Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
28 апрель 2022, 14:34

Рамазанның хикмәтле дәресләре

Рамазан ае — ахирәттә зур әҗер-савапларга ирешү өчен өммәтебезгә бирелгән бөек мөмкинлек.

Рамазанның хикмәтле дәресләре
Рамазанның хикмәтле дәресләре

Ашау-эчүдән, начар гамәлләрдән тыелып, нәфесен тәрбияләп мөселман кешесе хайвани сыйфатлардан арына, фәрештәләргә якыная. Кыска гына вакыт эчендә олы казанышка ирешеп, Кадер кичендәге гыйбадәте өчен мең айлык әҗер-савапны алып, адәм баласы үзенең мәңгелек тормышына олы запаслар әзерли.

Һәрбер әгъзага ураза тоттыру, ягъни әгъзаларны хәрам эшләрдән тыю, күзне, телне, колакны хәрамнан саклау, Коръән уку, тәсбих әйтү, тәүбәләр кылу, салаватлар әйтү, намазлар уку мәгънәви һәм рухи яктан олы тәрбия бирә, кешелек дөньясының рухи яктан яңа баскычка күтәрелүенә ярдәм итә.

         Тагын бер Рамазан тарихка китә. Киләселәрен күрергә язсын, бәйрәм мөбәрәк булсын!

Ике көннән, 2 нче майда, кешелек дөньясы тагын бер Рамазанны озатачак. Мөхәммәд салләллаһу гәләйһи вә сәлләм өммәтенә кыска гына вакытта олы савапларга һәм дәрәҗәләргә ирешү өчен бирелгән изге ай мәңгелеккә юл алачак. Кемнәр аны ураза тотып, Коръән укып, изге гамәлләр белән уздырган булса, кыямәт көнне кылган эшләре белән яңадан очрашып, чиксез сөенәчәк.

         Бу көндә Ураза аны тоткан кеше өчен шәфәгать кылачак, ягъни аңа ярдәм итү өчен тырышачак: “Йәә, Рабби! Бу бәндәң көндезләрен Синең ризалыгың өчен ураза тотты, үзенең нәфесен ашау-эчүдән, гөнаһлардан тыйды, аны ярлыка”,—диячәк.

         Икенче яктан төнлә укылган тәравих, тәһәҗҗүд намазлары, Коръән шаһитлык кылачак: “ Йә, Рабби! Бу бәндәң төннәрен йокламады, Синең Китабыңны укыды, аны ярлыка”,— диячәк.

         Изге айны ураза гыйбадәте, намазлар уку, Коръән уку, садака бирү, мохтаҗларга ярдәм итү кебек саваплы эшләр белән уздырган кешеләргә сөенечләр булсын! Аллаһу Тәгалә өммәтебезгә бүләк итеп биргән бәрәкәтле ай тәмамлана. Мәшәкатьләр бетәчәк, саваплар ахирәттә көтәчәк. Хакыйкый иманы булган, ягъни Аллаһу Тәгаләгә, ахирәт көненә чиксез инанган, аның кануннары буенча яшәргә омтылган мөселманның һәр изге гамәлен ике якта ике фәрештә тузан бөртеге кадәресен дә калдырмыйча язып бара. Тотылган уразалар, әйтелгән зикерләр һәм шөкерләр, изгелекләр һәммәсе җәннәткә күчә. Алар анда җәннәт бакчаларына, җәннәт сарайларына, анда алыначак бөек нигъмәтләргә әверелә. Башында акылы булган адәм баласы фани дөньяга алданмый, ә мәңгелек өчен фидакарьлек күрсәтә, нәкъ сөекле Пәйгамбәребез әйткән: “Дөнья — ахирәтнең игенлеге...” дигән хәдисне исеннән чыгармый.  Монда чәчелгән изге орлыклар, изге гамәлләр анда уңыш бирәчәк, мәңгелек сәгадәткә сәбәп булачак.

         Рамазан ае мөселманнар өчен олы саваплар китереп кенә калмый, бәлки нәфесне тәрбияләү, рухны ныгыту, әхлакны яхшырту өчен олы дәресләр бирә, ягъни чын-чыннан тәрбия мәктәбенә әверелә. Изге айны озатканда Рамазан ае биргән дәресләрне искә алып, үзебезнең иманны ныгытып, киләсе изге ай өчен ният куясы килә...

                                      Ризык кадерен беләбез

Рамазан аенда ураза тоту — Аллаһу Тәгалә мөселманнарга фарыз итеп тәгаенләгән биш гыйбадәтләрнең берсе. Иман китергәннән соң намаз уку, зәкят түләү, хаҗ кылу кебек гыйбадәтләр янында ул бәндәнең рухын тәрбияләү өчен дәрес һәм тәҗрибә мәйданы булып тора. Бөек Раббыбыз Җир шарын бер нигъмәт ашъяулыгы рәвешендә яраткан. Һәр урында үзенә хас булган ризык әзерләнә: бөртеклеләр, җиләк-җимеш, яшелчәләрнең һәр төбәккә, һәр табигый шартка тәгаенләнгәне үсә. Адәм балалары наданлык пәрдәсе астында калып бу нигъмәтләрнең кайдан һәм ничек килгәне хакында уйлап та карамый.

         Изге айда ураза тотканда бер стакан суның, бер кисәк икмәкнең кадере арта. Ач торганда бу ризыкларның никадәр кыйммәтле һәм адәм баласы суга, ризыкка никадәр мохтаҗ икәнлеге моңарчы булмаган дәрәҗәдә аңлашыла. Һәм ураза тотучы күңелендә үзен нигъмәтләр белән чорнап алган Раббысына чиксез шөкер хисләре уяна. Нигъмәтләр хуҗасы — Бөек Раббыбыз безнең ил халкын сиксән елга якын бәрәкәтле тормышта яшәтте. Илебездә бер телем икмәккә мохтаҗ хәлендә хәер сорашып йөрүчеләр булмады, күкләребез аяз, тыныч булды. Шул нигъмәтләр өчен хисапсыз шөкерләр Раббыбызга! Әлхәмдүлилләһ. Әлхәмдүлилләһи Раббильгәәләмиин. Бу шөкер догасын һәр хәлебездә, һәр халәтебездә әйтү һәммәбез өчен зарурдыр.

                            Җир галәме — олы мәчет

Изге Рамазан аенда бөтен Җир шары олы мәчеткә әйләнде. Мөэмин-мөселманнар Аллаһу  Тәгаләнең чиксез рәхим һәм шәфкатенә ураза гыйбадәте белән җавап бирде. Галәмнең һәр почмагында миллионлаган мәчетләр җанланды. Көндезләрен аларда Коръән Кәрим укылды, хәтемнәр кылынды, фарыз намазларга җыелучылар артты. Кичләрен исә ифтар мәҗлесләре үткәрелде, тәравих намазлары укылды.

         Тәүлек әйләнәсенә Җирнең һәр географик киңлеге аерым бер гыйбадәт белән нурланды. Кайда сәхәр ашалды, кайда ифтар кылынды, кайда өйлә, кайда икенде, кайда ахшам яисә ястү намазы укылды. Тәүлек әйләнәсенә бөтен галәм бер мәчетне хәтерләтте. Өстәвенә, ике ел буе тукталып торган гомрә хаҗы яңадан тергезелде. Меңнәрчә мөселманнар Рамазан аен изге Мәккә һәм Мәдинә шәһәрендә ураза тотып, гомрә хаҗларын үтәп уздырды. Олы дәрәҗәләргә иреште. Рамазанда Җир галәме олы бер гыйбадәт урынына әверелде, олы бер мәчетне хәтерләтте.

                            Кеше хәлен аңлата

Адәм балалары фани дөньяда төрле шартларда, төрле икътисади дәрәҗәдә яши. Бүгенге көндә Җирнең төрле ягында, бигрәк тә Африка илләрендә тамагы икмәккә туймаган халыклар күп. Рамазанда ураза тоту, күпмедер вакытка ашау-эчүдән тыелу әнә шундый кешеләрнең хәлен аңларга, үзеңдә булган нигъмәтләргә шөкер итәргә юл ача. Ураза тотмаган бай, хәлле кешеләр  әгәр шундый гыйбадәт сәбәпле ярлыларның хәлен аңламаса, аларның күңелендә зәкят бирү, садака бирү өчен ихлас ниятләр барлыкка килмәс иде.

Димәк, Рамазан ае безнең иҗтимагый тормышыбызга тәэсир итә. Ураза тотудан тәрбия алган мөселманнар тирә-юньдәге мохтаҗларга ярдәм кулы суза, аларның хәлен яхшырту өчен тырыша. Күңелләрдә шәфкатьлелек арта, бу исә башкаларга ярдәм итү юлы белән Аллаһу Тәгаләгә күбрәк шөкер кылырга ярдәм итә. Үзендә булган нигъмәтләрен башкалар белән бүлешү савапларга ирешергә мөмкинлек бирү белән беррәттән, башкаларның тормыш юлын яхшыртуга юл ача.

         Ураза — иң зур тәрбияче

Ураза тотуның хикмәтләреннән тагын берсе: ураза кешенең әхлагын яхшырта, күңелен тынычландыра, гөнаһлы эшләрдән ваз кичерттерә. Кеше ураза тоткан вакытта үзенең Аллаһу Тәгаләгә никадәр мохтаҗ икәнлеген аңлый, үзенең аннан башка никадәр көчсез, ярлы булуын төшенә. Рамазан аендагы ураза иң наданнарга, иң тискәре кешеләргә үзләренең зәгыйфьлеген күрсәтә. Ач торган бәндә ашамлыкларга гаять дәрәҗәдә бәйле булуын аңлый. Һәм Раббысының никадәр миһербан-шәфкать белән үзен тәрбия кылуын аңлап, Аңа шөкерлеген арттыра, әхлагын яхшырта.

Тамагы тук, матди яктан мохтаҗлык кичермәгән кеше гөнаһларга, нәфес теләкләренә бирешүчән була. Рамазанда алган тәрбия дәресләре рухны чыныктыра, гөнаһлардан тыелу өчен ишекләр ача, җанны сафландыра. Башка бер гыйбадәттә адәм баласына мондый нәтиҗәле дәресләрен бирә алмый. Ашау-эчүдән, нәфеснең теләкләреннән тыелып тору кыска гына вакыт эчендә олы нәтиҗәләр бирә. Ураза тоту— кешене тәрбияләү өчен иң яхшы, иң нәтиҗәле дәрес.

 

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

Фото: islam.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: