Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
13 апрель 2022, 13:36

Астрологлар дөрес сөйлиме?

Дөньяда барган төрле хәл-вакыйгаларны фаразлау, бигрәк тә соңгы вакытта Украина белән Русия арасында барган хәлне фаразлау астрологларның бигрәк тә табышлы “эшенә” әйләнде. Алар сугышның кайчан бетәчәге, илләр арасында нинди каршылыклар булачагы хакында телевидениедән, гәзитләр аша төрле хәбәрләрен җиткерә башлады. 

sunmag.me Астрологлар дөрес сөйлиме?
Астрологлар дөрес сөйлиме?Фото:sunmag.me

Дөньяда барган төрле хәл-вакыйгаларны фаразлау, бигрәк тә соңгы вакытта Украина белән Русия арасында барган хәлне фаразлау астрологларның бигрәк тә табышлы “эшенә” әйләнде. Алар сугышның кайчан бетәчәге, илләр арасында нинди каршылыклар булачагы хакында телевидениедән, гәзитләр аша төрле хәбәрләрен җиткерә башлады. Бу Ислам динендә катгый рәвештә тыелган эш. Астрологлар төрле хәл-вакыйгаларны йолдызлар тәэсире буенча була, шундый-шундый хәлләр булачак, дип алдан күрәзәлек итә, төрле уйдырмалар чыгара. Без, мөселманнар, җир өстендә булган бөтен хәлләрнең бары тик Аллаһу Тәгалә кушуы буенча булуына иман китерәбез. Миллионлаган галактикалар, планеталар Аның әмере буенча хәрәкәт итә, яңгырны яисә карны Ул яудыра, бөтен хәл һәм күренешләр Аның кушуы буенча барлыкка килә. Ана карынындагы сабый яралгысына дүрт ай да ун көн узгач, фәрештәләр Аның тәкъдирен яза. Бу бәндәнең күпме яшәячәге, күпме ризык ашыйсы, кайчан дөньядан китәчәге Аллаһның тәкъдире белән генә була.

Әгәр кем дә булса йолдызлар җирдәге нәрсәләргә тәэсир итә, шуның аркасында сугышлар туктала, яисә һәлакәт була дип фаразласа, бу кеше йолдызны Аллаһу Тәгаләгә тиңдәш итә һәм ширек кыла. Ә ширек кылучы иманын югалта.

Йолдызларның нинди вазыйфасы бар соң?

Аллаһу Тәгалә йолдызларны өч нәрсә өчен яралткан. Беренчесе: күкләрне бизәү һәм зиннәтләү өчен. “Мөлек” сүрәсенең 5 нче аятендә бөек Раббыбыз болай ди: “Тәхкыйк, дөнья күген Без яктыртучы йолдызлар белән зиннәтләдек”. Икенчесе: шайтаннарга ату өчен. Еш кына күктән йолдызлар атылганны күрәбез. Кайберәүләр шулчакта: “Теләгеңне теләп кал”, - дип киңәш бирә. Ә чынлыкта исә бу вакытта күктән хәбәр алырга менгән шайтаннар йолдызлар белән куыла икән. Бу хакта шул ук “Мөлек” сүрәсендә “Без ул йолдызларны шайтаннарга атар өчен яралттык”, - диелә. Йолдызларның өченче вазыйфасы – кешеләргә сәфәрдә адашмыйча йөрер өчен. Бу хакта Аллаһу Тәгалә “Нәхел” сүрәсенең 16 нчы аятендә болай дип белдерә.

“Дәхи юлларны белергә галәмәтләр бар иттек (таулар, чокырлар, агачлар, чишмәләр кебек) һәм кораблар белән диңгездә йөргәндә барачак тарафларын йолдызларга карап табарлар”.

Шул өч максаттан башка нәрсәгә йолдызларның бернинди катнашы, вазыйфасы юк. Кемнәр йодызнамәләргә, астрологларга ышанып, аларның тәэсире бар, дип инанса, әгәр бу эшенә тәүбә итеп иманын яңартмаса, ахирәттә җәһәннәмгә озатылачак һәм аннан мәңге чыга алмаячак.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

 

Читайте нас: