Динебез – Ислам
30 март 2022, 08:00

Хатын-кызлар арасында “Халисә” III Русиякүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2022 елның 30 апреленә кадәр кабул ителә. 

Хатын-кызлар арасында “Халисә” III Русиякүләм Коръән укучылар бәйгесе узачакХатын-кызлар арасында “Халисә” III Русиякүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак
Хатын-кызлар арасында “Халисә” III Русиякүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак

15 майда Татарстанда Ютазы районы Урыссу бистәсендә хатын-кызлар арасында “Халисә” III Русиякүләм Коръән укучылар бәйгесе үткәреләчәк.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, конкурс Татарстан мөфтияте, Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казыяте, Ютазы районы хакимияте һәм Мәрданшиннар гаиләсе ярдәме белән Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында оештырыла.

Әлеге бәйге мөслимәләр арасында Коръән буенча белем дәрәҗәсен күтәрү һәм Изге Китапны яттан өйрәнүгә омтылышны үстерү, шулай ук иң сәләтле Коръән укучыларны билгеләү максатыннан уздырыла.

Бәйгедә катнашучылар үз осталыкларын ике номинациядә күрсәтәчәк:

“Коръәннең 3 җүзен (28, 29, 30) яттан белү”;

– “Коръәннең 6 җүзен (25, 26, 27, 28, 29, 30) яттан белү”..

Бәйгедә Россия мөселман хатын-кызлары катнаша ала, яшь буенча чикләүләр юк. Аларның һәркайсы бары бер генә номинациядә катнаша ала. 

Җиңүчеләр һәм призерлар акчалата һәм истәлекле бүләкләр билеләчәк.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2022 елның 30 апреленә кадәр кабул ителә. 

Чыганак: idel-tat.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас