Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
2 Май 2022, 09:55

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика халкын Ураза бәйрәме белән котлады

Ураза бәйрәме һәр йортка шатлык алып килсен!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика халкын Ураза бәйрәме белән котлады
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика халкын Ураза бәйрәме белән котлады

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика халкын Ураза бәйрәме белән котлады.

“Хөрмәтле Башкортстан Республикасы мөселманнары!

Сезне чын күңелдән изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме белән котлыйм!

Мөселман дөньясында иң мөһим һәм ихтирам ителгән бәйрәмнәрнең берсе булган бу бәйрәм дин тотучыларның рух көчен,  игелек һәм мәрхәмәтлек, җаваплылык һәм сабырлык идеалларын символлаштыра.

Мөселман руханилары Башкортстанның иҗтимагый тормышында мөһим роль уйный, конфессияара диалогны ныгытуга лаеклы өлеш кертә. Республика җитәкчелеге  хөрмәтле рухи лидерларыбыз сүзләренә һәрвакыт игътибар белән карый. Алар яшьләрне тәрбияләргә, социаль җитешсезлекләргә, экстремизм һәм терроризм идеологиясенә каршы торырга актив ярдәм итә.

Без халыклар дуслыгы,  конфессияләр бердәмлеге белән горурланабыз. Бергәләп яклауга һәм таянычка  мохтаҗ булганнарга ярдәм итәбез. Бөтен илебез белән  Донбассның тугандаш халкына иңебезне куйдык.

Ислам динен тотучыларның барысына да изге гамәлләр, мөһим башлангычларга ярдәм итүләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм! Ураза бәйрәме һәр йортка шатлык һәм үзара аңлашу алып килсен, йөрәкләребезгә җылылык китерсен!

Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм татулык телим!” диде Радий Фәрит улы.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: