

Сәхәрдә
Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанирраҗиим. Бисмилләәһиррахмәәниррахиим. Әлхәмдүлилләәһ. Әлхәмдүлилләәһи Раббильгәәләмиин.
Әллааһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһии вә сахбиһии вә бәәрик вә сәллим.
Йәә Рабии ! Йәә Аллааһ! Синең ризалыгың өчен рамазан аеның шул көнендә сәхәрдән алып ахшамга чаклы фарыз уразаны тотарга ниятлим. Уразамны җиңеллек белән тотарга, кушкан гыйбадәтләреңне ихласлык белән үтәргә һәм тулы савапларына ирешергә насыйп ит!
Авыз ачканда
Әлхәмдүлилләәһ. Әлхәмдүлилләәһи Раббильгәәләмиин.
Әллааһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһии вә сахбиһии вә бәәрик вә сәллим.
Йәә Рабии ! Йәә Аллааһ! Синең ризалыгың өчен рамазан аеның шул көнендә уразамны тоттым, Синң ризыгың белән авызымны ачам, тоткан уразамны, кылган гыйбадәтләремне кабул әйлә, әүвәлге һәм ахыргы бөтен гөнаһларымны гафу ит.
Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.