Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
1 апрель 2022, 20:38

Ураза вакытында диабет чирлеләргә ифтарда нәрсә ашарга?

Хәер, мондый җитди чир белән ураза тоту кирәкме икән соң?

inews.co.uk
Фото:inews.co.uk

Һиндстанда яшәүче табиб-эндокринолог К.Д. Моди Рамазан аенда шикәр диабеты белән авыручыларга ураза тотканда ничек тукланырга икәнлеген сөйләп бирде.

Барыбыз да беләбез, 2 апрельдә ураза башлана. Ул 30 көн дәвам итә. Ураза тотучы мөселманнар кояш баеганчы бер тәгам ризык капмаска  тиеш. Бу кагыйдәне үтәү шикәр чирлеләргә аеруча кыенга төшә. Моди фикеренчә,  кандагы шикәр дәрәҗәсе куркыныч күрсәткесләргә кадәр күтәрелмәсен өчен, махсус диета тотарга кирәк.

“Ифтар (кичен авыз ачу) вакытында “дөрес” ризык ашау мөһим”, –  ди белгеч.

Кичке аш порциясе бик зур булмаска, шул ук вакытта ул туклыклы һәм сәламәт булырга тиеш. Аңа яшелчә-җимешләр, кузаклы культуралар һәм эремчек кертү зарур. Татлы, майда кыздырылган ризыклар ашарга, җимеш сутлары, төргәкләрдәге әзер эчемлекләр эчү киңәш ителми.

“Ураза вакытында шикәр диабеты белән авыручыларга кандагы шикәр дәрәҗәсен даими тикшереп торырга киңәш ителә һәм кеше үзенең халәтендә нинди дә булса шик тойса, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк”, – ди Моди.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: