Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
20 апрель 2022, 09:42

Тәүбә догасы

Бөек айның соңгы ун көнендә калган гөнаһларыбыз өчен гафу үтенү, күп тәүбәләр кылуны дәвам итәргә.

nur.tatar Тәүбә догасы
Тәүбә догасыФото:  nur.tatar

Бөек айның соңгы ун көнендә калган гөнаһларыбыз өчен гафу үтенү, күп тәүбәләр кылуны дәвам итәргә. “Әстагъфируллааһә вә әтүүбү иләйһи” догасын иртәле-кичле йөзәр кат, көн һәм төн дәвамында мөмкин кадәр күбрәк укырга кирәк. Һәм шулай ук кылган бөтен гөнаһларга тәүбә-истигъфар кылу тиешле. Гәзит укучылар соравы буенча “Тәүбә догасы” үрнәген бирәбез.

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әлхәмдүлилләәһи Раббиль гәәләмиин. Аллаһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһии вә сахбиһии вә бәәрик вә сәллим.

Йәә Рабби йәә Аллааһ! Йәә Рабби йәә Рахмәән! Йәә Хәййү йәә Каййүүм! Йәә Әрхәмәрраахимиин!

Әй чиксез мәрхәмәтле Раббым Аллааһу вә Сүбхәнәһү вә Тәгалә! Мин Синең бәндәңмен һәм колыңмын! Син мине юктан бар иттең, тәрбия кылдың, чиксез нигъмәтләр белән чорнап алдың. Дөньяга килгәннән алып әлеге көнгә кадәр миңа биргән барча нигъмәтләреңә хисапсыз шөкерләремне белдерәм. Әлхәмдүлилләһ. Әлхәмдүлилләһи Раббиль гәәләмиин”.

Син җирдә яшәүче кешеләрне һәм җеннәрне Үзеңә гыйбадәт кылу өчен яралттың. Синең барлыгыңа һәм берлегеңә чын күңелемнән инанып, иманымны яңартам. Синнән башка табыныр Зат юк, бөтен гыйбадәтләргә бары тик Син генә лаексың. Мүхәммәд саллләллааһу гәләйһи вәсәлләм Синең колың һәм динне өйрәтү өчен җибәрелгән илчең. “Әшһәдү ән ләәәә иләәһә илләллааһу вә әшһәдү әннә Мүхәммәдән гәбдүһү вә расүүлүһ” (3 тапкыр).

Әй гөнаһларны гафу итүче, шәфкатьле Раббым! Мин туганнан алып әлегә кадәр кылган бөтен гөнаһларым өчен чын күңелемнән үкенеп, Синең алдыңда тәүбә кылам. Минем белеп һәм белмичә, аңлап һәм аңламыйча, ачык һәм яшерен кылган бөтен гөнаһларымны Үзеңнең киң рәхмәтең белән кичер, гафу ит. Калебемне бөтен гөнаһлардан пакъларга, чистарынырга, Сиңа якынаерга, Үзең кушканнарны үтәп, тыйганнарыңнан тыелып яшәргә бөтен ярдәмнәреңне бир. Наданлыкта, Сиңа тиешле гыйбадәт кылмыйча яшәгән елларым өчен тирән үкенеп, Сиңа әйләнеп кайттым.

Әй гөнаһларны гафу итүче Аллааһ! Йәә Гафуур! Йәә Рахиим! Син Үзеңнең Коръән Кәримеңдә: “Кем үзенең гөнаһларына үкенеп, Аллаһка тәүбә-истигъфар кылса, Аллаһу Тәгаләне гафу итүче итеп табар”, — дигәнсең. Мин Үземнең бөтен начар уйларым һәм эшләрем, кылган гөнаһларым өчен тирән үкенгән хәлдә Синнән ялварып сорыймын: әлегә чаклы кылган гөнаһлы гамәлләремнең барчасын да кичер, гафу ит, аларны башкача кылмаска, Син кушканча гыйдабәт кылып яшәргә насыйп ит. Гомерем буе (тормыш иптәшем, балаларым …… белән) Сиңа шөкерләр кылып яшәү өчен җиңеллекләр бир. Ике дөнья бәхет-сәгадәтләренә ирешү өчен гыйлем-гыйбадәт, бәрәкәт ишекләреңне ач.

Әй Мәрхәмәтле Аллааһ! Җир шарындагы бөтен бәндәләреңә иманга килергә, тәүбәләр кылырга ярдәмнәреңне бир. Барча иманлы колларыңның бөтен гөнаһларын һәм кимчелекләрен гафу ит. Сөекле рәсүлебез Мүхәммәд салләллааһу гәләйһи вәсәлләм үрнәгендә яшәргә, Аның үрнәгендә тәрбияләнергә, Коръән һәм Сөннәт буенча гомер итәргә бөтен ярдәмнәреңне бир. Халыклар арасына дуслык бир. Илләребезгә тынычлык бир. Җир галәме халыкларына тәүфикъ һидәяте ишекләреңне ач. Әәмин!

Әстагъфируллааһәлләзии ләә иләәһә илләә Һүвәл-Хәййүль- Каййүүмү вә әтүүбү Иләйһи (3 тапкыр).

Әлхәмдүлиләәһи Раббиль гәәләмиин. Аллааһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһи вә сахбиһии вә бәәрик вә сәллим.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

Читайте нас: