Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
21 апрель 2022, 15:14

Дога – мөселманның калканы

Кайчакта: “Мәчеткә хәер салырга барган идем, бикле булды”, диючеләр бар. “Мәчеткә бит хәер салырга бармыйлар, мәчеткә дога кылырга баралар”, - димен. Үзегез өчен, дөньялар тыныч булсын дип, мәрхүмнәр рухына дога кылыгыз димен. Зүрнәйләр патшаларга тәүфыйк тели иде, сугышлар, фетнәләр булмасын дип дога кыла иде. 

Дога – мөселманның калканы
Дога – мөселманның калканы

Гәзитебездә “Мәчетле авыл – иманлы авыл” исемле рубрика ачып, авыллардагы мәчетләр тарихын, аларның эшчәнлеге турында язмалар бирә башлаган идек. Пандемия вакытында бу эшебез азрак тукталып торды. Борай якларына командировкага чыккач, бу якларның имам-ахуны Рифат хәзрәт Зариповка берәр авыл мәчете турында язарга теләгем барлыгын әйттем. Ул Иске Карагыш авылын тәкъдим итеп, имам-хатыйпларының бик диндар, ихлас кеше булуын әйтте.

Борай районының Кәшкәләү авыл биләмәсенә кергән Иске Карагыш авылы район үзәгеннән 38 чакрым ераклыкта урнашкан. Авыл мәчетенең имам-хатыйбы Мәснәви Вәрис улы Ситдиков белән авылга карый юнәлдек.

  • Авыл бәләкәйләнә инде, кеше бит хәзер авылда калу яклы түгел, - дип борчулары белән бүлеште Мәснәви Вәрис улы. Заманында бу авылда меңгә якын кеше яшәгән. Тарихка күз салсак, 1795 елда 22 ихатада 168 кешенең яшәгәне мәгълүм. 1865 елда инде 163 ихата булып, 909 кеше көн күргән. Авылда ике мәчет, тимерлек, 2 бакалея лавкасы булган.

Халык санын алу мәгълүматларына караганда, 1906 елда – 954, 1920 елда – 1343, 1939 елда – 872, 1959 елда – 806, 1989 елда – 396, 2022 елда 373 кеше исәпләнгән. Бүген инде 200дән чак кына артык.

  • Мин үзем шушы авылда туып-үстем, - дип гомер йомгагын сүтте имам. –Туган авылымны бик сагынам, бик яратам, атна саен, кайчагында көн аралаш та кайтып йөрим. 11 яшьтә әткәйдән калдык, алты баланы әнкәй ялгызы тәрбияләп үстерде. Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, армиядә хезмәт итеп кайттым. Колхозлар тарала башлагач, Себер якларына йөреп эшли башладым. Борайда йорт салдым, гаиләм белән район үзәгендә яшибез. Әмма кеше туган ягын зарыга. Әнкәй исән чакта кайт, балам, дип чакырды, пенсиягә чыккач кайтам дия идем. 89 яшендә якты дөньядан китте. Туган йортымны карап, бакчасына чәчеп, кайтып йөрибез.

Борынгылар юкка гына “Юл газабы – гүр газабы”, димәгәннәр. Юлның урыны-урыны белән уфтанмыйча үтәлми торган урыннары да бар.

  • Өч кешегә: дини гыйлем калдырган, изгелек эшләгән – юллар, күперләр салдырган, җимеш агачлары утырткан һәм иманлы балалар тәрбияләгәннәргә бу дөньядан киткәч тә туктаусыз дога барып торыр. Безне зурәниләр иманлы итеп тәрбияләгән, әлһәмдүлилләһ, - дип бәян итте Мәснәви абый. – Аллаһы Тәгалә үзе юлларны ача, урынын күрсәтә. Мәчет салу – бер эш, аны тота алу – икенче. Син салган мәчеткә кеше йөрерме? Авылдашлар мәчетне тергезүгә бик зур өлеш кертте, күп итеп акча бирүчеләр дә булды. Беркөнне килеп алар: “Мәчетең бикле тора бит” дисә? Мин шуңардан куркам.

Заманында ике мәчете булган авылга яңадан иман йортын кайтару хыялы белән янып-көеп йөри башлый Мәснәви абый. 2010 елда төзү эшенә керешәләр һәм 2013 елда яңа мәчеттә гает бәйрәмен үткәрәләр.

Мәснәви Вәрис улы белән сөйләшә-сөйләшә, Иске Карагышка барып та җиттек. Барып та җиттек диюем артында юлның төрле урыннары калды, аларны ничек үткәнебезне үзебез генә беләбез инде. Авылга килеп кергәч, Мәснәви Вәрис улы зират янында туктады.

  • Мин монда туктап дога кылмыйча үтеп киткәнем юк. Зират изге, зур урын ул. Кемгәдер оҗмах бакчасы, кемгәдер тәмуг чокыры. Зүрнәйләр зират яныннан үткәндә кычкырмагыз, йөгереп үтмәгез дип әйтә иде. Эченнән генә түгел, хәтта яныннан да түбәнчелек белән үтәргә кирәк...

Шуңадырмы, Мәснәви Вәрис улы зиратны төзекләндерү эшенә бик җитди карый. Авылларында “Хәзрәтләр зираты” да бар икән. Аны заманында бик матур итеп төзекләндереп куйган булганнар, әмма вакыт үтү белән ул таушалган. Иске кабер ташында нәрсә язылганын беләселәре килеп, укытып алганнар. Язуга караганда, монда һиҗри 1268 елда (1890 елда) 50 яшендә шәех Мөхәммәддин Шәрәфетдин улының вафат булуы язылган. Заманында күп шәкертләр җыеп гыйлем биргән, дәресләрен дикъкать белән биреп, Коръән Кәримне мәшкъ кылдырган бу олуг шәхесне соңгы юлга озатырга тирә-яктан 500ләп җигүле ат белән килгәннәр, дип сөйләгән борынгылар... Күренекле язучы Ризаэтдин Фәхретдин үзенең “Асар” китабында аның турында: “Бөтен галимнәргә дә үрнәкле кеше”, дип язып калдырган.

  • Тарихны онытырга ярамый, - ди Мәснәви Вәрис улы. – Тарихын белгән халыкның гына киләчәге бар... Зиратны язлы-көзле ике тапкыр өмә ясап җыештырып чыгабыз, әлһәмдүлилләһ, бәрәкәте бар.

Мәчет янына килеп туктадык. Безне мәчетне карап торучы Илнур Аллаяров каршы алды.

  • Мәчетнең мичен ягып, карап тора, җомга намазларына йөри, - дип таныштыра хәзрәт. – Мәчетебезнең ихатасы җәй көне чәчкәләргә күмелеп утыра, тормыш иптәшем Нәфисә Шакирхан кызы тәрбияли аларны. 11 төп алмагачыбыз, биш төп карлыган бар. Слива, груша, балан, юкә утырттык.
  • Мәчеткә кеше күп йөриме? – дип кызыксынам.
  • Төрлечә булалар. Ун кеше дә булып китәбез, биш-алты да була. Кешене нигә килмисең дип гаепләп булмый бит. Аллаһы Тәгалә “Бәкара” сүрәсенең 277 аятендә әйтә: “Син дәгъват ит, иманга китерүче Мин” ди. Кайберәүләр еллар буена: “Киләм, киләм”, - дип йөриләр, әмма юллары ачылмый. Аллаһы Тәгалә теләсә кемгә мәчетнең ишеген дә ачтырмый. Шул ук “Бәкара” сүрәсендә әйтә бит: “Мин аларның йөрәгенә мөһер суктым”, - ди. Кайчакта: “Мәчеткә хәер салырга барган идем, бикле булды”, диючеләр бар. “Мәчеткә бит хәер салырга бармыйлар, мәчеткә дога кылырга баралар”, - димен. Үзегез өчен, дөньялар тыныч булсын дип, мәрхүмнәр рухына дога кылыгыз димен. Зүрнәйләр патшаларга тәүфыйк тели иде, сугышлар, фетнәләр булмасын дип дога кыла иде. Хәер салып кына Аллаһы Тәгаләгә якынаеп булмый. Аллаһка якынаер өчен намаз укырга, дога кылырга кирәк.
  • Сез дингә кайчан килдегез?
  • Зур мәдрәсәләр тәмамламадым, минем иман кечкенәдән, гаиләдәге тәрбиядән киләдер. Зурнәйләр бик укымышлы кешеләр, төнге намазларын калдырмый иделәр. Бер уч башак өчен төрмәгә дә озатканнар вакытында, ул вакытта утырмаган кеше калмагандыр инде. Шул вакытларда да намазларын калдырмый ,”Йәсин” сүрәсе җиңеллек бирә дип, укыган, өшкергән. Үзем Борай мәчетендә үткәрелгән курсларга йөрдем, “Өмет” гәзитендә чыккан дин турындагы язмаларны җыеп, шуларны өйрәнеп, әлһәмдүлилләһ, намазга бастым. 1996 елда зурәнкәй “Аятел Көрси” бирде миңа. Телем дә әйләнәлми иде укырга. Әлһәмдүлилләһ, бүген Коръәннең күп сүрәләрен укыйм. Аллаһы Тәгалә нигъмәтләрен бу дөньяда барсына да бирә. Мөэминнәргә дә, мөэмин булмаганнарга да. Әмма ахирәттә мөэминнәргә генә бирәчәкмен дигән. “Мәлики йәүмиддин” – Аллаһы Тәгалә гаделлек белән хөкем итүче, Кыямәт көненең патшасы. “Иййәәкә нәгбүдү вә иййәәкә нәстәгиииин” – Сиңа гына гыйбадәт кылабыз, Синнән генә сорыйбыз” ди. “Иһдинәссыйрааталь – мүстәкыиийм”– Безне туры юлга күндер, туры юлдан гына алып бар, ди.

Бик зур рәхмәтемне район, авыл хакимияте җитәкчеләренә, имам-мөхтәсибебез Рифат хәзрәткә әйтәсем килә. Бөтен эшне дә бергәләп, киңәшләшеп башкарабыз.

Мәснәви Вәрис улы белән бу матур авылдан кире Борайга китәргә чыктык. Аның белән сөйләшүе шулкадәр күңелгә тынычлык бирә, авыл кешеләре үзләрендә шундый имам, бәрәкәт булуына сөенеп, гыйлем алырга йөрсеннәр иде. Аллаһы Тәгалә бу дөньяны безгә сынар өчен генә биргән бит...

                    Эльвира Әсәдуллина. Автор фотосурәтләре.

Дога – мөселманның калканы
Дога – мөселманның калканы
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: