Бөек Раббыбыз Аллаһу Тәгалә дөньяга җибәрелгән 124 мең пәйгамбәргә иң авыр вазыйфаны йөкләде – алар үз халкын иманга өндәде. Төрле потларга табынган, гөнаһ сазлыгына баткан кавемнәр аларга чиксез зур каршылык күрсәтте, җәбер-золым кылды. Юныс гәләйһиссәләм дә үз халкын бер Аллаһка гына гыйбадәт кылырга чакырганда чиксез зур каршылыкка очрады. Дәгъвәт кыла-кыла бернинди нәтиҗә булмагач, ул өметсезлеккә бирелеп, кавемен ташлап китте. Бераздан диңгез янына килеп корабка утырды.
Диңгез эченә кереп күпмедер барганнан соң кораб селкенә башлый. Корабтагылар арада бер гөнаһлы кеше барлыгын аңлап, җирәбә салалар. Җирәбә өч тапкырында да Юныс гәләйһиссәләмгә чыга. Һәм ул үзенең хәлен аңлап, диңгезгә сикерә. Шул минутта аны зур балык йота. Үзенең хата эшләгәнен аңлаган Юныс гәләйһиссәләм Аллаһу Тәгаләгә зикер әйтә башлый. “Ләәәә иләәһә иллә әнтә; Сүбхәәнәкә; иннии күнтү минәззаалимиин”.
Аллаһның әмерен көтмичә, өметсезлеккә бирелеп үзенең халкын ташлап киткән Юныс пәйгамбәр 40 көн буена Раббысына: “Әй Раббым! Синнән башка иләһ юк. Син бөтен кимчелектән пакъсең. Хакыйкатьтә мин Синең әмереңне көтмичә, төшенкелеккә бирелдем, кавемемне ташлап киттем” дип үзенең хатасын таный, Раббысына тәсбих әйтә...
Шул догасы бәрәкәтендә Аллаһу Тәгалә балыкны диңгез кырына китерә һәм аннан пәйгамбәрне чыгара. Агач күләгәсе астында бераз ятып хәлләнгәч, ул халкы янына кайта. Һәм дөньяда бердәнбер халык – Юныс пәйгамбәр кавеме тулысынча Исламга килә.
Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) үзенең хәдисләрендә болай диде: “Юныс гәләйһиссәләм догасы – кабул була торган дога. Кем үзенең догасына аны кушса, Аллаһу Тәгалә аңа сораганын бирер”.
“Әнбия” сүрәсенең 88 аятендә Раббыбыз шулай белдерде: “Без аңа җавап бирдек һәм аны хәсрәтеннән коткардык. Мөэминнәрне дә шулай коткарырбыз”.
“Ләәәә иләәһә илләә әнтә, Сүбхәәнәкә; иннии күнтү минәззаалимиин”.
Ләәәә – юк; иләәһә – иләһ, табына торган зат; илләә – башка; әнтә – Синнән; Сүбхәнәәкә – Син бөтен кимчелектән пакьсең; иннии – чынлыкта мин; күнтү – булдым; минәззаалимиин – үз-үзенә золым кылучылардан.
Бүген мөселманнар илгә һәм галәмгә тынычлык сорап Юныс гәләйһиссәләм догасы белән Раббыбызга юнәлә. Мөселман кеше нинди генә сорау белән юнәлсә дә, Аллаһу Тәгалә бу дога сәбәпле кабул итәчәк, ярдәмен бирәчәк. Хәдисләр дә, Коръән аятьләре дә шуны вәгъдә итә.
Фатыйма Фаткуллина, Уфа шәһәренең "Ихлас" мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе.