

“Бисмилләәһ” нинди бөек, төкәнмәс бер куәт, никадәр чиксез, бетмәс бер бәрәкәт булганын аңларга теләсәң, шул мисалда китерелгән хикәягә кара, тыңла. Шулай ки...

Бәдәви гарәп чүлләрендә сәяхәт иткән адәмгә кирәктер ки, сәяхәте вакытында бер кабилә рәисенең исемен алсын һәм аның сагы астына керсен. Һөҗүм итүчеләрнең зыяныннан котылып үзенең хаҗәтенә үти алсын. Югыйсә, ялгыз башы хәтсез дошманнары һәм чиксез мохтаҗлыгы белән бик мөшкел хәлгә тарыячактыр.

Менә шундый бер сәясәт өчен ике адәм сәхрәгә чыгып китәрләр. Аларның берсе түбәнчелекле иде. Түбәнчелекле адәм бер рәиснең исемен алды. Мәгъруры алмады. Алганы һәр җирдә иминлек белән гизде. Берәр дошманга очраса: “Мин фәлән рәиснең исеме белән сәяхәт итәмен”, - дияр. Дошман шунда ук юк булыр, бәйләнмәс. Берәр чатырга керсә, шул исем белән хөрмәткә лаек булыр. Икенче мәгъруры исә, бөтен сәяхәте дәвамында шундый бәлаләргә тарыр ки, сөйләп бетереп булмас. Даими тетрәр, даими теләнчелек итәр. Һәм хурлыкка, һәм түбәнлеккә төшәр.

Менә шулай, әй мәгърүр нәфсем! Син шул сәяхәтчесең. Бу дөнья исә бер чүл кебектер. Гаҗизлегең, фәкыйрьлегең чиксездер. Дошманнарың, хаҗәтләрең хисапсыздыр. Шулай булгач, шул сәхрәнең Мәңгелек Раббысы һәм Хикмәтле Идарәчесе исемен ал. Моның белән син бөтен каинәт теләнчелегеннән һәм бөтен хәлләр алдында тетрәнүдән котылырсың.

Әйе, бу кәлимә шундый мөбарәк бер хәзинәдер ки, синең чиксез гаҗизлегең  һәм фәкыйрьлегеңне Үзенең бөек кодрәтенә, рәхмәтенә юнәлтеп, Кадири Рахимнең каршысында гаҗизлекне, фәкыйрьлекне иң яхшы бер шәфәгатьчегә әйләндерер. Әйе, бу кәлимә белән хәрәкәт иткән шундый адәмгә охшар ки, бер армия солдаты булыр. Дәүләт исеменнән хәрәкәт итәр. Һичбер кемсәгә мохтаҗлыгы калмас. Канун исеменнән дәүләт исеменнән дияр, һәр эшне башкарыр. Һәм нәрсәгә каршы таяныр.

Югарыда әйтелгән иде: бөтен мәүҗудлар хәл-телләре белән “Бисмилләәһ” дияр. Шулаймы?

Әйе, әгәр күрсәң, бер адәм килер, бөтен шәһәр халкын мәҗбүри рәвештә бер урынга куып китерер, җәберләп эшләттерер. Әлбәттә, белерсең, ул бу кеше үз исеменнән, үз куәте белән хәрәкәт итми. Бәлки, бер солдаттыр. Дәүләт исеменнән хәрәкәт итәр. Бер патшаның куәтенә таяныр. Нәкъ шуның шикелле, һәр нәрсә җәнабе Хакның исеме белән хәрәкәт итәр ки: тузан бөртеге кадәр орлыклар, төшләр үзләренә зур бер агачны сыйдырыр, тау кебек йөкләрне күтәрер.

Димәк, һәрбер агач: “Бисмилләәһ”, - дияр. Рәхмәт хәзинәсенең җимешләреннән кулларын тутырыр, безгә тәкъдим итәр. Һәрбер бакча: “Бисмилләәһ”, - дияр. Кодрәт Чишмәсеннән бер казан булыр ки, төрле-төрле, ләззәтле ризыклар эчендә бергә пешерелер. Һәрбер сыер, дөя, сарык, кәҗә кебек мөбарәк хайваннар: “Бисмилләәһ”, - дияр. Рәхмәт Чыганагыннан бер сөт чишмәсе булыр. Безгә Раззәк исеменнән иң ләтыйф, иң назлы, тере су шикелле эчемлекне тәкъдим итәрләр. Һәрбер үлән, һәрбер агач һәм үсемлекләрнең ефәк кебек йомшак сосуд һәм тамырлары: “Бисмилләәһ”, - дияр. Каты булган таш һәм туфракны тишеп чыгар. Аллаһ исеме белән, Рахмән исеме белән, дияр, һәр нәрсә аңа буйсынып хәрәкәт итәр. Әйе, һавада ботакларның киңәеп, таралып үскәне һәм җимеш биргәне шикелле, ул каты таш һәм туфрактагы тамырларның бернинди каршылыксыз, җиңел рәвештә хәрәкәт итүе һәм җир астында җимеш бирүе...

Каты эсседә дә агачларның юка, йомшак яфракларының кипмичә, саргаймыйча яшел көенчә калуы...Һәрнәрсәне табигатькә тапшырган имансыз натуралистларны дәшмәскә мәҗбүр итә, сукыр күзләренә төртеп күрсәтә һәм әйтә ки, “Син таянган, какшамас дип санаган нәрсәләр дә, эсселек тә, бер хакимнең әмере астында хәрәкәт итәрләр, бер канунга буйсынырлар.

Ул ефәк кебек йомшак тамырлар, Муса гәләйһисссәләм таягы шикелле, Коръәндә әйтелгәнчә: “Үзеңнең таягың белән ташка сук” әмеренә буйсынып, ташларны ватар, һәм папирус кәгазе кебек нечкә, йомшак яфраклар Ибраһим гәләйһиссәләмне утка ташлаганда Аллаһы Тәгалә әйткән: “Әй, ут салкын бул, имин бул” аятен үз телләрендә укырлар һәм каты эсселеккә каршы кипмичә тора алырлар.

Димәк, һәр нәрсә мәгънәвияте белән “Бисмилләәһ”, - дияр. Аллаһ исеменнән безгә Аллаһның чиксез нигъмәтләрен китереп бирер. Без дә “Бисмилләәһ”, - дияргә тиешлебез. Аллаһ исеме белән бирергә, Аллаһ исеме белән алырга тиешлебез. Һәм Аллаһ исеме белән бирмәгән гафил инсаннардан алмаска тиешлебез.

Сорау: “Сатучы хөкемендә булган инсаннарга без әйбернең хакын түлибез. Ә бөтен нигъмәтләрнең Асыл Хуҗасы булган Аллаһ бездән нәрсә белән түләүне көтә соң?”

Җавап. Әйе, Хакыйкый Нигъмәт Бирүче бездән ул кыйммәтле нигъмәтләргә, малларга каршы өч төрле түләүне сорыйдыр. Берсе -  зикер. Икенчесе - шөкер. Өченчесе – фикер. Баштагы “Бисмилләәһ” – зикердер. Ахырдагы “Әлхәмдүлилләәһ” – шөкердер. Уртада шул кыйммәтле сәнгать җимешләре булган нигъмәтләрнең Мәңгелек Бер Аллаһның кодрәт-могҗизасы һәм рәхмәтле бүләге икәнлеген аңлау һәм уйлау – фикердер. Бер патшаның кыйммәтле бер бүләге сиңа китергән мескен бер адәмнең аягын үбеп, асыл Нигъмәт Бирүчене танымау ни дәрәҗәдә ахмаклык булса, күзгә күренгән нигъмәтләрне яратып мактап, хакыйкый Мөнгыймне оныту мең дәрәҗәдә ахмаклыктыр.

 Шулай булгач, әй нәфсем, Аллаһ исеме белән дияр, Аллаһ исеме белән башла, Аллаһ исеме белән эшлә.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: