Динебез – Ислам
29 март 2022, 08:02

Уразага 4 көн калды. Ничек ният кылырга?

Рамазан аенда ураза тоту өчен башта күңел белән ниятне кылабыз.

islam.ru Уразага 4 көн калды. Ничек ният кылырга?islam.ru Уразага 4 көн калды. Ничек ният кылырга?
Уразага 4 көн калды. Ничек ният кылырга?Фото:islam.ru

Рамазан аенда ураза тоту өчен башта күңел белән ниятне кылабыз. Тулы ай өчен ниятне кылырга яисә һәр көнне кичтән уразаны тотарга ниятләргә була. Әгәр инде кичтән яисә иртән ният кылынмаса, төшкә кадәр ниятне кылырга мөмкин.

Яхшырагы, әлбәттә, тулы ай буена тоту өчен күңелдән ниятләп кую. Аннары сәхәрдә догасын укырга була. Гарәпчә ният догасы болай әйтелә:

Нәүәйтү ән әсууму саумә рамадаана мин-әлфәҗри иләл мәгъриби. Халисан Лилләәһи Тәгәәләә.

Нәүәйтү – ният кылдым; ән әсууму – ураза тотарга; саумә рамадаана – рамазан уразасын; мин-әлфәҗри – таңнан алып; иләл мәгъриби – кояш баеганчыга кадәр; Халисан Лилләәһи Тәгәәләә – бары тик Аллаһу Тәгалә ризалыгы өчен.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

Читайте нас