

Әл-Мусаууир – Сүрәтләүче, Килбәтләүче, Шәкелләүче.
Әл-Мусаууир исеме Аллаһу Тәгаләнең юктан бар кылган бөтен мәхлукатына, җанлы һәм җансыз әйберләргә төрле сүрәт, төрле кыяфәт, төрле шәкел бирүче сыйфатын белдерә. Җир шарындагы җиде миллиардтан артык кешенең һәркайсының буй-сыны, йөзе һәм кыяфәте үзенә бер төрле. Хәтта бармак эзләренә чаклы аерыла.
Кешеләрдән башка йөзләрчә төрле хайваннар, җәнлекләр, ерткычлар, кошлар, бөҗәкләр... Үсемлекләр, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр...Бөтен җир шарын Үз сәнгатенең үзенчәлекле күргәзмәсенә әйләндергән Бөек Раббыбыз аларның һәммәсен олы мәрхәмәт белән тәрбия кыла, тиешле ризыгын бирә, яшәү өчен шартлар тудыра.
Җанлы һәм җансыз мәхлукларның гына түгел, хәтта урамда өелеп яткан кар бөртекләрен дә Аллаһу Тәгалә безгә хикмәт һәм фикер, Үзенең осталыгына соклану һәм гаҗәпләнү чыганагы итеп яраткан икән! Һәрбер кар бөртегенең кабатланмый торган, үзенә генә хас рәсеме барлыгы ачыкланды.
Америка галиме Уилсон Бентли 40 ел буена кар бөртекләрен фотога төшерә, 5 меңнән артык кар бөртегенең фотосын эшли. Һәм һәр кар бөртегенең үзенә генә хас, аерым рәсеме, шәкеле булуына таң кала.
Бу фәнни ачышны ишеткән Япония галиме Масару Эмото аптырашта кала. Бер төрле формула: ике атом водородтан һәм бер атом кислородтан торган су тамчылары - кар бөртекләренең рәсемнәре төрле булуы мөмкинме? Бу теориянең хата икәнлеген раслау өчен махсус лаборатория төзи. Анда ул төрле чыганаклардан алган суны туңдыру өчен көйләгеч ясый. Җиде градус салкынлыктагы бүлмәгә микроскоплар, төшерү өчен камералар куела. Һәм... су тамчыларының төрле сурәттәге кристаллар рәвешендә туңуын күреп гаҗәпкә кала. Аннары ул туңдырыла торган суга төрле сүзләр әйтеп, тәҗрибәсен дәвам иттерә. Һәм яхшы сүзләрнең матур кристалл, ә начар мәгънәле сүзләрнең ямьсез кристалл сурәте белән туңганлыгын ачыклый.
Бер мөселман кешесе Масару Эмотога зәмзәм суының нинди кристалл белән туңуын тикшерергә тәкъдим итә. Әмма бу суны туңдырып карагач, аңардан бернинди кристалл килеп чыкмаганын күрә. Зәмзәм суының бер өлешен мең өлеш гади су белән сыеклагач, ике катлы идеал формадагы кристалл барлыкка килә.
Коръән аятьләре укылган суны тәҗрибә итеп файдалана. Һәм аңардан туңдырылган чакта иң гүзәл формадагы кристаллар барлыккка килүен исбатлый. Унбиш ел буена башкарылган хезмәтләрен ул “Су хәбәре” дигән биш томлык китапта туплап чыгара.
Мөселманнар өчен бу ике галимнең хезмәтендә фикер йөртергә күп файдалы нәрсәләр бар. Берсе икенчесенә охшамаган кар бөртекләре, әйтелгән сүзнең эчә торган суга тәэсире, аның составын үзгәртүе уйландыра. Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллааһу гәләйһи вә сәлләмнең су эчкәндә “Бисмилләһ” дип әйтергә кушуы һәм бу зикернең суның составын яхшыртуы тагын бер кат динебезнең, Аллаһ китабының бөеклеген раслый. “Җирдә һәм күктә акыл ияләре өчен фикер йөртергә бик күп нәрсәләр бар”, -дип Коръәндә бик күп урында уйланырга, Аллаһ яралткан нәрсәләр хакында фикер йөртергә кушыла. Һәм Аллаһ китабында әйтелгәннәрне Ислам динендә булмаганнар ача, динне кабул итә. Коръән аятьләре торган саен күбрәк ачыла.
Фатыйма Фаткуллина, Уфа шәһәренең "Ихлас" мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе.