Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
28 апрель 2022, 14:17

Рамазан — Коръән ае

Коръән Кәримдә Рамазан ае хакында шундый юллар бар: “Рамазан ае, бу айда Коръән иңдерелде...”

Рамазан — Коръән ае
Рамазан — Коръән ае

Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.с.) Рамазан аенда Җәбраил гәләйһисәлләм белән Коръән Кәримне тулысынча укып чыга торган була. Аның үрнәгендә мөселманнар гасырлар буена бу сөннәтне дәвам итә, изге айда Аллаһның Китабын хәтем кыла — тулысынча укып чыга. Соңгы елларда безнең илебездә дә Коръәнне Рамазан аенда тулысынча укып чыгучылар күбәйде. Мәчет һәм мәдрәсәләрдә, өйләрдә кычкырып Коръән уку матур гадәткә әйләнде. Күп мөселманнар Коръән хәтеменә онлайн аша кушыла, укыган кешене тыңлап, үзе карап бара. Башкортстаныбыз районнарында тәравих намазы вакытында Коръәнне тулысынча укып чыгу күбәя бара. Бу эштә Урта Азиядән килгән хафизлар ярдәм итә.

Рамазан аенда бөтен Җир шары миллионнарча хафизларның Коръән укуы белән нурланды, бөтен галәм олы бер мәчетне хәтерләтте. Элек-электән олы галимнәр Рамазанда Коръәнне күп тапкырлар укып чыга торган була. Бу айда аның хәрефләренә саваплар күп тапкырлар арта, мөселманнар шул мөмкинлекне файдаланып калырга тырыша.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

Фото: phonoteka.org

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: