Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
5 апрель 2022, 13:02

Экскурсиягә рәхим итегез

Уфалыларны һәм республика кунакларын изге Рамазан аена багышланган экскурсиягә чакыралар.

Экскурсиягә рәхим итегез
Экскурсиягә рәхим итегез

 

Ай буена һәр сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә ике катлы автобуслар кунакларны Уфа мәчетләре буйлап экскурсияләрдә йөртәчәк. Аларны Русия ислам университеты укытучылары озатып йөриячәк һәм Уфа шәһәрендәге ислам дине үсеше турында сөйләячәкләр, мөселман диненең кызыклы һәм уникаль фактлары белән уртаклашачаклар. Экскурсия ахырында кунакларны “Эврен” кафесына ифтарга чакыралар. Намаз укучылар якындагы мәчеттә тәравих намазына куышла алачак.

Экскурсия кичке 19.00 сәгатьә башлана. Автобус “Гостиный двор” сәүдә комплексы яныннан «Terra Bashkiria» мәйданыннан кузгала. Экскурсиягә язылу өчен 8 996 582 86 27 номерына Светланага шалтыратырга кирәк. Яисә www.bus102.com сайтында язылырга мөмкин.

Белешмә.

Автобуста 59 утыра торган урын. Икенче каттагы ачык палубада 29 кеше утыра ала. 14 кеше ябылган өлешендә барала. Автобусның беренче катында инвалид коляскасы өчен урын бар.

bestmaps.ru

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: