Динебез – Ислам
21 март 2022, 07:03

Аллаһның бүләге — шәрәфле Рамазан

Елның иң шәрәфле, бәрәкәтле ае Рамазан башланырга санаулы көннәр калды.

Аллаһның бүләге — шәрәфле РамазанАллаһның бүләге — шәрәфле Рамазан
Аллаһның бүләге — шәрәфле Рамазан

Җир шарындагы мөселманнар аны түземсезләнеп көтә, догалар кылып бу айны бәрәкәтле итеп үткәрергә, гыйбадәтләрне тиешенчә кылырга Аллааһу Тәгаләдән ярдәмнәр сорый. Рамазанга әзерлекне күпләр берничә ай элек башлады. Бүген изге ай турында искә төшереп, аның әһәмияте хакында сөйләргә булдык.

Адәм балаларын бу дөньяга гомер сөрү өчен җибәргән Раббыбыз яшәүнең мәгънәсен аңлату өчен пәйгамбәрләр җибәргән. Үзләренә бирелгән китаплар белән кешеләргә яшәү кануннарын өйрәткән бөек остазлар һәммәсе бер Аллаһка гыйбадәт кылырга өндәде. Иманлы бәндәләр: “Ләәәә иләәһә илләллааһ” дип Раббыбызга иман китергәннән соң, намаз укыды, ураза тотты, зәкят түләде, хаҗ кылды. Кыскасы, безгә кадәр килгән бөтен халыклар  Исламның биш баганасын тәшкил иткән биш фарыз гамәлне үтәде. Фәкать аларның шәригатьләре генә үзгәрде. Мәсәлән, кайсыдыр кавемнәр намазны бары тик мәчеттә укыды, кайсылары ураза тотканда бер сүз дә дәшмәде.

         Бөек Раббыбыз безнең өммәткә күп гыйбадәтне җиңеләйтте, бөтен җир шарын безнең өчен мәчет итте. Ураза тотканда гөнаһсыз дөнья сүзләрен сөйләү рөхсәт ителде. Кылган һәрбер изге гамәл өчен ун тапкыр, җиде йөз тапкыр, аннан да күбрәк саваплар вәгъдә ителде.

         “Бәкара” сүрәсенең 183—185 аятьләрендә Аллаһу Тәгалә: “И, иман китергән бәндәләр! Сездән алда килеп киткәннәргә фарыз ителгәне кебек, ураза сезгә дә фарыз кылынды”, — диелә.

                            Нәрсә соң ул фарыз ураза?

Фарыз дигән сүз — мотлак үтәлергә тиеш аңлата. Ягъни фарыз гамәлләр — Аллаһу Тәгалә катгый рәвештә үтәргә кушкан, үтәлгән очракта зур саваплар язылган гамәлләр. Әгәр инде үтәлмәсә, Раббыбыз Үз боерыгын үтәмәгәннәрне җәзага тартачак. Шул хакыйкатьне яхшы аңлаган, динебезне яхшы белгән ата-бабаларыбыз җәйге челләдә печән чапканда да, урак урганда да уразасын кадырмаган. Сәхәрдә туярлык ризык булмаганда да уразасын тотарга тырышкан.

         Моннан утыз еллар элек без Рамазанда ураза тота башлаганда кыш вакыты, көннәр кыска иде. Шул чакта күпләребез җәйге челләдә ничек тотарбыз икән дип борчыла идек. Баксаң, җәйге озын көннәрдә ураза тотуны Раббыбыз җиңеләйтә икән. Бары тик ният кылып сәхәргә керүең була, 20 сәгатьтән озынрак көннәр дә сизелми үтеп тә китә. Аллаһу Тәгалә Үзе боерганны үтәү өчен Үзе үк җиңеллеген дә бирә икән.

         Димәк, бөек Раббыбыз Үзе кушкан фарызларны үтәү өчен җаен да, җиңеллеген дә бирә. Русиядә ураза тоткан миллионлаган мөселманнар моңа инанды. Инде ураза апрель аена күчте, көннәр тагын да кыскарды. Ураза тоту да күпкә җиңеләячәк.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас