Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
13 апрель 2022, 13:54

Әүлия каберләреннән ярдәм сорау нигә илтә?

Кайбер зур дин әһелләре үзләрен бимазалаучылардан саклану өчен үзләрен кайда күмгәнне кешеләргә белдермәскә васыять иткән. Чөнки кабергә табынучылар андагы кешенең җанын бимазалый, аның тынычлыгын боза.

isilgan.ru Әүлия каберләреннән ярдәм сорау нигә илтә?
Әүлия каберләреннән ярдәм сорау нигә илтә?Фото:isilgan.ru

Мөҗәвир хәзрәт, Ишан хәзрәт һәм башка әүлияләрнең, ягъни заманында нык динле булган, өшкереп кешеләрне савыктырган, кайбер карәмәтләре булган кешеләрнең каберләре бүген бик тә кызганыч хәлдә. Аларның каберләре яныннан үткәндә дога кылу шәригатьтә тыелмый. Әмма безнең дини гыйлеме булмаган халкыбыз вәкилләре бу урыннарга махсус барып гыйбадәт кылырга, алардан ярдәм сорарга өйрәнеп китте. Алар зират рәшәткәсенә төрле баулар, тасмалар бәйли, акча сала, хәтта кайберәүләр үзе белән кабер туфрагын алып китә. Шунлыктан кайбер каберләр өстенә бетон түшәргә мәҗбүр булдылар.

Кабер әһелләреннән ярдәм сораучылар никадәр зур золым кыла! Беренчедән, әгәр бу бәндә үзенең шул гөнаһына тәүбә кылмаса, Аллаһка иман китермәсә һәм шул хәлендә үлеп китсә, ул мәңгегә җәһәннәмгә китәчәк. Икенчедән, кабергә табынучылар андагы кешенең җанын бимазалый, аның тынычлыгын боза. Шунлыктан, кайбер зур дин әһелләре үзләрен бимазалаучылардан саклану өчен үзләрен кайда күмгәнне кешеләргә белдермәскә васыять иткән.

Менә шундый адашу, каберләргә табыну булмасын өчен сөекле пәйгамбәребез алдан кисәткән, каберләрне гыйбадәт урынына әйләндермәскә кушып берничә хәдис калдырган. Ахирәткә күчкән иман әһелләренең каберләренә барып без бары тик алар өчен дога кыла алабыз. Хәтта галәмнәргә рәхмәт итеп җибәрелгән иң бөек пәйгамбәр Мөхәммәд салләллааһу гәләйһи вә сәлләм каберенә барып та без аңа сәлам бирәбез һәм “Әссәләмү гәләйкә, йә Расүләллааһ”, ягъни “Сиңа сәлам булсын, әй Аллаһның илчесе!” дип мөрәҗәгать итәбез. Һәм даими Аңа (с.г.с.) салават әйтәбез. Салаватларыбыз белән Аллаһу Тәгаләдән Аның (с.г.с.) һәм гаилә әһелләренең, сахабләренең дәрәҗәсен күтәрүен сорыйбыз.

Каберләрнең мөшкел хәле, алардан ярдәм сораучыларның имансыз калуы хакында күптән инде кайбер хәзрәтләребез әйтеп килә. Әмма аларның сүзләре әлегә халкыбыз аңына барып җитә алмый. Гәзитебезне укучылардан бу хакта хатлар көтәбез.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

 

Читайте нас: