Динебез – Ислам
21 март 2022, 07:16

Кемнәр өчен фарыз?

Рамазан аенда үзен мөселман дип санаган кеше, балигъ булган һәр кеше 29 яисә 30 көн уразаны тотарга тиеш.

Кемнәр өчен фарыз?Кемнәр өчен фарыз?
Кемнәр өчен фарыз?

Бу гамәлне үтәүнең бик мөһим икәнлеген аңлату өчен шул да җитә: әгәр берәү сау-сәламәт булган килеш, бер сәбәпсез уразаны калдыра икән, калдырган көне өчен 60 көн рәттән ураза тотарга бурычлы. Шулай эшләгәндә генә, аның өстеннән бурычы төшә.  Бу — кәффарат кылу дип атала.

         Бүген без сау-сәламәт булган күп мөселманнарага: “Ураза тотасызмы?”—дип мөрәҗәгать итсәк, “Мин эшкә йөрим”, “Берәр өч көн тотып карарга ниятлим”, “Фәләнчә сәгать ач тора алмыйм”.... кебек аклану, кире кагу сүзләрен ишетергә туры килә. Заманыбызның күренекле табиблары, фән галимнәре мөселманнар тоткан уразаның кеше организмы өчен биниһая файдалы булуын, сәламәтлекне яхшыртуын, яшәртүен раслады. Туксанышар яшьләренә җиткән, гомер буе ураза калдырмаган әби-бабайларыбызның зирәк зиһенле, аек акыллы булуына кемнәр генә сокланмас икән?!.

         Ураза тоту, Коръән уку, намаз уку мөселманнарның олы яшьтә дә тулы канлы тормыш алып баруына сәбәпче түгелмени?!.

Коръәндә ни боерыла?

183 нче аять. “И, иман китергән бәндәләр! Сездән алда килеп-киткәннәргә фарыз ителгән кебек, ураза тоту сезгә дә фарыз кылынды. Бәлки сез (бу фарызларны үтәп) котылу юлына басарсыз.

184 нче аять. Ураза санаулы көннәрдә генә тотылыр. Берәрегез авыру булса яки сәфәрдә йөрсә (ураза тотмас), тотылмаган көннәре өчен (каза) ураза тотар. (Картлык зәгыйфьлегендәге кеше яки сәламәтләнеренә өмет кылмаган чирле кеше ураза тотмас).  Ураза тотарга көче җитмәгәннәр бер фәкыйрьне бер көн туйдырырлык фидия бирергә тиеш. Шулар өстенә кеше үз ихтыяры белән хәер-садака бирсә, үзе өчен бик тә хәерле булыр. Белеп торыгыз, ураза тоту сезнең өчен тагын да хәерлерәк.

185 нче аять. Рамазан ае кешеләргә туры юлны күрсәтүче, ялганнан хакыйкатьне аера торган дәлилләр белән Корьән иңдерелә башлаган айдыр. Шуңа күрә, шушы айга килеп ирешкәннәр ураза тотсын. Авыру булганнар яки сәфәрдәгеләр (тотылмаган көннәре хисабына) башка көннәрне ураза тотар. Аллаһ сезгә җиңеллек тели, кыенлык теләми. Санаулы (ураза) көннәрне тәмам итеп, сезгә тугры юл күрсәткәне өчен, Аллаһны олылагыз, шөкер итегез”.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

Фото: islam.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас