Бисмилләәһиррахмәәниррахиим.
- Иннәәәә әнннзәлнәәһү фии ләйләтиль-кад(е)р.
- Вә мәә әдраакә мәә ләйләтүлькад(е)р.
- Ләйләтүлькадри хайруммин әлфи шәһр.
- Тәнәззәлүль-мәләәә-икәтү вә Ррууху фииһәә би-изни Раббиһим миңңңкүлли әмр.
- Сәләәмүн һийә хәттәә мәтоләгильфәҗ(е)р.
Бу тәҗвид хөкеме белән укылышы булды.
Сүзмә-сүз тәрҗемәсе.
Сүзмә-сүз тәрҗемәдә тәҗвид хөкеме сакланмый, һәр сүзнең аерым язылышы, мәгънәсе бирелә.
- Иннәәәә – чынлыкта, хакыйкатьтә; әнннзәлнәә – иңдердек; Һү – аны (Коръәнне); фии ләйләти – төннең эчендә; Кадр – Кадер кичәсе.
- Вәә – һәм; мәә – нәрсәне; әдраакә – аңлата сиңа; мәә – нәрсә соң ул; ләйләтүлькад(е)р – Кадер кичәсе.
- Ләйләтүлькадри - Кадер кичәсе; хайрун – хәерлерәк, яхшырак; мин әлфи шәһр – мең айдан; әлфи – мең; шәһр – ай.
- Тәнәззәлү – иңәрләр, төшәрләр; мәләәәә – икәтү – фәрештәләр; вә - һәм; ӘРрууху – Җәбраил фәрештә (гәләйһиссәләм). Фииһә – анда, ягъни Кадер кичендә; би – изни – рөхсәте белән; Раббиһим – Раббыларының; мин күлли әмр – бөтен төрле әмерләре буенча, ягъни күп төрле эшләр башкару өчен.
- Сәләәмүн – иминлек, тынычлык; һийә – ул (кичә); хәттәә – кадәр, чаклы; мәтоләгильфәҗр – таң атканчыга кадәр.
Мәгънәви тәрҗемәсе
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
- Һичшиксез, Без аны (мәңгелек могҗиза булган Коръән Кәримне) Кадер кичәсендә (Ләүхелмәхфүздән тулы килеш беренче кат күккә) иңдердек.
- Кадер кичәсенең нинди икәнен син каян белә аласың?
- Кадер кичәсе мең айдан хәерлерәк. (Шул сәбәпле, аңарда кылынган изге гамәл сиксән өч ел да дүрт ай буена бертуктаусыз кылынган гамәлгә тиң генә түгел, аннан да фазыйләтлерәк).
- Ул кичәдә, Раббыларының рөхсәте белән, фәрештәләр һәм Рух (Җәбраил гәләйһиссәләм) һәртөрле эш өчен иңәрләр.
- Таң атканчы (фәрештәләр очраткан һәр иманлы ир һәм хатынга сәлам биргәннәре өчен ул (кичә) иминлек (булыр).
Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.