

“Мин Коръәнне укыдым...”
Һәр адәм баласы җаны тәненнән чыгып, кабергә керү белән, ике фәрештә аның янына килеп сорау ала. Мөнкәр һәм Нәкир дип исемләнгән фәрештәләр түбәндәге сорау белән мөрәҗәгать итә: “Раббың кем?”, “Динең нинди?”, “Сезгә кем җибәрелгән иде?” Бу дөньяда чакта мөселман булып яшәгән, Аллаһу Тәгалә кануннарын тиешенчә үтәгән мөселман: “Раббым – Аллаһу Тәгалә. Динем – Ислам дине”, “Безгә Аллаһның Рәсүле Мөхәммәд салләллааһу гәләйһи вә сәлләм җибәрелгән иде”, - дип җавап бирәчәк. Шунда фәрештәләр дүртенче сорауны бирә: “Син боларны кайдан белдең?” Һәм Аллаһның китабын укыган мөселман: “Мин Аллаһның китабы Коръәнне укыдым”, - дип җаваплаячак.
Инде уйлап карыйк. Бүген бу китапны тирә-ягыбызда ничә кеше укый? Нәнәй-картәтиләр аны оныкларына өйрәтәме, әллә телевизор, телефоннан аерыла алмыйча, дөнья эше белән мәш киләме? Һәммәбезгә уйланырга сәбәп бар.
“Мин дә укысам иде”...
Бүздәк районы Иске Актау авылында туып-үскән Гөлҗиһан Арсланова Бөек Ватан сугышы алдыннан Ленинград шәһәренә китә. Анда штамплаучы һөнәрен үзләштереп, заводта эшли. Күп тә үтми сугыш башлана. 900 көн блокаданы яшь кенә кыз бары тик Аллаһка таянып, Аннан ярдәм сорап кына җиңеп чыга. Бу хакта ул шулай сөйләде: “Авылыбызда мулла бабай: “Балам, сезгә шундый заман килде, динне тота алмыйсыз. “Фатиха” белән “Ихлас” сүрәләрен һәрвакыт укып йөрегез”.
Аның киңәше һәрвакыт колагымда чыңлап торды, эшкә барганда, кайтканда, метрода йөргәндә гел шул сүрәләрне укып йөредем, бөтен куркыныч хәлләрдән бары тик Аллаһка ялварып котылып чыктым”...
Сугыштан соң зур заводта 300 тонналы пресс машинасында металлдан детальләр штамплый Гөлҗиһан Хаҗигали кызы. 44 ел фидакарь хезмәт үрнәге күрсәтә. Һәм 73 яшендә фатирын алыштырып Уфага кайта. Миңа аның белән чирек гасырдан артык аралашырга туры килде. Блокада ачысын татыган әбиебез йөз яшькә җитеп үлде. Аның кебек тырышлык белән Коръәнне өйрәнгән һәм укыган, һәр намазын көтеп алып гамәлгә куйган кешеләр сирәктер. Беркөнне ул миңа шулай диде:
- Җитмешенче елларда Ленинград мәчетенә барганым әле дә күз алдымда. Анда яшь кенә хатынның Коръән укып утырганын күрдем. Янына килдем дә:
- Укый беләсеңме? Ничек өйрәндең? – дидем.
- Аллаһу Тәгалә Үзенең китабын укырга теләгән кешегә ишекләрен ача ул, – диде.
Мәчеттән чыккач күңелем тулып еладым. “Әй Раббым, мин дә шулай Коръәнне укый алсам иде”, - дип теләдем...
Җитмеш өч яшендә Коръәнне укырга өйрәнгән Гөлҗиһан Хаҗигали кызының фидакарьлеге хакында шәкертләремә һәрвакыт сөйли килдем. Аның гарәп хәрефләрен матур итеп язган дәфтәрен күрсәттем.
Әйе, изге нияткә Аллаһу Тәгалә ишекләрне ача, ярдәмен бирә. Бары тик Аллаһка лаеклы кол булуны максат итәргә, догалар кылып сорарга гына кирәк.
Бер аятьне уку...
Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллааһу гәләйһи вә сәлләмнең мәчете янында әс-Суффә дигән урын булды. Анда читтән килгән, яшәргә урыны булмаган сахабәләр яшәде. Алар анда гыйлем алды, гыйбадәт кылды, Аллаһу Тәгаләне күп зикер кылды. Аларга “әс-Суффә әһелләре” дигән исем бирелде. Гукъбә бин Гамир исемле сахабә (Аллаһ аннан разый булсын) анда Аллаһ Илчесе (с.г.с.) килеп әйткән түбәндәге хәдисне тапшырды.
“Бервакыт без әс-Суффәдә булганда, безнең яныбызга Аллаһның Илчесе (с.г.с.) чыкты һәм “Кайсыгыз көн саен иртә белән Бүтхәнга яки әл-Гакыйкка барып бернинди гөнаһ кылмыйча һәм туганнары белән кардәшлекне өзмичә ике зур өркәчле дөяне алып кайтасы килә?” – дип сорады. Без: “Әй Аллаһның Рәсүле! Без!” – дидек. Ул “Сезнең берәрегезнең иртә белән мәчеткә барып Аллаһу Тәгалә Коръәненнән ике аять өйрәнүе яки укуы ул ике дөядән хәерлерәк була. Өчне укуы - өч дөядән, дүртне укуы – дүрттән хәерлерәк, һәм шулай күпме укыганга карап дөя саннары да була”, - диде.
Мәчеткә барып бер аятьне өйрәнү дә никадәр савапларга ирештерә! Бүген безгә Коръәнне өйрәнү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Ил һәм дөнья күләмендә мөселманнар интернет һәм телефон аша Коръәнне укырга өйрәнә, иман һәм әхлак дәресләре ала. Пандемия чорында мәчетләргә йөрү кимесә дә, онлайн дәресләрдә интернет һәм телефон аша Коръән өйрәнүчеләр, иман дәресләре алучылар күзгә күренеп артты, Аллаһның китабына игътибар көчәйде.
Фатыйма Фаткуллина, Уфа шәһәренең "Ихлас" мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе.