Динебез – Ислам
13 гыйнвар 2022, 10:33

Йокыдан уянгач укый торган дога

Йокы – үлемнең яртысы дип исәпләнә, йоклаганда җан яртылаш чыгып, сәяхәт итеп йөри.

Яндекс.Дзен Йокыдан уянгач укый торган догаЯндекс.Дзен Йокыдан уянгач укый торган дога
Йокыдан уянгач укый торган догаФото:Яндекс.Дзен

Әлхәмдү-Лилләәһилләзии әхйәнәә бәгдә мәә әмәәтәнәә вә иләйһиннушуур.

Сүзмә-сүз тәрҗемәсе.

Әлхәмдү – Олы мактау һәм шөкер;

Лилләәһи – Аллаһуга;

Әлләзии – Кайсы, шул;

әхйәәнәә – терелтте безне;

бәгдә – соңыннан;

мәә әмәәтәнәә – үтергәннән;

вә – һәм;

иләйһи – Аңа;

әннушуур – терелеп кайтуыбыз.

Мәгънәсе: “Безне үлгәннән соң яңадан терелткән Аллаһуга мактау-шөкерләребез булсын. Һәм терелеп Аңа әйләнеп кайтачакбыз”.

Йокы – үлемнең яртысы дип исәпләнә, йоклаганда җан яртылаш чыгып, сәяхәт итеп йөри. Шуңа да догада “үлгәннән соң яңадан терелтүче Аллаһка” дип укыла.

Фатыйма Фаткуллина. Уфа шәһәренең "Ихлас" мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе.

Читайте нас