

2 нче февральдә елның җиденче һәм дүрт хәрам айларның берсе булган рәҗәб ае башлана. Аллаһның илчесе (с.г.с.) үзенең хәдисендә: “Рәҗәб – Аллаһның ае, шәгъбән – минем аем, рамазан – минем өммәтемнең ае”, - диде. Бу айның исеме “тәрҗиб” дигән сүздән, ягъни ихтирам, гыйбадәт мәгънәләрен алган сүздән килә. Зуннун Мисри исемле галим бу өч ай хакында болай дип белдергән: “Рәҗәб – орлыкларны чәчү ае, шәгъбан – аларга су сибү ае, ә рамазан – Аллаһка гыйбадәт итүнең уңышын җыю ае. Кем вакытында чәчсә, уңышын җыяр. Ә инде бернәрсә дә чәчмәгән кешегә уңыш җыю мәлендә бик нык үкенергә туры килер”.
Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.с.) бу айларны бик хөрмәт иткән. Аларга керер алдыннан шундый дога кылган: “Әй Аллаһым! Безгә рәҗәб һәм шәгъбән айларын бәрәкәтле кыл, безне рамазан аена ирештер”. Аллаһ илчесе (с.г.с.) үрнәгендә дөнья мөселманнары бу айларны көтеп ала. Аларда мөмкин кадәр күбрәк уразалар тотарга, Коръән укырга, изгелек кылырга тырыша. Безгә дә ике бәрәкәтле айны мөмкин кадәр саваплы гамәлләр белән үткәреп, рамазан аена ныклы әзерлек белән керергә насыйп булсын.
Фатыйма Фаткуллина. Уфа шәһәренең "Ихлас" мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе.