

Февраль аеның беренче көнендә республика мәчетләреднә ковидка каршы махсус режим кертелде. Бу хакта төбәкнең мөфтие Айнур Биргалин хәбәр итте. Чир билгеләре булган очракта ул мәчетләргә йөрми торырга чакырды.
“Авыруның аз гына билгеләрен тойсагыз да, гаиләгездә кем дә булса чирләсә яисә ковид, ОРВИ йоктыручылар белән элемтәдә булган очракта мәчетләргә йөрүне кичектереп торуыгызны үтенәм. Килмәгез, мәхәлләне чир йоктыру куркынычына дучар итмәгез”, – дип билгели ул.
Үзенең мөрәҗәгатендә мөфти мәчетләргә йөрүче өлкәннәрне һәм хроник авырулыларны да өйдән җитди сәбәпләрсез чыгып йөрмәскә чакыра.
Әйе, дуслар. Нәкъ шушы чорда вирус йоктыручылар саны бик артты. Без дә алар санын тулыландырмыйк, өйдә торыйк.
Чыганак: gorobzor.ru