Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
25 апрель 2022, 11:40

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: Әнигә сәдака бирү – аны мескен дип атау ул

Кешенең ашарына бар, ә әнисендә юк икән, бу кешегә – гөнаһ, Аллаһ сакласын, ди хәзрәт.  

Гадел Әхмәтҗанов tatar-inform.ru
Фото:Гадел Әхмәтҗанов / tatar-inform.ru

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әниләргә сәдака бирү ана кешенең дәрәҗәсен төшерүен әйтте.

«Моны мин түгел, Аллаһы Тәгалә әйтә. Ул зәкят, фитыр, фидия – сәдакаларны кемнәргә бирергә кирәклеген әйткән. Моннан тыш, без карарга тиеш кешеләр бар. Әти-әни, әби-бабай, балалар, оныкларны кеше тәэмин итәргә тиеш. Расүлебез (с.г.в.): «Ата-ана, әби-бабай, ул-кызларыбызны, оныкларыбызны без карарга, ашатырга тиешбез», – ди. Мәсәлән, минем ашарыма бар, ә әниемдә юк икән, миңа – гөнаһ, Аллаһ сакласын», – диде ул «Гадел әңгәмә» тапшыруында.

Анага сәдака бирү – әниеңне мескен, дип атау, ди ул.  «Сәдака кемгә бирелә? Мескенгә. Шуңа күрә: «Әни, мә сиңа сәдака», – дип әйтү «Әни – син мескен» дигән сүзне аңлата. Әнинең дәрәҗәсен төшерә. Минем сәдака бирерлек хәлем бар, ә әнием мескен икән, дөрес булмас. Шуңа күрә әнигә бүләк, күчтәнәч – бөтен нәрсәне бирергә кирәк. Ә менә абый-апалар, башка туганнарга барлык төр сәдаканы да бирергә ярый», – диде Рөстәм хәзрәт.

Автор: Гадел Әхмәтҗанов. 

Чыганак: "Татар-информ"

Читайте нас: