

Аллаһу Тәгаләне зикер кылу үз эченә Аны тел белән, йөрәк һәм бәдән белән гыйбадәт кылуны эченә ала. Тел белән зикер кылганда тәсбих, тәхмид, тәһлил, тәмәҗид әйтеп, Бөек Раббыбызны мактыйбыз, Аны бөтен кимчелектән пакь, бернинди ярдәмчегә, иптәшкә мохтаҗ булмаган Бөек Зат итеп зурлыйбыз. Телебез белән бу зикер-тәсбихларны әйткән чакта һәр әйткән сүзнең мәгънәсен, бөеклеген аңлау, аларны дөрес итеп әйтү тиешле. Чөнки борчак сипкән шикелле мәгънәсез рәвештә, аңламыйча туктаусыз кабатлауның файдасы юк. Әйтик, “Ләә иләәһә илләллааһ” дигән тәһлилне кабатлыйбыз ди. Бу сүзләрнең, хәдисләрдә әйтелгәнчә, иң бөек зикер булганын аңлау, мизанда җиде кат җир һәм җиде кат күктән дә авыррак килгәнен белү аның кыйммәтен арттыра.
Әйтик, “ Ләә – юк, иләәһ – табына торган зат, илләллааһ – Аллаһтан башка”. Менә шунда “ләәәә – юк” сүзендәге “ә” хәрефен сузуны “ике яисә дүрт” тапкыр эшләсәк, “юк” мәгънәсе килә. Ә инде “лә” дип бер генә “ә” белән әйтсәк, “бар” дигән мәгънә килеп чыга. Димәк, “Аллаһтан башка иләһ бар, табына торган зат бар” булып чыга.
Һәм менә шул бөек зикер, ул шулай ук иманны яңарту сүзләре дә, ул шулай ук иманлы бәндәгә җәннәткә керү өчен ачкыч булган сүзләр дә. Бу зикер йөрәкне тутыклы әйберне ышкып ялтыраткан кебек, йөрәкне чистарта, тынычландыра, гөнаһларның гафу ителүенә сәбәп була. Күпләр дингә аяк басканда шул зикерне даими кабатлап йөри, аннары намазга баса. Кайбер галимнәр дә дингә яңа килүчеләргә шул зикерне кабатлап йөрергә куша.
Зикер кылуга Аллаһны мактап тәсбих-тәхлилләр әйтүдән башка Коръән Кәримне уку, догалар кылу, салаватлар әйтү дә керә. Һәм, хәтта намаз уку да шул ук гамәлдән исәпләнә. Һәм намаз зикерләрнең иң зурысы дип санала. Бу хакта Аллаһу Тәгалә Коръән Кәримнең “Та-һә” сүрәсенең 14 нче аятендә: “Мине зикер итәр өчен намаз укы!” һәм “Гәнкәбүт” сүрәсенең 45 нче аятендә “Намаз, әлбәттә, зикерләрнең иң зурысы!” дип игълан итә.
Димәк, Аллаһу Тәгаләне искә алып, Аны зурлап нинди гамәл кылынса, болар барысы да зикер кылу мәгънәсенә тоташа. Әйтик, безнең халыкта килгән гореф-гадәтләр буенча Коръән мәҗлесе үткәрү дә шулай ук Аллаһны зурлап зикер кылу мәҗлесе була. Әмма анда кирәкмәгән буш сүзләр, дөнья хәлләре сөйләүдән ерак булырга кирәк. Чөнки мондый мәҗлесләргә, шулай ук мәчет-мәдрәсәләрдә барган гыйлем мәҗлесләренә фәрештәләр күпләп җыела. Алар күккә кадәр өелеп, биредә нәрсә булганны тыңлап торалар һәм мәҗлес тәмамланганнан соң, Аллаһның хозурына күтәрелеп, хисап тоталар. Һәм Бөек Раббыбыз аларга шундый сораулар бирә: “Алар анда ни өчен җыелдылар? Алар ни сорыйлар?” Менә шунда инде фәрештәләр: “Алар анда Сине зикер итү, Синең Коръәнеңне уку, дога кылу өчен җыелдылар” дип әйтерлек, мәҗлеснең фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә оештырылуын әйтерлек булсын иде. Чөнки Аллаһ ризалыгы өчен үткәрелгән Коръән уку, вәгазь тыңлау, дога кылу мәҗлесләре ахырында Аллаһу Тәгалә бәндәләрнең гөнаһларын гафу итә. Шуңа да өйләрнең эче нур белән тула, күңелләр сафланып, тәннәр җиңеләеп кала.
Намаз һәм Коръән укылган, зикер әйтелгән йортлар башка йортлардан аермалы буларак, өстәге фәрештәләргә нурланып, яктырып күренә. Ә инде бер тапкыр да Аллаһ зикер ителмәгән, төрле җанлы сурәтләр белән тулган, көне-төне телевизордан кирәксез фильмнар, зина күренешләре агылган йортлар шайтан оясына әверелә. Пәйгамбәребез (с.г.с.) Үзенең сахабәләренә: “Өйләрегезне каберстанга әйләндермәгез, сөннәт намазларны өйләрегездә укыгыз”, - дип кисәтә торган булган. “Мөслим Сахихы”нда килгән бер хәдисендә исә ул: “Әгәр дә кеше үзенең өенә кергәндә һәм ашаганда Аллаһу Тәгаләне искә алмаса, шайтан үзенең иярченнәренә әйтер: “Сезгә монда торырга руын да, ашарга ризык та бар”.
Зикер кылу кешене шайтаннан ерагайта, Аллаһка якынайта.
Зикер кылган җиргә фәрештәләр җыела. Җыелучыларның гөнаһы гафу ителә.
Зикер кылынган җиргә Аллаһу Тәгаләнең рәхмәте иңә, җаннар тынычлана.
Зикер кылу шайтанны куа һәм көчсезләндерә.
Зикер кылу күп савапларга ирештерә.
Зикер кылу сәдака биргән шикелле саваплап китерә. Хәдистә: “..һәрбер тәсбих – сәдака, һәрбер тәкбир – сәдака, һәрбер тәхмид – сәдака, һәрбер тәхлил – сәдака”... диелә.
Зикер кылу – гөнаһ-хаталарны юкка чыгара.
Зикер кылу авыр, мәшәкатьле вакытта хәлне җиңеләйтә, көч бирә...
Фатыйма Фаткуллина. Уфа шәһәренең "Ихлас" мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе.