Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
20 апрель 2022, 09:37

Сиксән өч елдан артык гыйбадәт савабы

Рамазан аеның соңгы ун көне башланды. Айларның солтаны булган шәрәфле айның бу көннәренең бер төнендә Кадер кичәсе була. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллааһу гәләйһи вә сәлләм үзенең хәдисләрендә аны бигрәк тә так санлы кичәләрдә эзләргә кушты. Бу төнне ничек үткәрергә?

tokaevo.ucoz.ru Сиксән өч елдан артык гыйбадәт савабы
Сиксән өч елдан артык гыйбадәт савабыФото:  tokaevo.ucoz.ru

Рамазан аеның соңгы ун көне башланды. Айларның солтаны булган шәрәфле айның бу көннәрендә мөселманнар тагын да ныграк ихласлык белән гыбадәт кылырга, мөмкин кадәр күбрәк изгелек эшләргә тырыша. Шул ун көннең бер төнендә Кадер кичәсе була. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллааһу гәләйһи вә сәлләм үзенең хәдисләрендә аны бигрәк тә так санлы кичәләрдә эзләргә кушты.

Елына бер тапкыр килгән бәрәкәтле ун көн  ахирәтебез өчеен мул әҗер-саваплар вәгъдә итә. Ә инде гыйбадәт белән уздырылган Кадер кичәсе мең ай буена туктаусыз гыйбадәт кылу савапларына ирешергә мөмкинлек ача. Бу сиксән өч ел да дүрт ай буена туктаусыз гыйбадәттә булу дигән сүз. Соңгы ун көнне мөмкин кадәр ихласлык белән күбрәк гыйбадәт кылу, Кадер киченең бәрәкәтенә ирешү насыйп булсын!

Ничек гыйбадәт кылырга?

Бу төнне алдан көтеп, ахшамга чаклы тәүбәләр кылып, ифтарны көтеп алырга. Хөрмә һәм су белән авыз ачкач, ахшамны укырга. Аннан соң ризыкланып алырга. Ашаганнан соң вакытны әрәм итмичә, гыйбадәткә керешергә.

Галимнәр фикеренчә, гыйбадәтнең бөтен төрләрен дә үтәү кичәне тулыландыра, һәр гыйбадәттән саваплар алырга ишек ача. Зикер һәм шөкерләр дә, тәүбә-истигъфар кылу, Коръән уку, тәравих намазын уку, тәһәҗҗүд намазын уку... Һәм, әлбәттә, күп догалар кылу, үзең һәм гаиләң ,якыннарың, әти-әниең һәм бөтен мөселманнар өчен.

Коръән Кәримнән “Ихлас”, “Кәфирун”, “Наср”, “Зәлзәлә” кебек зур саваплы сүрәләр, “Йәсин”, “Мөлек” кебек сүрәләр укырга мөмкин. “Аятел-Көрси” аеруча зур саваплар бирә, аны да күбрәк кабатларга мөмкин.

Һәм сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллааһу гәләйһи вә сәлләмнең хатыны Гайшә анабызга (радыйАллааһу гәнһә) өйрәтеп калдырган доганы күп кабатларга кирәк.

“Аллааһүммә! Иннәкә Гафувун, Түхиббуль-гафвә; фәгфү гәннии”.

Аллааһүммә – әй Аллааһым! Иннәкә – чынлыкта Син; Гафувун – Гафу Итүчесең;  түхиббуль-гафвә – гафу итүне сөясең; фәгфү гәннии – һәм мине гафу ит.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

Читайте нас: