Динебез – Ислам
21 Марта 2022, 07:23

Нинди дога яхшырак?

Рамазан аенда галимнәр түбәндәге зикер һәм догаларны даими, күп итеп кабатларга тәкъдим итә.

Рамазан аенда галимнәр түбәндәге зикер һәм догаларны даими, күп итеп кабатларга тәкъдим итә. Аларның беренчесе:

“Ләәәә иләәһә илләллааһ”

Ләәә — юк; иләәһә — иләһ, табына торган зат; илләллааһ —Аллаһтан башка.

Аллаһтан башка табыныр иләһ юк.

         Бу — иң бөек зикер, иман кәлимәсе, җәннәт ачкычы. Рамазанда аны күп кабатлау зур савапларга ирештерә.

                   Икенчесе:

“Әстәгъфируллааһә вә әтүүбү иләйһи”

Әстагъфируллаһә — Аллаһның гафу итүен сорыйм; вә —һәм; әтүүбү — тәүбә кылам; Иләйһи—аңа.

Аллаһның гафу итүен сорыйм һәм аның алдында тәүбә кылам.

         Бу тәүбә -истигъфар догасын уку гөнаһлардан арынырга ярдәм итә, Аллаһка якынайта, тормышка бәрәкәт китерә.

         Өченчесе:

“Аллааһүммә  иннии әсь-әлүкәльҗәннәтә вә әгүүзү бикә минәннәәр”.

Аллааһүммә —әй Аллаһым! Иннии — чынлыкта мин; әсь-әлүкә — сорыйм Синнән; әл- җәннәтә — җәннәтеңне; вә әгүүзү —һәм сыенамын; Бикә — Сиңа; минәннәәр — ут газабыннан.

         Әй Аллаһым! Мин Синнән җәннәтеңне  сорыймын, ут газабыннан Сиңа сыенамын.

Рамазан — уттан котылу, җәннәткә керү өчен запаслар әзерләү ае. Шуңа да бу догаларны күбрәк укырга тәкъдим ителә.

Хәдисләрдә ни әйтелә?

“Рамазан ае кергәч җәннәт ишекләре ачыла, җәһәннәм ишекләре ябыла, шайтаннар чылбыр белән бәйләп куела”. (Бохари, Мөслим).

Әбү Һурайра (радыйаллааһу гәнһү) аша килгән хәдистә болай диелә. Аллаһның илчесе Мөхәммәд салләллааһу гәләйһи вә сәлләм әйтте:

“Аллаһу Тәгалә әйтте: “ Адәм баласының һәр кылган гамәле үзе өчен, уразадан башка, хакыйкатьтә ураза — минем өчен һәм мин аңа әҗерне үзем бирермен”.

“Ураза — калкан, кайчан сезнең берәрегез уразага керсә, әдәпсез эшләрдән, бәхәскә керүдән тыелсын. Әгәр кем дә булса аны орышса яисә ачуланса аңа: “Мин уразадамын!”—дип җавап бирсен.

Җаным аның кулында булган Зат белән ант итеп әйтәмен, ураза тотучының авызыннан килгән ис Аллаһ өчен хушбуйга караганда сөеклерәк. Ураза тотучы ике сөенеч кичерә: берсе — авыз ачканда, ә икенчесе — Раббысы белән очрашканда. Анда ул үзенең ураза тотканы өчен сөенәчәк”. (Бохари, Мөслим).

Әбү Һурайрадан (р.г.) килгән икенче хәдистә сөекле Пәйгамбәребез (с.г.с.) болай диде: “Кем алдашудан һәм ялган белән эш итүдән туктамаса, аның ашау-эчүдән тыелып торуының хаҗәте юк”. (Бохари, Әбү Давыт, Тирмизи).

“Аллаһның әҗер-савапларын өмет итеп Рамазанның төннәрен гыйбадәт белән җанландыручының элекке гөнаһлары ярлыканыр”. (Бохари).

“Җәннәттә Раййан исмле ишек бар. Кыямәт көнне аннан ураза тотучылар гына керә алачак, башкалар анда керә алмас”. (Бохари).

“Рамазанның бәрәкәтен аңлап, Аллаһның әҗер-савапларын өмет итеп бу айда ураза тотучының бөтен элекке гөнаһлары гафу ителер”. (Бохари, Мөслим).

Фото: islam.ru

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас