

Әбү Муса радыйАллааһу гәнһү Аллаһның рәсүле салләллааһу гәләйһи вә сәлләм әйтеп калдырган түбәндәге хәдисне җиткерде.
“Үзенең Раббысына зикер кылган һәм зикер кылмаганның аермасы тере һәм үле кешеләрнең аермасы кебектер” (Бохари).
Ххх
Мөгаз әль-Җүхәни (р.г.) әйтеп калдырган хәдистә түбәндәге юллар бар. “Бер вакыт бер кеше Аллаһның Рәсүле (с.г.с.) янына килде һәм сорады:
Аллаһның Рәсүле (с.г.с.) шулай җавап бирде:
Аннары бу бәндә намаз, зәкят, хаҗ һәм садәка хакында шундый сораулар бирде. Аллаһның Рәсүле аларның һәммәсенә:
Шунда Әбүбәкер (р.г.) үзенең янындагы Гомәр (р.г.) сахабәгә:
Аларның сүзләрен тыңлап торган Аллаһ илчесе (с.г.с.) икесенә әйләнеп карады һәм:
(Әхмәд, Хайсами).
ххх
Мөгаз бин Җәбәл (р.г.) Аллаһның илчесе белән үзе арасында булган шушы сөйләшүне белдергән. Бервакыт Пәйгамбәребез аның кулларыннан тота да болай ди:
Мөгаз (р.г.) болай дип җаваплый:
Моннан соң Пәйгамбәребез аңа шулай дип белдерә:
ххх
Әбү Һурайра (р.г.)дан килгән хәдистә шундый юллар бар: “Телгә җиңел әйтелгән ,мизанда авыр булган ,Мәрхәмәтле Аллаһ яраткан ике сүз бар: “Сүбхәәнәллааһи вә бихәмдиһии, Сүбхәәнәллааһиль-Газыыйм” (Бохари, Мөслим),
Ибен Гомәр (р.г.) әйтеп калдырган хәдистә Аллаһның илчесе (с.г.с.) түбәндәгене белдерә. “Аллаһу Тәгалә искә алынмаган файдасыз сүзләр белән мавыкмагыз. Чөнки Аллаһны зикер итмичә сөйләнелгән сүзләр белән мавыгу йөрәкне катыра. Аллаһтан иң ерак кеше – каты йөрәкле кеше” (Тирмизи.
Габдуллаһ бин Буср (р.г.) болай дип сөйли: “Ике бәдәви – гарәп кешеләре Аллаһның илчесенә сораулар белән мөрәҗәгать итү өчен килде. Аларның берсе болай дип сорады:
Аллаһ илчесе болай дип җаваплады:
Икенче бәдәви исә шундый сорау бирде:
Аллаһның илчесе аңа шулай дип җавап бирде:
Ххх
Аллаһның илчесе түбәндәгене белдерде.
“Әгәр бер җиргә җыелучылар анда Аллаһның исемен искә төшермәсәләр, гөнаһлы эш эшләгән кебек булырлар. Кем китеп барганда Аллаһу Сүбһәәнәһү вә Тәгаләне искә төшермәсә, начарлык эшләгән кебек булыр. Кем йокларга ятканда Аллаһны искә төшермәсә, шулай ук начарлык кылган кебек булыр” (Әхмәд, Әбү Давыт).
Ххх
“Җәннәт әһелләре дөньяда вакытта Аллаһны зикер итмәгән мизгелләрен искә алып бик үкенерләр” (Хайсами).
Фатыйма Фаткуллина. Уфа шәһәренең "Ихлас" мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе.